«Тирә-якка шыпырт кына күз салсак, дөньябызның күп өлешенең судан гыйбарәт булуына төшенер идек. Чыннан да, кешелек судан башка яши алмый. Ул безне яшәтә, су – яшәү чыганагы. Әгәр җир йөзендә су булмаса, тирәлектә тереклек калмас иде. Шуңа күрә, укучылар, суның кадерен белеп, һәр эчкән йотымыбыз өчен Аллаһыбызга шөкер кылып яшик…»
Яшь укытучының әлеге сүзләре Ринаска сәер дә, көлке дә тоелды. Егет ирония белән: «Сусыз яшәп булмый, имеш. Юкны сөйләмәгез инде!» – дип куйды. Укытучы апасы аны ишетмәгәнгә салышты. Менә шундый булганга, үртәргә ярата да инде ул аны. Башкалар ачулана башлый, ә бу ирен чите белән елмаеп кына куя. Җен ачулары кабара Ринасның шундый чакта. Ринас ул үзе бернидән курыкмый, һәр нәрсәдән кызык таба торган егет. Башка малайлар аннан куркып торалар. Мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китү, түләүсез берәр Вузга укырга керү, кәттә машиналарда йөрү теләге белән янып яши егет. Инде буй җитсә дә, кызларны кыерсытып, укытучыларны мыскыллап рәхәт таба. Аның төртмә теленә, кыланмышларына сабыр гына караучылар мәктәптә юк диярлек. Атнасына бер директорга да чакырмый калмыйлар үзен. Тик нишләсеннәр мәктәптә, быел унберне тәмамлый, котылабыз инде, дип теш кысып түзәргә мәҗбүрләр үзенә.
Аларның котыруын күреп, тәм таба Ринас. Көчсезлеген күреп «Барыбер берни дә эшләтә алмыйлар», — дигән уй рәхәтлек бирә. Теге Алсу да булмаса… Әйе, аның һәр мыскылын сабыр гына тыңлап, үчекләүләренә түзүче берәү бар. Мәктәпләрендә беренче елын гына укыта торган яшь укытучы Алсу. Кечкенә аяклары белән «тык-тык» басып, һәр көн саен класска елмаюлы йөзе белән балкып кереп җитә дә, балаларның санын барлап, Ринасның, гадәттәгечә, соң керәсенә төшенеп, дәресен башлый. Дәрес уртасында авызын ерып, каты басып Ринас килеп керә. Керүгә, сумкасын өстәленә атып, костюмын салып, ниһаять, урынына килеп утыра. Каршысындагы укытучыны ул күрми дә диярлек. Өй эше эшләнмәгән, әле алай гына да түгел, китаплары бөтенләй килмәгән була. Шуңа да карамыйча, шаркылдап көлеп утыра бирә.
***
Алсуны күзәтте ул бүген. Кечкенә генә Алсуны укытучы дип кем әйтер?! Ринас аңа яшьтәшенә карагандай карый. Көнгә бер тапкыр мыскыл итмәсә, күңеле булмый инде. Ә бүген ул тагын да кызыграк шаяру уйлап килде.
Алсу ишектән керү белән, барлык балалар аңа күзләрен зур ачып карап утыралар иде. Эшнең нидә икәнен тактага карагач кына төшенде яшь укытучы. Анда «Алсу балага узган, ха-ха-ха!» дип язылган иде. Кыерсытуга түзә алмыйча, Алсу кабинеттан чыгып йөгерде. Ә менә парта астында яткан Ринас тамчы да оялмады. Икенче көнне Алсу мәктәпкә килмәде. Ринас шулчак куркуга калды. Бүген аларны Алсу урынына Әлфия Айратовна укытырга керде. Ринас, эчендәгесен тышка чыгарасы килмичә, үртәлеп, аннан көләргә тотынды. Алсу турында сүз чыккач, үзенә шелтә белдерелгәч: «Әллә баласы төшкәнме?!» — дип, бер җөмләсе белән Әлфия Айратовнаны да «аяктан екты».
Өченче көнне дә, дүртенче көнне дә Алсу мәктәпкә килмәде. Мәктәп гөж килде. Ринасны директорга чакыртып алып, бик яман тиргәделәр. Имтиханнар да бирдермичә, мәктәптән куабыз, болай дәвам итсә, дип куркыттылар. Әти-әнисен мәктәпкә чакырттылар, әтисе, кул селтәп, барып та тормады, әнисе, укытучылардан улын калдыруларын үтенеп, елап бетте. Шундый инде аның әнисе, еламаган чагы юк… Әмма Ринасны барыбер куркыта алмассыз! Чынлап та, мәктәптәгеләр, барыбер берни үзгәрмәячәген аңлапмы, аларга кул гына селтәделәр. Ә шулай да Ринасның эченә корт керде, Алсуны кызгана башлады, үзен биртәрләде. Башта – кыланмышлары өчен җәфаланды, аннары – кызгануы, көчсезлеге өчен. Эчтән генә, әлбәттә, тыштан һаман да шул дорфа, калын тиреле Ринас булып калуын дәвам итте.
Кинәт хәтеренә бер вакыйга килде: бер атна элек Алсу урындыкка басып шкаф өстеннән нидер алып маташканда, Ринас аның астындагы урындыкка тибеп, Алсу егылган иде. Шул чагында да Алсу берни дәшмәде, башка укытучылар кебек директорга да барып сөйләмәде. Дөрес, мәктәпкә берничә атна килми торды. Ул чакта да өзгәләнгән иде Ринасның күңеле. Әмма Алсу янә пәйда булгач, барыбер этләнүен дәвам итте. Алсуның шундый йомшак, сабыр булуы аны чыгырыннан чыгара иде. Нәкъ әнисе кебек…
Ике атнадан соң, Алсу кабат класста пәйда булды. Килеп керүгә үк, Ринасны алгы партада күреп, аптырап куйды. «Яхшыга үзгәргән, ахры», — дип, сөенечле уй уйладымы, елмая төште, каршына барып утырды. Ринасның бу елмаюга җен ачуы чыкты, шунда, ни кыланганын үзе дә аңламыйча: «Нәрсә, мине үзгәргән дип белдегезме әллә?! Хе-хе, көлдермәгез! Сезне сагынганга монда утырдым дип уйлыйсызмы?! Аллам сакласын!» – дип пычрак сүзләрен тезеп китте. Алсу, аңа игътибар бирмичә, класска бирем бирде дә башкаларның өй эшләрен тикшерергә кереште. Ринас, ахыр чиктә, Алсуның ярымачык сумкасыннан бер дәфтәр тартып чыгарып, анда язылган сүзләрне укырга кереште: «Сине көтәм, җаным. Әйтәсе килгән сүзем шундый күп…» Бу Алсуның көндәлеге булды, ахрысы. Ринас, Алсу реакция белдергәнче, дәфтәрне кире сумкага чумдырды да телләшә башлады: «Көтә, имеш, шәһәрдә эшләп йөрим дигән булып, ирең башка хатыннар белән типтереп ятадыр әле анда…»
Алсу класстан йөгереп чыгып китте. Шуннан бу мәктәпткә башка килмәде инде ул. Сыйныфтагы балаларның Ринастан тәмам гайрәте чикте.
***
Мәктәпне тәки тәмамлый алмады Ринас. Көтмәгәндә-уйламаганда, әтисе якты дөньядан китеп барды. Аяз көнне яшен суккандай булды. Ә бит гаиләне ул гына тартып бара иде. Авыру әнисе белән икәү генә калгач, Ринас шәһәр турында уйлый да алмады. Фермага эшкә кереп, иртәдән кичкә кадәр әнисе белән шунда эшләделәр. Дус-ишләренең шәһәрдән яңа, матур киемнәр киеп кайтуларын, җир җимертеп укып йөрүләрен күреп, кимсенә иде ул. Ахыр чиктә, әнисе бөтенләй эшкә яраксыз булды. Йорт хуҗалыгы Ринас кулына калды. Арыды егет, авыл тормышыннан туйды. Аның да яхшы мотоциклларда чабасы, машиналарда җилдерәсе, кулына шәп телефоннар тотып карыйсы килде. Әнисе, бөтенләй диярлек бетерешеп, урын өстендә калды. Аны дәвалар өчен даруларга бик күп акча китә башлады. Кешегә авырлык килгән чакта туган-тумача белән дус-иш тә көн-төн булышып тора алмый шул. Ринас кайчак төннәрен дә эштә үткәреп, өенә кайтып кереп, йокларга гына егыла иде.
Көннәрдән бер көнне аларның өенең ишеген шакыдылар. Ринас, ишекне ачу белән, башта читенсенеп, оялып куйды. Каршысында кулына ике зур пакет азык-төлек тотып Алсу басып тора иде.
— Бу сез? – дияргә батырчылык итте Ринас, Алсуга күтәрелеп карарга да кыймыйча.
— Исәнме, Ринас, таныйсың икән әле! Шәһәргә килгән авыл кешеләреннән ишеттем… Әниеңнең авырганын, синең берүзең аны каравыңны белеп, бераз азык-төлек китерим, дидем. Үтсәм ярыймы?
— Ә-ә-ә… Әйе, әлбәттә, үтегез.
Инде бик күптәннән рәтләп җыештырылмаган, ташландык хәлгә килеп барган йортка узгач, Алсу имәнеп китте. Идәндә утырган чәйнекне өстәлгә алып куйды да, җиң сызганып, йортны җыештырырга кереште. Йорт ялт итте, ашарга кайнар ризык хәстәрләнеп, өстәлгә менеп кунаклады. Алсу китәргә кузгалгач, Ринас аңа: «Сез шул ук Алсу апа икәнсез…» — дип кенә дәшә алды.
Ике атна да өч көн үткәч, Ринас әнисез дә калды. Аны җир куенына иңдергәннән соң, тере мәет итеп тойды егет үзен. Иртә белән фермага киткән килеш, өч көн кайтмыйча, ашамый-эчми шунда ятты. Аннары барыбер йортына кайтып егылырга булды. Урамнан кайтып барганда, хәле бетеп, җиргә егылды. Пышылдап кына: «Су», — дип дәште. Ул мәлдә судан да кадерле нәрсә юк иде аның өчен. Менә нәрсә икән ул су! Ә бит кайчандыр үзе, Алсу апасы «сусыз яшәп булмый» дигәч, көлеп утырган иде. Булмый икән шул… Сусыз да, кешеләрсез дә… Гел эчеңдәге ачуны, агуны йотып кына гомер итеп булмый…
***
Күзен ачканда, ул якты бер бүлмәдә иде. Уянганын күреп, янына Алсу килеп утырды. «Кем шулай өч көн рәттән ашамый — эчми эшли инде? Җүләр син, Ринас! Әле ярый күз-колак булыгыз, бер-бер хәл булса, хәбәр итегез, дип киткән идем күршеләреңә. Эчәсең киләме?» Алсуның назлы кулларыннан бер чокыр су алып, рәхәтләнеп эчеп бетерде дә: «Нинди тәмле су!» — дип пышылдады егет. Алсу аңа: «Син, аякка басып, тернәкләнеп киткәнче, бездә торып торырсың. Ирем дә риза булды. Болай үзеңне генә калдыру куркыныч». Ринас, ризалыгын белдереп, баш селкеде. Бар икән бит ул җир йөзендә яхшы кешеләр! Әллә соң ул андыйларны тирә-юненннән үзе качырып бетергәнме?!
Башта, хәл җыйганчы, укытучы апаларында, аннары, алар ярдәме белән тулай торактагы бер бүлмәгә урнашып яшәп, Ринас башка кешегә әйләнде дә куйды. Алсуның ире аны шәһәрдәге бер төзелешкә эшкә урнаштырды. Җаваплылыкка өйрәтте, курку белмәс кеше итте. Әтисеннән тәтеп җитмәгән игътибарны, җылыны да беренче тапкыр аңардан күрде Ринас. Кече энесе кебек күрде укытучы апасының ире аны. Алсу да энекәшедәй тәрбияләде. Үзләренең балалары булмаганга да шулай, күрәсең, дип уйлады Ринас.
Бераздан балачагы үткән авыл һавасы сагындыра башлады. Йөрәгендә авылга ашкыну хисе бөреләнде. Эшеннән бүленеп, вакыт табып, туган нигезенә кайтып китте. Бу чакта инде Ринас тотылган гына бер машина да алып җибәргән иде. Хан заманыннан калган булса да, йөреп тора! Алсу апасы да иярде аңа. Йортларының бусагасыннан атлап керү белән: «Таныш исләр…», — дип өзгәләнде Ринас. Аннары, зиратка барып, әти-әнисе кабере янында догалар укып, сагынудан бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп алды: «Әти-әни! Тыныч йоклагыз! Сезнең рухка бертуктаусыз дога кылармын», — диде.
***
Алсу апасы аны тугайларны, инеш буйларын әйләнеп килергә әйдәде. Ринас аңардан кат-кат гафу үтенсә дә, араларында әйтелеп бетмәгән ниндидер сүз калуын күңеле белән сизенеп йөри иде. Менә хәзер ул сүз әйтелер, ахрысы. Әмма Алсу апасы сүзсез генә табигать белән хозурланып бара бирде. Ринас сүзен башлый алмый җәфаланды. Ахырдан, туктап, телгә килде:
Алсу апам! Сездән ничәмә кат гафу үтенсәм дә, күңелемдә ниндидер төер кала кебек. Нигә сез мин кылган начарлыкка яхшылык белән кайтарасыз соң?! Мин бит моңа лаек түгел! Сез мине чын кеше иттегез, әмма «гафу иттем» дигән сүзне бер тапкыр да әйткәнегез булмады. Мөмкин булса, аңлатып бирегез миңа, зинһар! Мөмкин булса, гафу итегез!
Ринас, күз яшьләрен тыя алмыйча, үксеп елап җибәрде. Аны юата-юата, Алсу да елады:
Ничек әйтергә дә белмәдем, Ринас, сиңа тагын да кыенрак булыр, дидем. Әмма яшереп тә кала алмыйм инде хәзер… Кешенең кайчан да булса үзгәрәсен белә идем мин, сине дә үзгәртәсем килде. Әмма син сүз белән әйткәнне тыңлый да, аңлый да алыр хәлдә түгел идең… Сине кичерсәм дә, йөрәгемдәге бер яра төзәлә алмас минем… Хәтерлисеңме, син минем урындыкны тибеп аудардың, ә аннары, күпмедер вакыт узганнан соң, тактага «Алсу балага узган» дип язып куеп, кәмит ясадың. Ә бит әнә теге көнне егылганнан соң, мин чынлап та баламны югалткан идем… Шул чакта мин сиңа бик рәнҗедем… Мәктәпкә яңадан килгәч тә, үзгәрмәдеңме икән, дип ышанырга теләдем. Юк, үзгәрмәгән идең… Сезнең авылга шәһәрдә эшкә урнаша алмагач килгән идем мин. Мәктәптә урынннар юк иде. Ирем башка анда калма, икенче урынга булса да урнашып тор, дип, авылыгызга аяк басмаска кушты. Синең хакта еш уйладым мин… Башка балам була алмасын белгәч – бигрәк тә… Әтиең үлгәнне, әниеңнең урын өстендә ятканын белгәч, әллә рәнҗешем төштеме икән, дип тә хафаландым… Ярдәм итәргә уйладым. Сиңа шулай җиңелрәк булса, мин риза, диде ирем. Күреп торасың, ул сине энеседәй күрә… Мин инде, үз балам булмагач, башка кешенең баласын булса да кеше итә алуыма шөкер, дим… Яхшылык яхшылык булып кайта ул бер, Ринас…
Авыл читеннән бормаланып агып яткан елга буендагы бүрәнәгә утырып, үткәннәрне онытырга теләп, озак утырдылар алар.