XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Төссез дөнья

Көн кичкә авышкан чак. Тротуардан әкрен генә өйгә кайтып киләм. Җәйге кичнең матурлыгына сокланып салмак кына атлыйм. Артымнан тротуарны кул таягы белән шакылдата-шакылдата баручы 4-5 яшьлек кыз баланы җитәкләгән бер ханым бара. Бу гаилә белән якыннан таныш булмасам да, кечкенә шәһәрдә яшәгәнлектән, алар турында бераз хәбәрдар идем. Кыз бала тумыштан дөм сукыр. Һәрчак кара күзлек киеп йөргәнлектән бервакытта да аның күзләрен күргәнем юк. Бала әнисенә бертуктаусыз сораулар бирә:

— Әнием, сабантуйга безгә кунаклар килерме икән?

— Әлбәттә, кызым, Себердән Ләйсән апаңнар кайта.

— Ләйсән апам миңа сөйләшә торган курчак алып кайтыр микән?

— Алып кайтыр, кызым.Әйткән сүзен үти ул Ләйсән апаң. Ана белән баланың дустанә әңгәмәсен тыңлый-тыңлый балалар өчен ясап куелган мәйданчыкка якынлашам. Анда 5-6 бала, гөр килеп, ни турындадыр бәхәсләшәләр. Якынрак килгәч, аларның миңа таныш булган “ак, димә, кара, димә” уеныны уйнауларын аңладым. Без кечкенә чакта бу уенны бик яратып уйный идек. Уеннның кагыйдәсе буенча бер кеше сорау бирүче итеп билгеләнә. Ул иптәшләренә төрле сораулар бирә.Аңа җавап бирүче “ак”, “кара”, “әйе”, “юк” димәскә тиеш. Сорау алучы әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирергә тиеш. Мин балалар янына якынлашканда уенның иң кызган чагы иде.

— Синең күлмәгең нинди?

— Зәңгәр.

— Зәңгәрме?

— Зәңгәр.

— Башыңда эшләпәме?

— Эшләпә.

— Нинди төстә. Акмы?

— Кызыл. Артымнан атлаучы апа белән бала да мине куып тоткан икән.

— Әнием,ә нәрсә ул “кызыл”?

— Кызылмы… Кызыл… Улмы… Ул… Әңгәмә шул урында өзелде. Авыр тынлык урнашты.Әни кешенең үзен уңайсыз хис иткәне сизелеп тора иде. Ул күзләреннән агып төшкән яшь бөртекләрен балага сиздерми генә сөртеп алды. Ә бала сорауны янә кабатлады:

— Әнием, ә, әнием, нәрсә соң ул “кызыл”?

— И кызым, оныта язганмын, кибеттән чүпрә алырмын дигән идем. Әйдә әле, бикләнгәнче җитешик. Иртәгә алма пирогы пешерербез. Әни кеше сүзне икенчегә борып кызчыкны кибеткә таба алып китте. Ә мин, баскан урыныма кадаклап куйгандай, озак кына кузгалып китә алмый тордым. Чынлап та, кара төстән башканы күрмәгән балага ничек итеп дөньяның төрле төсләрдән тоганын аңлатырга соң? Менә мин кечкенәдән үк беләм: кояш сары төстә, күк йөзе зәңгәр, агачлар яшел, кар ак. Ә кызчыкка нинди сүзләр белән кызыл төсне тасвирлап бирергә мөмкин? Аның өчен бөтен дөнья бер төстә бит. Ул бит гомерендә бер генә тапкыр да бу якты дөньяны күрмәгән. Ходай тагәлә, никтер, аннан күрү сәләтен күпсенгән. Без, көн яктысын һәрдаим күрүчеләр,аны гадәти бер әйбер дип саныйбыз, үзебезнең бик-бик бәхетле кешеләр булуыбызны аңлап та бетермибез. Затлы кәрәзле телефоннар, айпадлар, планшетлар турында хыялланабыз. Ә бит дөнья гүзәллеген ике күз белән күрә алу бик зур байлык. Аның зур байлык булуын сукыр кеше генә аңлый дип уйлыйм. Минем йөрәгем урыныннан бәреп чыгардай итеп сулкылдап куйды. Кызчыкны бик кызгандым,аңа ничектер ярдәм итәсем килде. Тик нишли алам соң мин?..

Гайнуллина Айсылу Дамировна
Страна: Россия