Әй табигать,табигать,
Син бит — тиңсез хәзинә.
Синсез яши алмый
Кеше хәтта бер көндә!
Табигать безне ярата,
Җиләк — җимеш ашата.
Бик нәни вакытта
Тал бишектә «йоклата»
Кеше моны аңламый,
Табигатькә зыян сала.
Урман кими, сулар кибә,
Киләчәк буынга ни кала?
Киекләрне аулый ул,
Бөҗәкләрне дә тота,
Кош ояларын тузгыта,
Йомыркаларын вата.
Агачларны газаплап,
Пычак белән каезлый.
Ботакларын сындыра,
Әй, агачлар сыкрана!
Табигать моны күреп
Әйтә кебек сыкрап:
» Әй, кеше,тыңла мине
Байлыгымны тот саклап!
Чәчәкләремне өзмә син,
Бөҗәкләремне тотма,
Киекләремне өйгә алма,
Кош ояларын туздырма!»
Табигать безнең дустыбыз
Онытмыйк,ул бик кирәк!
Табигатьнең кадерен белик
Миннән сезгә шул теләк!
Табигать — иң зур байлык
Шуны дуслар онытмыйк!
Һәммәбез дә бердәм булып,
Табигатьне без саклыйк!