Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Шигырь «Саклыйк Җир-анабызны!» (Кешелеккә әйтер сүзем).

 

Саклыйк Җир-анабызны!

(Кешелеккә әйтер сүзем)

Бу аланга ни булган?

Ник ул чүп белән тулган?

Челтерәп аккан чишмә

Тын булып туктап калган!

 

Чүп-чарлар калган җирдә –

Килгәннәр ял итәргә!

Уйлап тормаган беркем –

Ашыкканнар китәргә.

 

Битарафлыкны Җир-ана

Күтәрәлмәс иңнәрендә!

Булышыгыз, зинһар, диеп

Җирнең безгә иңрәве лә.

 

Табигатьне, зинһар, саклыйк!

Җавапсызлардан нык яклыйк!

Өйрәтик без яшь буынны

Хөрмәтләргә Җир-ананы!

 

Ял иттеңме табигатьтә,

Чүбеңне җый син, әлбәттә.

Шул чагында Кояш көләр,

Чишмә челтерәп җавап бирер!

 

Кошлар матур итеп сайрар,

Шул көй-моңнарга күмелеп,

Җир-анабыз рәхмәт укыр

Кешеләргә – нык сөенеп!

Хамитова Камиля Мансуровна
Страна: Россия
Город: Альметьевск