Тәүге бүләк
Табигатьтә алтын көз хакимлек итә. Әбиләр чуагы очкан бер мизгелдә өрәңге агачыннан кып-кызыл булып янып торган яфрак өзелеп төште. Иртәнге таң җиле аның белән шаярырга теләдеме, бөтереп-бөтереп, аны һавага күтәрде. Яфрак ак канатлы күбәләк кебек очынды, кагынды, таң җилендә назланды. Шулай тиеп яфракның тәүге сәяхәте башланды.
Җил яфрак белән бик тәмләп уйнады: әле өскә, әле аска очыртты. Бераздан икесе дә арды: яфрак тавышсыз-тынсыз гына асфальт юлда кичәге яңгырдан соң җыелып калган күлдәвеккә барып төште. Күтәрелеп китәргә теләделәр, ләкин яфрак очындагы су тамчылары аңа ирек бирмәделәр. Юлдан үтүчеләр дә өрәңге яфрагын иелеп алмадылар. Яфрак аларга бик нык үпкәләде.
Инде иртәнге кояш та күтәрелә башлады, күлдәвек кипте. Яфрак белән тагын шаян җил шаярды, очыртып кына аны кемнеңдер тәрәзә төбенә төшерде.
– Шундый матур яфрак! – дип, тәрәзәдән бер кул сузылды.
Малайның күзләрендә янган соклану чаткылары өрәңге яфрагының күңеленә тиде.
– Әллә мин матур?! – дип гаҗәпләнде яфрак. – Димәк, мин яшим, яшәячәкмен!
Бу мизгелдә гүя бөтен кешелек аларга соклана төсле тоелды, чөнки ун ел гомерен инвалид арбасында уздырган малайның моңарчы хәрәкәтләнмәгән кулында беренче тапкыр чын яфракны кыштырдады. Малайның да шатлыгы эченә сыймады, исәбе әнисенең күзләренә карап, тәүге бүләген тапшыру иде.