XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Стихотворения

Муса Җәлил.

Горур караш белән Муса Җәлил
Басып тора Казан түрендә
Муса безгә туры юл күрсәтә
Көч, дәрт бирә халык күңеленә.
Без Казанга килеп керү белән
Күңел синең янга ашкына. 
Нинди  кәчле кеше булдың син,
Бер карашка бар да онтыла.
Дошманчылбырларын өзеп, җиңеп
Зур җиңүне якынайткансың.
Җырларыңа кушылып илне сөюең, 
Гүя үзең терелеп кайткансың.
Батырлыгың китми күңелдән, 
Горурлыгың төшми телләрдән,
Ә җырларың үрнәк һәрчакта,
Мәңге янар кебек учакта.

Фазлиева Лилия Ришатовна