Укытучым – гаҗәп изге сүз бу,
Әни сүзе кебек ягымлы.
Шушы бер сүз хәтерләтә миңа
Беренчегә кергән чагымны.
Зур тормышка нәни адымнарны,
Укытучым белән атладым.
Кирәк чакта ныклы киңәш бирдең,
Борчу килсә назлап якладын.
Серле дөнья – мәктәп бусагасын
Атлап кергән көннән яраттым.
Укытучы апа – җылы сүзең белән,
Барыбызны үзеңә караттың.
Нәни идек, үсеп буйга життек,
Синнән алдык акыл, сабырлык.
Әни кебек назлап эндәшүең
Күңелләрдә мәңге калырлык.
Каләм тотып тәүге хәрефләрне
Син өйрәттең безне язарга.
Вакыт җиткәч кош баласы сыман,
Без очарбыз иркен далага.
Ләкин синең йомшак җылы сүзең
Кыңгырау күк чыңлар колакта.
Онытмабыз Сезне кадерлебез,
Бер кайчан да кайда булсак та.
Рәхмәт сезгә, рәхмәт барсы өчен,
Түккән өчен хәләл көчегез.
Сезнең алда без бурычлы апа,
Зур хәрефтән язар кеше Сез!!!