XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Сихадулла (Хикәя булган хәлгә нигезләнә)

Сихадулла, йорт каршындагы бизәкләп ясалган капканы ачып,  урам якка чыгуга, як-ягына каранып, бик озаклап басып торды. Чөнки әле мәчеткә барып, иртәнге намазны укырга иртәрәк  иде. Әле авыл картлары да бу вакыттан урамга чыкмаган. Ләкин Сихадулланың күңеле, уе тизрәк мәчеткә барып җитү иде, ул, иртәнге яуган карны шыгырдата-шыгырдата, ипләп кенә мәчет ягына таба атлады. Бүген ул ни өчендер төнлә дә тынычсыз йоклады. Һәм хәзер дә күңеле алгысып тора. Сихадулла, үзен тыныч тотарга тырышып, юлын дәвам итте һәм аның башыннан бөтен гомере, яшьлеге, бала вакытлары узды…

Әтисе мулла булганга гына да алар кечкенәдән бик кыерсытылып, фәкыйрь яшәделәр.  Караш аларга икенче төрлерәк булды шул. Ул заманнар  күп халыкка авырлык китерде. Халыкның, елый-елый, мәчетнең аен, манарасын кисеп төшерүләрен карап торуы гына да ни тора. Халык ачлы-туклы иде ул чакта. Сихадуллалар гаиләсе дә, халыкның яшәү шартларыннан әллә ни аерылмады, ләкин, атасы мулла булганга гына, аларның гаиләсен “кулак”, “халык дошманы”  дип атап, кереп талап та чыккач, бик бетеренделәр шул.

Ә гаилә ишле иде. Дүрт берсеннән-берсе кечкенә бала, әтисе, әнисе һәм алар тәрбиясендә карт әбисе белән бабасы бар иде. Ул вакытта башка гаилә балалары, әзме-күпме булса да, балалар бакчасына, мәктәпкә йөргәндә тамагын туйдыра иде. Ә Сихадулланың андый мөмкинлеге дә булмады. Чөнки ул “кулак баласы” дигән исемлеккә кертелгән иде, балалар бакчасына да, мәктәпкә дә алмадылар…

Сихадулла, шуларның барысын да уйлап, алга таба атлады. Ни өчен әле аңа бүген бу уйлар ныграк уйландыра соң? Ул боларның берсен дә онытачак түгел бит инде.

… Беркөнне балалар бакчасының койма ярыгыннан эчке яктагы балаларның уйнаганын карап торган кечкенә, әле биш яше дә тулмаган Сихадулланы ашарга пешерүче булып эшләүче авылдашлары Гөлсем апа чакырып алды. Ул: “Синең ашыйсың бик киләдер инде, балакаем, яшьтәшләрең белән уйныйсың да киләдер, — диде һәм Сихадуллага уенчык машина сузды. – Ә ашарга син әбәттән соң кер. Әз булса да тамагыңны туйдырып чыгарырмын. Бер көнгә булса да. Ләкин кара аны, авылда председатель булып йөрүче Нуретдин күрә күрмәсен, — дип кисәтте. Бу көнне Сихадуллага вакыт бик әкрен үтә кебек тоелды. Ул әбәт җитүен түземсезләнеп көтте. Ниһаять, әбәттән соң балалар йоклагач, Гөлсем апасы әйткәнчә, ул балалар бакчасына йөгерде. Ул баруга, бу мөлаем апа аңа җамаяк тутырап кайнар аш, бер телем ипи кисәге биреп чыгарып җибәрде. Балалар бакчасында ашап утыра алмый: Нуретдинның килеп керү куркынычы бар иде шул. Сихадулла, ипиен кесәсенә тыгып, Гөлсем апасына тагын бер тапкыр рәхмәтләр әйтте дә капкага юнәлде. Башта, капка астыннан гына этеп, җамаяк белән кайнар ашны урам якка чыгарды, аннан үзе шуышып чыгарга булды. Ләкин, бәхетсезлегенә каршы, бу вакытта урамнан Нуретдин узып бара икән. Ул, авыр күн итеге белән җамаякка тибеп, Сихадулланың йөзен шул кайнар аш белән коендырды. Көч-хәл белән капка астыннан чыгып, елый-елый өйгә таба йөгерүдән башка чара калмады. Әле җитмәсә, кесәгә салынган бер кисәк ипие дә төшеп калган иде. Кайнар аштан пешкән яралар ике елдан соң төзәлеп бетте, ләкин күңел ярасы бүгенгедәй калды шул… Шуларны уйлап, Сихадулланың күзләре ирексездән күз яшьләре белән тулды.

 …Күп тә үтмәде, Нуретдин кебек, кешелек дөньясына уңыш китерү түгел, аяк чалучыларны фаш итеп, илебез андыйлардан арынды. Явыз Нуретдин дә, сөйкемле, кешелекле авылдашым Гөлсем апа да хәзер юк инде. Алар күптәннән гүр иясе булдылар. Аллага шөкер, халкыбызның да хәзерге көндә ипигә туенган чагы. Сихадулланың үзенә дә бит быел, исән-сау булса, сиксән ике яшь була. Аларның авылына нинди зур, яңа мәчет төзегәннәренә дә ун елдан артык вакыт узып киткән. Мәчетнең бик ерактан күренеп торган манарасы, ялтырап торган ае бар.

Шул арада, бөтен авыл өстендә яңгырап, азан тавышы ишетелде. Авылларының сигезләп карты Сихадулланың артыннан атлап җитештеләр. Аларның да мәчеткә барулары иде. Очрашкач, ике куллап күрештеләр, сөйләшә-сөйләшә, ипләп кенә мәчеткә таба юнәлделәр. Сихадулла хәзерге көндә авыл өстендә азан тавышлары ишетелеп торуга, динебезнең үсә баруына чиксез канәгать. Ә күңеленең алгысуы, әлбәттә, үткәндәге хәтирәләрнең аны бер минутка да калдырмавыннан гына.    

Исламов Самат Газинурович