Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Сихри мизгелләр

Яратам мин салкын кыш айларын,
Күз ачкысыз буран дулавын.
Айлы төндә сөйгән ярың белән
Икәү генә урам уравын.
Кышлардан соң килгән яз айларын,
Яратам мин бозлар киткәнен.
«Көттегезме безне?» – диеп, очып,
Җылы яктан кошлар кайтканын.
Гөрләвекле сулар агып беткәч,
Килә ямьле җәйләр дә.
Яратам мин матур аланнарда
Мәтрүшкәләр исен иснәргә.
Ямьле җәй айлары үтү белән
Килә бит алтын көзләр.
Шул көзләрнең матурлыгын
Карый яратып күзләр.

Галиева Азалия Данисовна
Страна: Россия
Город: Казань