…Ташкичү бу төбәктә сирәк очрый торган сөзәк тау итәгенә елышып утырган гади генә татар авылы. Тау өстеннән карасаң, озынча бормалы урамны, авыл очындагы түгәрәк күлне, боз өстендә шуып уйнаучы малай – кызларны күрәсең.Тарихы әллә ни ерак түгел, картлар әйтмешли, бабаларыбыз эзләре әле дә суынмаган.
1871нче елда Минзәлә өязе башкорт авылларында яшәүчеләрнең яңа җиргә күчәргә теләүчеләре исемлеккә алына. 1880ел көзендә беркадәр крестьян гаиләсе белән Ташкичү, Мусабай – Завод авылы урынына күчеп килә. Ә 1881нче елның язында күпләп үк күчеп киләләр.Шулай итеп бу төбәктә яңа ике авыл барлыкка килә.
Ул вакытта ук Сарман ягы, Абдул авылы ягы крестьяннарының Чаллыга йөрү юллары шушы сазлы, баткак, күперсез юлдан, урман эченнән булган. Бата торган җиргә агач түшәп, таш тутырып кичүләр ясаганнар. Яңа авылның берсенә Ташкичү дип исем бирелүгә газаплы юллар кичү сәбәп була. Күчеп килүчеләргә урман кисеп, таш төпләп чәчүлек җир хәзерләү, йорт, ихата кору бик авыр булган. Ләкин татарлар тырыш халык була, әкренләп тормыш үз җаен ала. Авыл күзгә күренеп үсә, зурая.
Авыл бае Шайморатов Шәймәрдән авылга мәдрәсә салдырган. Беренче мөгаллим Шәйхелгыйлем балаларны уку, язу, хисап дәресләре биреп укыта башлаган.
1912нче елга авыл 130 йорты, 2мәчете, 6мулласы, берничә бае, 2кибете булган уртача авылга әверелә.
Авылның мөхтәрәм карты, бүгенге көндә мәрхүм, Йосыф ага Ямалов бик пөхтәләп нәсел шәҗәрәсен төзегән. Җиде буынын аермачык ачыклаган. Ә авыл тарихы аның өченче буын бабасы — Ямалетдинга барып тоташа. Башка авылдашлары кебек ул да биредәге сазлыкларны ерып, агач төпләп, чәчү җире әзерләгән. Ә нәселнең бүгенге көндәге фамилиясе Ямалетдин исеме белән бәйләнгән һәм дә килеп Ямаловка әйләнгән.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлангач, Ташкичү авылыннан яуга 108 ир – егет чыгып китә. Шуларның 56сы сугыш кырларында ятып кала. Йосыф ага Ямаловка сугыштан исән – имин кайтырга насыйп була.Ләкин туган өйгә кайту юлы урау, зур югалтулар, йөрәк әрнүләре белән түшәлгән була.
1942 нче елның җәендә 18 яше тулыр-тулмас аңа сугышка китәргә хәбәр килә.Сугыш вакытында бик каты яралана.»Балашовка» госпиталендә 7 ай дәваланып чыга һәм ул туган илен,туган авылын явыз фашистлардан азат итәр өчен,госпитальдән чыккан көннән үк яңадан фронтка кереп китә.
Бу юлы да Йосыф аганы авырлыклар читләп үтми.Харьков янында аларның взводын немецлар әйләндереп алалар.Әсирлеккә алып, Германиягә озаталар.
Әсирләрне “Ломандаров”лагерына ябалар.Тоткыннарны “Бубрик” дип аталган литейный заводына иң авыр эшкә,авыр тимерләр ташырга кушалар.Алар арасында Йосыф ага да була.Фашистлар безнең совет әсирләренә эшнең иң авырын эшләтәләр,ә ашарга-көнгә 1 генә тапкыр. Ризык дигәннәре:балчыклары белән туралган чөгендер ашы,50грамм ипи кисәге.Әле анысы да 3 көнгә бер генә.Шушы мәхшәрдә менә шулай ач,ялангач,авыр эш эшләп 2 ел ярым үткәрә.
Ә аннары фашистлар тоткыннарны Эльба елгасы буенда окоп казырга дип алып баралар. 4 көн буе окоп казыйлар,хәлдән таялар.Тик бу окоп булмый, алар өчен казылган каберләр була. Аларны тезеп бастыралар һәм аталар. Йосыф аганың күзенә ядрә тия, ул авып төшә. Шушы төшүдән күпме яткандыр ул, тик аңына килгәндә өстендә үле гәүдәләр була. Нәкъ шушы вакытта шул урыннан безнең Совет гаскәрләре үтеп барган чак .Окоп эче тулы үлеләр арасында ыңгырашкан тавышка алар ярдәмгә ташлана. Йосыф ага шулай исән кала. Тик ядрәне, сугыш истәлеген, күзендә гомере буе йөртергә туры килә аңа.