XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Соңарган имтихан

Нургаяз йокысыннан уянды. Бар да гадәтенчә: әнисе сыер савып кергән, сөт сөзеп, иләк-чиләкләрне юып йөри, әтисе инде эшкә чыгып киткән. Әбисенең ишек алдында кош-кортларны чакырып кычкырган тавышы ишетелеп тора. Егет, ашыкмыйча гына торып, юынды, чәй ясап эчте дә ишек алдына чыкты. Баскычтан төшкәндә, чиләктән чайпалып түгелгән сөткә таеп китеп, чак кына егылмыйча калды, култык таяклары як-якка атылып киттеләр. Бу хәлне күргән әбисе, тизрәк, йөгереп килеп, култык таякларын алып бирде, оныгын кызганып, нидер такмаклый-такмаклый, сөт түккән киленен дә шелтәләп алды.

Кызгану дигәннән, Нургаяз үзе дә ияләнде инде аны кызгануларына. Сигезенче сыйныфта укыганда булган юл халәкәтендә зыян күрде малай. Өч ел дәвамында катлаулы операцияләр дә, өзлексез дәвалану да малайга уң аягына басарга ярдәм итмәде. Моңа кадәр спорт белән шөгыльләнгән Нургаязга һәркем кызганып карады, дөресрәге, егет үз-үзен дә кызганып яшәргә өйрәнде. Өйдәгеләр ул кимсенмәсен, гариплеге турында гына уйлап утырмасын дип, кулларыннан килгәнне эшләделәр, укытучылар да, сыйныфташлары да һәрвакыт аңа игътибарлы булдылар. Күрше кызы Рәмзия генә килешмәде бу гамәлләр белән. Ул гына да түгел, барлык якыннары шулкадәр игътибар биреп бозалар Нургаязны, ялкаулыкка өйрәтәләр дип уйлый иде күрше кызы. Кечкенәдән бергә комлыкта уйнап үскән бу ике дус бер-берсеннән бераз читләшкәннәр иде, ә февраль аенда булган сөйләшүдән соң тәмам бәгъре катты Нургаязның, ул Рәмзия белән бөтенләй сөйләшмәс булды.

Унберенче сыйныф укучылары февраль аенда югары уку йортына керү өчен бердәм дәүләт имтиханнарын сайлыйлар. Сыйныф җитәкчесе тәрбия сәгатендә һәр укучының кайсы уку йортына керергә, нинди имтихан тапшырырга әзерләнүен язып алды. Укытучы өстәлендә яткан әлеге биткә Рәмзия күз төшерде дә: “Нургаяз, син нигә имтихан сайламадың?”- дип егеткә сораулы караш ташлады. Сыйныф тын калды, мондый сорауны беркем дә көтмәгән иде, укытучы да егетнең хәлен аңларга тырышып, аның теләге белән килеште. Бу хәлдә сыйныфташлары Нургаязның җавабын түгел, Рәмзиянең “акылына килүен” көттеләр. Егет белән янәшә утыручы Сәфәр телгә килеп: “Синең ни сөйләгәнеңне колагың ишетәме, кызый?”- дип бөтен сыйныф ишетелерлек итеп әйтеп куйды. Нургаяз башын күтәрмичә генә: “Бер аяк ике таяк белән мин кая укырга керә алам, һәрвакыт очучы булырга хыялландым, әллә култык таягы белән дә самолётта очып була дип уйлыйсыңмы син?” – диде, Рәмзиягә күтәрелеп караганда аның күзендә яшь бөртекләре ялтырый иде. Унбер ел буе бергә мәктәпкә йөргән күрше малаеның язмышның беренче сынавында ук бирешүе белән һич килешмәгән кыз үз фикерен әйтеп бетермичә урынына утырырга уйламады да, ул тагын да кызыбрак китте: “Син нәрсә, Нургаяз, әллә нинди гарип кешеләр дә укырга омтыла, синең колагың ишетә, күзең күрә, кулларың йөри…”- дип тезеп киткән иде, тавышның зурга китүен шәйләп алган укытучының “Рәмзия, утыр!”- дигән тавышы сүзен бүлде. Кыз бер мәл тынып торды да Нургаязга карап: “Синең аягыңны гына түгел, башыңны да дәваларга кирәк, үзеңне-үзең кызганудан, ялкауланып, баш миеңне мүк каплый башламасын!” – диде дә сыйныф бүлмәсеннән чыгып ук китте. Шул көннән соң алар бергә мәктәпкә дә йөрмәс булдылар, очрашканда да баш кагып кына исәнләшәләр иде.

Менә бүген беренче сентябрь. Иртән барысы да гадәтенчә булса да, урамга чыгу белән Нургаяз бушлыкны тойды. Ул каз-үрдәкләрне барлап кайтырга дип су буена таба юл алды. Таныш сукмак буйлап ул берүзе атлый. Гадәтенчә, бу вакытта бозау арканлап кайтучы сыйныфташы Сәлим дә, Таһир дә очрамады. Чәй куярга чишмә суына баручы Рәмзияне очратмау да егет күңеленә моңсулык бирде, кәефен төшерде.

Су буе каз-үрдәк тавышыннан шаулап тора: кычкырышалар, талашалар казлар. Өйгә кайтасы килмәде егетнең, анда барыбер бер эш тә кушмыйлар. Озаклап карап утырды егет йорт кошларына. Каралары да аклары да, зурраклары да, кечкенәрәкләре дә бар. Чума-чума су чәчрәтеп тә уйнап алдылар. Шулвакыт Нургаяз бер кечкенәрәк казга игътибар итте: казның бер канаты сынып, янга каерылган. Су өстендә чумып уйнаганда да, кычкырышып талашканда да башка казлардан аерылмаганга, аның гарип икәне күренмәгән дә иде, чөнки ул нәкъ башка казлар кебек җитез, бер дә аерылмый. Егетнең күңелендә бик авыр тойгы барлыкка килде, чөнки ул башкалардан аерылды. Канаты каерылган каз башкалар кебек оча алмаса да, йөри, йөзә, чума… Ә Нургаяз оча алмаудан курыкты, уйлап карасаң, Рәмзиянең һәр сүзендә ярылып яткан хаклыкны да кабул итә алмады ул. Нургаяз күңеле кубарылуга түзә алмыйча, елап җибәрде. Озак елады егет, үзенең көчсезлегеннән куркып та, башкалардан аерылып калудан куркып та елады Нургаяз, гомере буе каз көтүчесе булып йөрүдән куркып та елады, төрле-төрле төссез уйлар килде күңеленә. Шул төссез уйлар арасында бер, бары бердәнбер генә яктылык чаткысы бар иде. Ул математика белән рус теленнән имтиханда яхшы баллар алуын исенә төшерде, киләсе елга укырга керү өчен имтихан сайларга һәм әзерләнергә дигән карар кабул итте. Шулвакыт аның иң якын дусты Рәмзиягә булган үпкәсе дә юкка чыкты.

Кичен Рәмзия белән Нургаяз озаклап телефоннан сөйләштеләр. Барысы да үз урынына кайтты, бер ел вакыт кына әрәм булып тоелды.

Хасаншина Алиса Раилевна
Страна: Россия