Таң алды. Авыл соры караңгылыкка төренеп йоклый. Тирә-яктагы калкулыклар, таулар һәм инеш буйлары куе томан эчендә утыра. Нәкъ офык өстендә нечкә генә алсу сызык күренә — кояш чыгарга әзерләнә. Тиздән шул кызгылт сызык калынаер, зураер, хәтта бөтен иртәнге күкне камап алыр, һәм шулчакта кояш чыгып, бар җиһанны яктыртыр. Тик әле авыл татлы йокыга талган…
Чү! Урам буенча нинди егет йөгерә анда? Кем шушы вакытта урамда йөри ди? Әнә ул чаба-чаба да, туктый, ял итеп ала, тагын йөгерә һәм, туктап, як-ягындагы йортларга карана. Кулына кармак тоткан, балыкка бара икән. Менә егет бер өйнең ишегалды янына килде һәм капкага терәлеп торган эскәмиягә барып басты.
— Самат!
Яшел капкадан тагын бер кармаклы егет чыкты.
— Киттекме, Айнур?
— Әйе! Тик таң атып беткәнчы барып җитәргә кирәк.
Ике дус урам башына таба атладылар.
— Самат, менә мин аңламыйм, нигә кояш чыгышын, таң атуны әллә нинди сихерле, гүзәл күренешкә тиңлиләр? Шул ук табигать инде, кояш батуы кебек, бары тик ул башка яктан чыга, — диде Айнур.
Самат күккә карап алды һәм уйланды.
— Аның сере тынлыкта бит. Менә кара, монда син һәм мин генә. Таң атканда табигать тынып кала. Һәм бу табигый халәт күңелне тынычландыра, сизәсеңме? Менә мин сизәм.
— Башыңа мондый сүзләр каян киләдер инде!
— Без Рәзинәне көтәбездер бит?
— Озак көтеп тормыйбыз. Килмәсә, үзе гаепле. Алайса кызлар гел соңга кала.
— Кыз кеше соңга калырга тиеш! — Чикерткә сыман сикереп, Рәзинә дә килеп чыкты. — Әллә минсез китәргә җыенган идегезме?
— Болай гына сөйләшеп тора идек, — дип акланды Айнур.
— Ә нәрсәгә кармаклар алдыгыз? Балык тотмыйбыз бит.
— Син нәрсә? Төпсез коега болай гына җибәрерләр дип уйладыңмы? Балыкка барабыз дип алдаларга туры килде.
— Әйдә, тизрәк алайса! Таң атканчы болында булырга тиешбез.
Әйе, кармаклар егетләргә бер дә кирәк түгел. Аларның иртәнге сәяхәтенең максаты башка төрле — серле һәм сәер иде.
— Төпсез коега озак барасымы, Айнур? — дип сорады Рәзинә, шактый юл үткәч. Алар бергәләп авыл читендә урнашкан сулыкка юнәләләр иде. Төпсез кое дип аталган әлеге табигый сулык хакында авыл халкы арасында элек-электән төрле әкиятләр йөри. Алар дөреслеккә туры киләме, юкмы — өч дусның берсе дә белми, ләкин беләсе килә бит! Шуңа алар бүген, татлы йокыларын калдырып, юлга чыктылар. Айнур Рәзинәгә җавап бирде:
— Көтү чыга торган болыннан ерак түгел. Бабай бу сулык хакында шактый күп сөйләгән иде. Янәсе, Төпсез коега таң белән бергә килсәң, сәер күренешкә тап буласың: андагы су кайнап, гөр килеп утыра икән! Һәм шушы тылсымлы коедагы су кайнаган чакта, суга таш атып, эчеңнән берәр хыял чынга ашсын дип теләк теләсәң, ул, һичшиксез, чынга аша, ди!
— Чынлапмы? — Айнурның бу сүзләреннән соң Рәзинәнең күзләрендә очкыннар барлыкка килде.
— Чын! Шуңа күрә барабыз да бит.
Төпсез кое хакындагы риваятьләргә ышанасы килә иде бу өч дусның. Шушы сулыкның исеме генә ни тора бит! Нигә шулай аталганын беләсезме? Имеш, бик борынгы заманда шушы болын буенча берничә кеше утырган арба утеп барган. Ул вакытта монда агачлар да бәлки булмагандыр, кем белә. Һәм ул арба коега төшеп югалган. Авыл халкы андагы кешеләрне коткармакчы да булган, ләкин бу арба суда эзсез югалган, диләр. Шуңа Төпсез кое дип атаганнар да.
Үзләренең юлларында кызык эзләп йөрүче егет-кызларны Төпсез кое бик җәлеп итте. Алар, кошларның иртәнге дәртле сайравын тыңлап, кашкарыйлар камап алган болын буйлап серле сулыкка бара иде.
— Төпсез коега барган кешеләрне су иясе куркытып кайтарган, диләр… Безнең юлга очрамас микән? — диде Рәзинә, каушап.
Самат белән Айнур көлеп җибәрде.
— Әллә шүрлисеңме?! Су иясе әкият бит ул!
— Алай булгач, Төпсез кое да әкият! Тирән дә түгелдер әле, кайнап та утырмыйдыр.
— Бәлки әкият. Ләкин кызык бит! Кайчан әле шулай йөрер идек, — диде Самат һәм алга карады, — әнә теге караңгы агачлыкны күрәсезме? – Самат Төпсез кое урнашкан таллыкка төртеп күрсәтте. — Шуның эчендә Төпсез кое. Ерак калмады.
«Чыннан да караңгы җир бу. Су иясе яшәмәсә дә, нәрсә генә булмас анда,» — дип эченнән уйлады Айнур. Каршында кычытканнар, әрекмәннәр үсеп беткән, кеше бу җирдә күптәннән йөрмәгән, ахры. Куркыта. Айнурның әллә каян килеп чыккан курку хисеннән йөзе агарды. Таң алдында бу куе таллык эчендә нинди җан ияләре генә булмас шул.
Рәзинәнең күңеленнән дә тынычлык качты. Ләкин үзенә дәрт һәм җитезлек өстәр өчен, ул ике малайга елмаеп карады һәм Айнурның агарган йөзенә игътибар бирде:
— Куркасың мәллә, Айнур? — дип сорады Рәзинә, көлеп.
— Нәрсәдән?
— Су иясеннән, мәсәлән. Йөзләрең агарган бит.
— Юк ла, ләкин мондагы кычытканнар аша ничек барырбыз икән?
— Җебеп тормабыз! Әйдә, мин беренче керәм, — дип батырайды Самат һәм кычытканнарны булдыра алганча урап узып, алга таба барды. Алар таллыкка бик якын иде, бары шушы ваемсыз кычытканнарны үтәргә кирәк. Самат тагын берничә адым атлагач, алдагы агачларның яфраклары селкенеп куйды, әйтерсең лә, таллык эченә ниндидер җан иясе качып кереп китте.
— Нәрсә булды ул? — кинәт курку белән пышылдады Рәзинә. Менә бу мизгелдә батыр Саматның да йөрәге «жу» итте, күңелен курку хисе биләде. Ләкин ул агачлар эчендәге хәрәкәтне җилгә сылтады һәм, Рәзинәгә җавап бирмичә, алга барды. Кычытканнар һәм әрекмәннәр артта калгач, өч дусның каршында серле таллык пәйда булды. Офыктан әле генә чыккан кояш нурлары биек агачлар эченә чак кына үтеп керә һәм андагы шомлы караңгылыкны хәтта көпә-көндез дә яктырта алмас кебек иде. Өч иптәш башта куе агачлык эченә керергә кыймады. Андагы куаклар һәм агачлар тып-тын, җил әсәре дә юк иде. Бу шомлы тынлык аша колакларга төрле якка агылган һәм чәпчерәгән су тавышлары ишетелде.
— Курыкмагыз, бакалар ул, — диде Айнур һәм, Саматны узып: — әйдәгез, тиз генә Төпсез коега барыйк, тиз-тиз кайтып китик. Сәер җир бу, — диде.
Бер мизгелдә Айнур, Самат һәм Рәзинә агачларның кәүсәләрен сындыра-сындыра, тирә-якны күзәтә-күзәтә, зарыгып көткән Төпсез кое янына барып җиттеләр.
— Э-э-эх, әкият икән бу Төпсез кое, — дип күңелесезләнде Айнур, — бабай сөйләгәнчә кайнап утырмый шул.
— Аның каравы, бик матур җир… — Рәзинә карашын өскә күтәрде һәм елмаеп, мондагы табигатькә соклануын белдерде.
Чыннан да, әлеге егет-кызларга табигатьнең искиткеч гүзәл почмагын күрү бәхете тиде. Биек агачлар аша Төпсез кое урнашкан тирәлеккә күп санлы нечкә алтын кояш нурлары үтеп керә һәм куе яшел төстәге яфраклардагы иртәнге чыкны ялтырарата иде. Төпсез коеның, күрәсең, гап-гади табигый сулык булуы ачыкланды, тик шулай да, аңа озак карап торсаң, әйтерсең лә, коеның кап-караңгы төбе сине үзенә алып кереп китәр сыман тоела. Тик сулыкның ярындагы сәер аяк эзләренә яшүсмерләр игътибар итмәделәр…
Айнур нигәдер Төпсез коеның сихеренә, иртә таңнан хәтта кайнап-гөрләп утыруына бик ышанды, ләкин хәзер аның кәефе төшүгә карамастан, ул үзенә яңа кызыклы шөгыль эзләп тапты һәм моның турында дустына да белдертте:
— Самат, бу коеның чынлап та төбе юк икән? Әйдә тикшереп карыйбыз.
— Ничек? — дип гаҗәпләнде Самат.
— Безнең кармаклар озын бит, әйдә шуларны тыгып карыйбыз!
— Алайса, кармагыңны суга сал әйдә, — дип җавап бирде Самат.
» — Ә ни өчен мин?» — димәкче булды Айнур, тик аңышты: бу идеяне бит ул үзе уйлап чыгарды.
Төпсез коены шома зур ташлар әйләндереп алган иде. Айнур ташларның берсенә килеп басты һәм, кармагын җайга китереп, аны суга салды. Бераз көтеп торгач:
— Бу — әтинең кармагы һәм ул шактый озын. Тик нигәдер һаман төбенә җитми, — дияргә өлгермәде Айнур, кинәт агачлар арасында нәрсәдер селкенде, Төпсез кое ягына килә башлады. Ул ниндидер куркыныч җанвар, ботакларны сындырып, авыр сулап, тиз-тиз атлады! Самат белән Рәзинәнең дә, Айнурның да шулчакта йөрәге «дөп-дөп» тибәргә тотынды. Караңгы яшел яфраклар аша һаман якынаючы җан иясе Рәзинәгә бик зур булып күренде һәм кыз кискен итеп:
— Су иясе! Качабыз! — дип кычкырды. Бернәрсә аңламыйча, ул болын ягына йөгерде, Самат аның артыннан чапмакчы булды, ләкин аны Айнур туктатты:
— Самат! Кармакны коедан нидер тарта!
Куркулары йөзләренә чыккан егетләр икәүләшеп ашыга-ашыга кармакны тартты. Бер тарттылар, ике тарттылар, өченчесендә кармакны сындырып чыгардылар, ләкин аңа аеруча игътибар бирмичә, Рәзинә янына чаптылар. Артта агачлар арасында серле җан иясе калды.
Куркып беткән өч дус, таллык ягына борылып карамыйча, авыл башына кадәр яшендәй чаптылар. Беренче өйләрне күргәч кенә, аларның туктарга кыюлыгы җитте. Башны төрле сораулар бутады: агачлар арасында кем иде, кармакны нинди көчле җан иясе тартты, һәм иң мөһиме: нигә өч яшүсмер, куркуга карамастан, Төпсез коега, караңгы таллыкка килделәр?
Берничә көн үткәч, Айнур, Самат һәм Рәзинә бу сәер хәлне беркайчан да искә төшермәскә сүз бирерләр. Бәлки бу хәл аеруча хыялый булганлыктан аларның күзләренә күренгәндер, ләкин Айнурны хәзер башка нәрсә куркыта иде: ул әтисенә кыйбатлы сынган кармакны ничек алып кайтып бирер?
Таң атып, авыл күген кызгылт төскә буяганда һәм томаннар салмак кына юкка чыгып барганда, өч иптәш, өчесе өч уен уйлап, урам буйлап кайталар иде. Каршыларына килгән сыер көтүендәге берничә кеше боларның башындагы кая барганын аңлый алмады. Алар хәтта үзләре дә, өч дус, булган хәлләрне аңлатырлык дәрәҗәдә түгел иде: күзләрне иртәнге йокы басты.