Принято заявок
1468

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Су дөньясы хикмәтләре

Камил кояшның диңгезгә кереп югалуын бик озак моңсу гына күзәтеп торды. Менә кояш бар иде, юк та булды. Нәкь аның күз карасыдай саклаган тартмасы кебек. Әллә ни зур булмаган, тик шул кадәрле кадерле ул тартманың кайчан, кайда юкка чыгуын ул аңламый да калды. Югыйсә, гел саклап, барлап йөрде кебек бит инде ул аны. Камиләгә нәрсә дип җавап бирер ул хәзер. Бер көнгә саклап торырга дип, әманәт итеп калдырылган тартманың “кайдалыгын белмим”, диепме. Әллә кайчан конфетлардан бушаган ул калай тартмада аларның бергәләп туплаган байлыклары, үзләрен белә башлаганнан бирле, тиенләп җыйган акчалары иде бит. Камил бу хакта игез туганына ничек әйтергә, бу коточкыч хәбәрне ничек җиткерергә белми баш ватты. Аңлатып, акланып тору түгел, күзенә күренергә дә ояла, курка иде Камил Камиләнең. Менә хәзер җир ярылса, шунда төшеп юк булыр иде ул. Кинәт малайның башына уй килде. Ә диңгез бит каршыда гына. Шунда керергә дә юк булырга.

Малай диңгезгә таба атлады. Күк белән диңгез тоташкан офыкның искиткеч матурлыгы аны ирексездән туктап калырга мәҗбүр итте. Күк йөзенең алсу, кызыл, сары төсләре диңгез суында чагылып бик матур манзара ясыйлар иде. Малай, тезләрен чәнчеп, җылы ком өстенә утырды. Бу матурлыкны карап бетермичә, бу дөньядан ничек китәсең инде?! Ә диңгез өсте яңадан — яңа төсмерләр ала барды. Әйтерсең, аның өстендә вак дулкыннар түгел, меңләгән алтын балыклар йөзеп уйныйлар иде.

Менә малай шул «алтын балыклар» арасыннан нәрсәнеңдер ярга таба йөзеп килгәнен шәйләп алды. Ярга ук якынлашкач, аның бик матур курчак булуы аңлашылды. Камил аны, кулына алмый гына, дикъкать белән күзәтә башлады. Бу курчак искиткеч матур иде. Түгәрәк йөзенең яртысын диярлек озын кара керфекле зур зәңгәр күзләр алып тора, почык борыны һәм кечкенә авызы да бик килешле. Курчакта йөзеннән кала бар җирен каплап торган караңгы төстәге комбинезон. “Матур…”, — дип уйлап куйды малай. Тик курчак курчак инде, ул миңа ярдәм кулы суза алмый шул. Табышының бу авыр халәтенә һич кенә дә үзгәреш кертә алмавын аңлап, Камил кабат авыр уйларына чумды. Менә хәзер ул диңгезгә кереп китәчәк һәм бар да бетәчәк. Малайның күзләренә яшь тыгылды. Аның бер дә үләсе килми иде, тик нишләсен. Бу хәлдән котылуның башка чарасын күрми иде ул. Үз хәсрәтенә баткан малай курчакның торып басуын да, әкрен генә су ерып ярга чыгуын да күрмәде. Хәтта янына ук килеп басуын да тоймады. «Әллә синең күзләрең күрмиләрме, дустым?» — дигән ягымлы тавыш кына аны бу дөньяга кайтарган кебек булды. Ул, бу тавышның иясен табарга теләп, як — ягына каранды. Әлеге дә баягы курчакның янәшәсендә басып торуын күргәч, бераз шүрләп куйса да сиздермәскә тырышты. «Күрәләр,» — диде ул тыныч кына. Эченнән генә инопланетянин түгелме икән, дип уйлап куйды.

— Ә нигә качмыйсың? — диде курчак.

— Тиешмени?

— Юк та инде… Бүтәннәр качалар бит, — диде курчак, көрсенеп. — Син ник мондый? — дип сорап куйды ул, бераз сүзсез торгач.

— Нинди? Сорауга сорау белән җавап кайтарды Камил.

— Кайгылы димме, борчулы димме?

Малай авыр сулап куйды:

— Мин байлыгымны югалттым… Туганым белән уртак байлыкны… Ул мине мәңге гафу итмәячәк… Малай, һәр җөмләсенең тирән мәгьнәгә ия икәнен аңлатып, туктый-туктый сөйләде.

— Ул нинди иде соң сезнең байлыгыгыз? Бәлки, мин табарга булыша алырмын.

— Кечкенә генә калай тартма.

— Теге син көне буе күтәреп йөргәнме?

— Әйе, ә син каян беләсең?

— Без яр буен һәрвакыт күзәтеп торабыз. Син ул тартманы әнә теге утыргычка куйдың да бик бәләкәй этне куып киттең, куып җиткәч, аның белән уйный башладың. Бераздан утыргычка башка кешеләр килеп утырдылар да синең тартмаң утыргыч астына төшеп китте. Ул хәзер дә шунда комга күмелеп ята.

Камил бер кавем үз бәхетенә үзе ышанмыйча, урыныннан да кузгала алмый торды. Аннары курчак күрсәткән якка ташланды. Тартмасын табып алгач, кош тоткандай сөенеп, курчак янына килде. Тартмасын ачып, акчаларын барлады. Боларны күреп торган курчак: «Шушы кәгазь һәм тимер кисәкләре байлыгыгызмыни инде?» — дип сорап куйды. Камил аның сүзләрен җөпләп баш какты.

— Сез бик сәер — бернигә ярамаган әйберләрне байлык, дип саклыйсыз. Ә чын байлыкны саклау турында уйлап та карамыйсыз, — диде курчак, үпкә белдереп. Камилнең ни турында сүз баруын төшенмәгәнен аңлап, сүзен дәвам итте:

— Менә кара әле, яр буенда күпме ут яна, көн уртасыдай яп-якты. Ә монда синең белән миннән башка беркем дә юк. Ни өчен яна соң ул утлар? Әнә шәһәргә күз сал. Анда күпме яктылык. Сүз дә юк, матур, җем-җем итеп торалар. Тик алар күпме электр энергиясен сарыф итәләр бит. Бездә мондый исраф итүгә һич кенә дә юл куелмый. Чөнки иң зур байлык ул безнең. Без аны менә шушындый электр энергиясе саклагычларында кадерләп саклыйбыз, — дип курчак беләзегенә киелгән кул сәгатенә охшаш әйберне  күрсәтте. — Һәркемнең үз саклагычы һәм ул шундагы энергиядән генә файдалана ала. Монда гына ул энергия чыбыклар буенча килеп тора һәм кем күпме тели, шулкадәр файдалана ала. Бездә алай түгел шул.

— Сездә ул кайда? Сез кайсы планетада яшисез?  Камилгә бик тә кызык була башлады.

— Без дә җирдә яшибез, дөресрәге, диңгез төбендә, — диде курчак.

— Диңгез төбендә!? Анда тормыш була алмый. Белгечләр күптән исбатлаганнар инде аны. Андагы су басымына беркем чыдый алмый дип.

— Без яшибез менә. Су басымыннан безне ясалма күк гөмбәзе саклый. Аның өстендәге ясалма кояшыбыз яктырта да, җылыта да. Күк гөмбәзе аша чистартылып агучы сулар мондагы чишмәләрне алыштыра. Болар барысы да электр энергиясе ярдәмендә эшлиләр. Һәм, гомумән, бөтен эш коралларыбыз да, өй җиһазларыбыз да, транспортыбыз да электрга көйләнгән безнең.

— Дааа, сезнең электростанцияләрегез бик куәтледер инде алайса, -дип куйды Камил. Ә менә курчакның җавабы аны шаккатырды:

— Бездә электр станцияләре юк. Алар бездә эшли алмыйлар.

— Электрны каян аласыз соң сез? — диде ул, гаҗәпләнүен яшермичә.

— Сездән, — диде диңгез кунагы, — юкка гына су өстенә чыкмыйбыз бит инде без. Сездә ул күп һәм кадерсез. Ә бездә ул — иң зур байлык. Ул бетсә, безнең яшәешебез дә тукталачак.

— Урлашасыз димәк, — дип ычкындырганын Камил сизми дә калды.

— Шулай дисәң дә була… Икенче яктан караганда, сез дә бит диңгез төбеннән бернәрсәгә ярамаган энҗе-мәрҗәннәр җыеп аласыз. Димәк, урлашмыйбыз, алмашабыз, — дип көлеп куйды да курчак диңгезгә таба юнәлде.

Камилнең яңа дустыннан болай тиз генә аерыласы килми иде әле.

— Ашыкма инде, синнән сорыйсы әйберләр күп бит әле, — диде ул ялварулы тавыш белән.

— Мин болай да артык күп сөйләп ташладым инде сиңа. Гафу ит, миңа китәргә вакыт, — диде дә курчак диңгез суында юк булды.

Набиуллина Рамиля Мунировна
Страна: Россия
Город: Муслюмово