Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Сугыш урлаган балачак

Без- коточкыч сугыш афәте турында китаплардан укып, кинолардан күреп һәм әби-бабайларыбыз сөйләгәннәрдән ишетеп кенә белүче яңа буын балалары. Әйе, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иттек. Сугыш чорындагы вакыйгалар халкыбыз хәтереннән беркайчан да җуелмаячак, чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.

Яраткан шагыйрем Роберт Миңнуллинның “Безнең авылдан да узган сугыш” исемле шигырен тетрәнмичә укып булмый:

Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын, комсыз сугышны…

Алай икән, ник соң ул сугышны

Уйласаң да кыса сулышны?

Йөздән артык солдат

Өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң?

Яшь хатыннар- ирсез,

Ә малайлар

Ник әтисез калган аннан соң?

Нигә соң ул сугыш

Авылдагы

Һәрбер йортны мең кат тетрәткән?

Хирурглар

Ярчыкларны һаман

Чүпләп бетералмый күкрәктән?

Яудан соң да

Ник солдатлар түгел,

Үлем кәгазьләре агылган?

Я, кем әйтә ала

Ул сугышны        

Узмаган дип безнең авылдан?!

Гөлнур әбиемнең әнисе Кукмара районы Күкшел авылында яшәгән, ләкин күптән вафат инде.Ул- сугыш чоры баласы булган. Менә шул Хәлимә әбинең сөйләгәннәрен Гөлнур әби миңа да җиткерде.

Хәлимә әбинең әтисе сугышка киткәндә, аңа унбер яшь кенә була әле. Бабай сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә.Әнисе Фатыйма әби дүрт бала белән кала. Кечкенә энесе Шәмсерахманга ике яшь кенә була. Ул әтисен хәтерләми дә. Сугыштан Габдрахман бабай турында бары “хәбәрсез югалды” дигән “кара кәгазь” генә килә. Бабай сугышка чыгып киткәндә, улына үзенең баш киемен кидерә. “Мин кайтканчы сакла, улым, зур үс”,- ди. Шәмсерахман абый үсә, әтисе генә кайтмый. “Безнең әти нинди иде? Сөйләшә идеме?”- дигән сораулар биреп, барысын да елата торган була. “Әти калдырган бүрек энебезгә зур иде, шулай да башыннан төшермәде аны энебез”,- ди әби.

Сугыш башланып, күпмедер вакыт үткәч, әбиләргә “кара кәгазь” китерәләр: бабай хәбәрсез югалган!

“Әтиебез юк, бүтән күрә алмаячакбыз, ул кайтмаячак… Безнең өчен кояш сүнде…”

Әнинең елап утырган вакытын күрмәдек. Көчле булды ул. Дүрт баланы аякка бастырасы, кеше итәсе бар… Әниебез көн буе басуда урак ура, печән чаба, ындыр табагында ашлык суга, салам өя.

Безнең балачакны сугыш урлады, уен турында уйламадык.Нинди авыр ел иде сугыш еллары.Әтиебезнең кайтмаячагын аңласак та, көттек без аны,өметебезне өзмәдек. Эш белән хәсрәтебезне җиңеләйтергә тырышытык.Олы апаны укытучы булырга укыттык, икенче апа белән әнигә ярдәм иттек. Әни кыш көннәрендә, агач чана тартып, иртә таңнан Нократ елгасы буена корыган чыбык-чабыклар җыярга чыгып китә. Без, апа белән, дәресләрне калдырып, әни каршына китәбез. Җәй көннәрендә “Уфалла” арбасы тартып, басудан печән җыеп кайтабыз.

Җиңү көне килеп җитә. Исән калганнар берәм-берәм туган якларына кайта башлыйлар.

“Без дә көттек әтиебезне, кайтыр дип көттек, елый-елый көттек. Энемне җитәкләп, авыл башына кадәр чыга идек, әти күренмәсме, дип, тау башына менеп карый идек. Тагын елый-елый кайтып китә идек. Их, шул өметсез көтүләр үзәкне өзә иде”,-дип, күз яшьләрен сөртеп ала Хәлимә әби.

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулды. Җиңү бәйрәме тагын шаулап узды, ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Әйе, мин аңлыйм, сугыш ул- кешелек өчен зур фаҗига, үлем, бәхетсезлек, ятимлек, кайгы, ачлык, тол аналар, ятим балалар.

Сугыш кабатланмасын,җирләр янмасын, гомерләр өзелмәсен!

Хамидуллина Дина Ильшатовна
Страна: Россия
Город: Кукмор