Принято заявок
801

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Шигырьләр

Әниемә рәхмәтле

Бишек җырын миңа көйләгәнсең,

Без тугачтын якты дөньяга.

Акыллы бул, бәхетле бул диеп,

Әйтәсең син безгә һаман да.

Син барында күктә кояш балкый,

Син барында без бик бәхетле.

Бары ана гына бирә ала

Баласына җирдә бәхетне.

Күзләреңә текәләбез,

Сине өзелеп сөябез.

Безнең иң якын кешебез

Олы рәхмәт, диябез!

Кыш

Кыш җитте, бөтен җиһанны

Ак карга төрде.

Тау битләре, агачлар да

Ап-ак тун киде.

Кышкы матур иртәдә

Син иртә уян.

Күрәсеңме, тауда көтә

Сине ак куян.

Әнә, аклык биләп алган

Күрче, урамны.

Минем бик күрсем килә

Кышкы буранны!

Март ае

Март ае килде галәмгә

Кышка инде китәсе.

Тиздән карлар эреп бетәр

Яфрак ярыр һәммәсе.

Язны һәркем көтеп ала

Зур түземсезлек белән

Җиргә янә кояш карар

Җылы нурлары белән.

Кил безгә яз, тизрәк кил син

Алып кил алсу таңнар.

Җирне ямьләндереп яшәрт

Һәркем сокланыр аннан.

Авыл

Мин авылны бик яратам

Анда мин бик еш кайтам.

Әби-бабайны сагынып,

Күчтәнәч алып кайтам.

Кайткан саен шундый рәхәт

Бер хискә чума күңел.

Әллә һавасы шифалы

Кайтмый һич мөмкин түгел.

Сез дә кайтыгыз авылга,

Авылда бик тә рәхәт.

Әби-бабай көтеп тора

Аларга бик зур рәхмәт!

Тәңкә карлар ни сөйли?

Тәңкә карлар ни сөйли?

Дөнья матур, дип көйли.

Кем яудыра ак карларны?

Шул турыда мин уйлыйм.

Кем сибә икән дөньяга

Ап-ак мамык карларны?

Исем китеп, карап торам

Шул Кыш бабай, мөгаен.

Яз шатлыгы

Яз килүен хәбәр итә

Күктә очкан торналар.

Мин сокланып карап калам,

Яз шатлыгы бит алар.

Бөтен җиһан яшеллектә,

Табигатьтә үзгә ямь

Шатлыктан җырлыйсы килә,

Язда гүя зур бәйрәм!

Язлар җиткәч

Яз җиткән саен,

Сөенә күңел.

Мин очып йөрим,

Бу юкка түгел.

Сокланып карыйм,

Шушы дөньяга.

Табигать уяна,

Агач яфрак яра.

Әйтерсең күңел

Каядыр талпына,

Мин беләм нигә?

Яз җитте, шуңа!

Сюмбель Рахманова Ильгамовна
Страна: Россия
Город: Лениногорск