Песием
Әй песием, песием
Сөйлә, ничек яшисең ?
Күрсәт әйдә мыраулап,
Килә сине тыңлыйсым.
Тәрәз төбенә һаман
Менәсең дә,уйныйсың.
Әби сине орыша,
Шушы уеныңнан син
Ник соң инде тынмыйсың?!
Иркәләнәсең миңа,
Аңлагандай уемны.
Бик йомшак песи син
Яратам соң үзеңне.