Кышны яратам
Уянып, һәркөн иртән
Тәрәз каршына киләм.
Андагы матурлыкка-
Исең-акылың китәр.
Төн буе карлар явып,
Бөтен җирне каплаган.
Чакырам мин дусларны
Әйдә, киттек шуарга.
Кышны мин бик яратам
Чана- чаңгыда шуам.
Урамда салкын булса да,
Дусларым белән чыгам.
Әбием киңәшләре
Гомер юлы шарламадай ага,
Шаулый-гөрли үтә дә китә.
Бар эшләгән изгелегең синең
Әзме-күпме кеше күңелендә кала.
Мәрхәмәтле бул, балам, олыларга,
Миһербанлы бул кечеләргә.
Яхшы сүзләреңне кызганма,
Дөньядагы барлык кешеләргә.
Әбиемнең шушы сүзләре
Һәрчак минем исемдә.
Ишеттерәсе иде аларны
Дөньядагы барлык илләргә.
Авыл тормышы
Авыл табигате сихри шул,
Андагы барлык халык
Матур табигатькә төренеп,
Яши белә бердәм булып.
Күл буенда бала-чага
Су коена сөенеп.
Болыннарга йөгереп чыга да,
Чәчәк җыя хисләнеп.
Айлы кичтә, капка төбенә
Җыела күрше-тирә.
Көннең ничек узганын
Сөйлиләр бер-берсенә.
Бераз халык таралышкач,
Авыл тын булып кала.
Кошларның сайравын тыңласаң,
Исең-акылың китә.
Шуның хәтле матурлык,
Тыныч, рәхәт авылда.
Сихри бер мизгел сыман,
Күңел түрендә кала.
Теләк
Авылда саф һава, тыныч,
Кошлар сайравын тыңлыйсың.
Шәһәрдә шау-шу, тавыш,
Техника йөргәнен күзлисең.
Авыл халкы фермага
Сыер саварга ашыга.
Шәһәр халкы заводка
Станок янына чаба.
Кем кайда яшәсә дә,
Кеше булып кала бирсен.
Ходаем биргән гомерне
Абынмый яши күрсен.
Җәй
Һәрберебез җәйне көтә,
Кайчан килеп җитә, дип.
Килеп җиткәч, үтеп китә,
Сизми дә калабыз бит.
Кыска гына җәй эчендә
Күпме эш җиткерәбез!
Бакчаларда сулар сибеп,
Чәчкәләр үстерәбез.
Балалар да көн кызу дип,
Сукоена шатланып.
Тик җәй генә көтеп тормый
Ашыга шул, китәм дип.
Җиләк
Яфрак асларына качып,
Кызарып пешә җиләк.
Җыя халык кырын ятып,
Тау итәкләрен иңләп.
Исем китеп мин дә җыям,
Алып килдем зур чиләк.
Тутырмыйча кайтып булмас
Килгәч, җыярга кирәк.
Эреләрен сайлап өзәм,
Татлы да соң тәмнәре.
Пешкән җиләкләре белән
Җәй аеның ямьнәре.