Яшә, туган телем!
1. Татар телем! Син бит минем
Күңелемә якын телем,
Адаштырмас юл күрсәткән,
Ата-анам, әби-бабам теле.
2. Әгәр килеп сорасалар, мин әйтермен,
Туган телем минем — татар теле.
Аңла, дустым, анам теле — бердәнбер ул!
Саклыйк аны, яклыйк аны газиз телне.
3. Татар телем, беркайчан да югалмассың,
Дөнья тарихында сакланырсың.
Күпме еллар, гасырлар узса да син,
Милләтемнең йолдызы булып балкырсың!
4. Әй, татарлар! Горур булыйк!
Һәрвакытта булыйк милләтпәрвәр,
Кыенсынмыйк, оялмыйк без телебездән,
Мәңге бердәм булыйк, милләтәшләр!
5. Яшә, милләт, яшә халкым, яшә телем!
Өзелмәсен беркайчан да синең юлың,
Буыннардан-буыннарга без тапшырыйк,
Милләтемнең йөзен, моңын, һәр сулышын!