XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Син әле кечкенә диләр

Акыллы сүз әйтеп куйсам,

Матур гына көләләр.

Күзләремә тутырып карап

Син бит кечкенә, диләр.

Кеше буе үскәч кенә

Акыллы саналамы?

Яше олыгайган гына

Тормыш серен отамы?

Язмыш-серле урман, диләр

Акылсыз бик катлаулы.

Адашып та калуың бар

Аермасаң акны, караны.

Акылны сатып алып 

Булмый хәтта җитмештә

Матур, дөрес уйлау мөмкин

Булсаң да син кечкенә.

Башка сыймаслык хатаны

Кылалар бит зурлар да,

Гел акыллы булып булмый

Тормыш сынауларында.

Син бит әле кечкенә дип

Зинһар, миннән көлмәгез!

Акыллы булу серенә

Төшенәм мин, белегез!

Сабирова Дина
Страна: Россия