Шәйхи Маннур- Тулбай тургае
Җырларында халык язмышы,
Басуларның көзге сагышы.
Агымсуның ярсу агышлары,
Гомерләрнең үтеп барышы.
Тулбаеның тулган айлы таңы,
Җырларында кабат яңарды.
Күңелендә хисләр ташымаган
Шундый моңлы җырлар язармы?!
“Каз көтүче” малайлары белән
Сабый чактан безне үстерде.
“Агымсу”га салып уйландырды,
“Муса”ларны безгә китерде.
Үзе булмаса да рухы исән:
Һаман көтә, сагына Тулбае.
Шәйхи Маннур- Тулбаеның гына түгел,
Бар халкымның җырчы тургае!
Мәгънә
Менә мин яшим. Көннәр уза.
Көннәр түгел, бер караңгылык ага.
Күземне ачам- таң.
Күземне йомам- төн.
Ә шушы арада ни бар?
Бушлык?
Сорыйлар: нигә сулыйсың?
Үзем дә сорыйм: нигә?
Бәлки беркемгә дә кирәк түгел
Бу тибрәнү, бу сагыш, бу яшәү?
Кешеләр эзли бәхетне.
Мин эзлим… нәрсә эзлим?
Үземне эзлим, бәлки?
Ә үзем юк бит әле.
Юк, мин бар. Тән бар. Кан бар.
Йөрәк тибә: тук-тук, тук-тук.
Ә йөрәк дигәннәре ул бит бер мускул.
Нигә аны «җан» диләр?
Әгәр Җан булса, кайда ул?
Нигә эчемдә бер бушлык?
Нигә ялгызлыктан башка
Бирер бер нәрсә юк?
Бәлки, шушы сорауларны бирү —
Инде мәгънә үзе?
Бәлки, яшәү — бу саташу,
Ә сорау — яшәүнең йөзе?
Белмим. Белмим. Белмим.
Бер нәрсә белмим бу дөньяда.
Тик шуны гына аңлыйм:
Мин яшим. Нигә? — дип сорарга
Дүсмәтем
Туган авылым Дүсмәтем минем,
Мин анда тудым,үстем.
Дусларым белән бергәләп,
Урамда уйнап йөрдем.
Бик гүзәл минем авылым:
Янында гына урман.
Җиләк, гөмбә, чикләвеген
Чиләкләп җыя торган.
Тавы дисәң- тавы бар,
Чишмә дисәң-чишмәсе!
Тауларына менсәң әгәр,
Хозурланып төшәсең.
Чишмәсенең саф суы
Бәлзәмнән дә тәмлерәк.
Җирдә бүтән бер авыл юк,
Дүсмәтемнән ямьлерәк.
Укытучыма
Укытучым, нинди сабыр бит Син
Өйрәтәсең безне укырга.
Белем биреп, хәерле юл теләп,
Озатасың ерак юлларга.
Рәхмәт Сиңа, бикле сер сандыгым,
Рәхмәт Сиңа, белем дөньясы.
Син булганда гына кояш балкый.
Син булганда килә укыйсы.
Иң-иң гүзәл кеше Син икәнсең,
Иң-иң сабыр кеше Син икән.
Синдәй горур, затлы, мәрхәмәтле,
Җир йөзендә тагын бар микән?!
Ягымлы һәм яхшы күңелле Син,
Тынгысызлык Сиңа бирелгән.
Бәхетле бул, укытучым. Кайгы күрмә.
Изге теләк күңелем түреннән.