Принято заявок
2115

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Тәрәзә

Авыр көннән соң өйгә кайту – рәхәт чак. Саф һава сулап барасың, тәрәзәләргә карап, үз фикерләреңә батасың. Урам буйлап йөргәндә, таныш булмаган өйгә карыйсың да, анда йөз дә бер тәрәзә тора. Һәрберсе аларның үзенчәлекле. Кайберсе ачык, башкалары ярымйомык, берсе пәрдә белән ябылган, ә икенчесендә ниндидер чәчәкләр үсә. Әйе, аларга карау вакытында башыңда әкият туа башлый. Карыйсың да, бу бүлмәдә, бу фатирда, бу өйдә нинди кеше яши микән. Хатын-кызмы әллә егетме, берәр олы пармы әллә кечкенә балалы гаиләме?.. Әйе, сораулар күп, ләкин әлеге сорауларга бары тик башыңда гына җавап таба аласың. Шулчак фантазияләргә чикләр куймыйсың. Син бу хатын-кызның, баланың, әбинең, гаиләнең тормышын күз алдына китерә башлыйсың.

Әнә бер тәрәзәдә сап-сары пәрдә эленеп тора. Нишләп сары микән ул? Бу күп катлы йортта ул шундый бердәнбер. Ерактан караганда, ниндидер ут янып торган сыман. Анда берәр бала яшидер, мөгаен. Ул бала әти-әнисе белән рәхәтләнеп, кайгы-хәсрәт күрмичә яши. Гаиләдә бердәнбер бала булуы белән бәхетле ул. Ләкин кайвакыт энеле булу турында уйлый. Ул әле аңлап бетерми, ләкин әти-әнисе энесен таба алмыйлар. Шул мизгелләрдә сары пәрдә балага шатлык хисен китерә. Әйе, ул бит җәйге кояш сыман, һәрвакыт балкып тора.

Караңгылыкка чумган тәрәзә. Анда бернәрсә дә күренми. Тәрәзәсе ябылган, өйгә һава да керми. Бу тәрәзә башкалардан аерылмый да кебек, ләкин карый башласаң, анда ниндидер шәүләләр күренә. Бу – хатыны авариядә һәлак булган ир-аттыр, мөгаен. Хәзер инде тормышның иң зур бәхетен югалткан ир беркем белән дә сөйләшә алмый. Бер бәхет нуры да күренми аңарда. Дуслары аны оныта, туганнары ташлап китә. Аңа карата рәхимсез булган тормышның йөген ул үзе генә алып бара. Әйе, авырдыр аңа, авыр. Шуңа да инде ул тәрәзәне ачмый, мәгънәсез дип уйлый.

Ә менә бер тәрәзәдән песи карап тора. Берәү генә дә түгел икән, өчәү алар! Ана песи белән аның балалары. Бөтенесе ап-ак, болыт сыман. Беренче караштан бер берсеннән бернәрсә белән дә аерылмый торган өч песинең тормышы шул бүлмәдә. Ул фатирда бер әби яшидер, мөгаен. Ул бәхетле тормыш алып барган һәм гомернең соңгы көннәрендә үзенең бәхетен ул әлеге песиләргә тапшыра. Элек бу песиләргә ничек кенә авыр булмасын, бу мөлаем апа аларны үзенең өенә алып иркәләгән. Көннәрнең берсендә ул да булмас, песиләре нишләрләр микән? Башка кешеләрнең фатирында шулай ук тәрәзәгә карап утырырлармы?..

Өйгә кайтып җитү мизгеле. Күз карашың үз тәрәзәңә төшә. Кызык, башкалар ул тәрәзәдә ниләр күрә микән? Үз тормышыңны яттан белгәч, хыялларга чуму кызык түгел дә кебек. Ә кайвакыт үзеңне дә әкият дөньясына җибәрергә кирәктер. Аңа фантазияләр җитәр микән?..

Фатыхова Энже Альбертовна
Страна: Россия
Город: Казань