XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Шаян

Әминәнең яраткан песие бар иде. Ул аны бик нык яратып “Шаян” исемен кушты. Алар бергә уйныйлар иде. Тик Шаянның, һич тә көтмәгәндә йоны коела башлады. Бу аның әнисенә бер дә ошамады. Әминә Шаян белән уйный башласа, гел ачулана торган булды:

— Тагын бөтен җиргә шуның йонын тутырасың инде. Туйдым, — диде ул ачуланып.

Әминәнең моңа кәефе төште. Тик нишләсен?! Ул – әле кечкенә шул. Әнисенә бер сүз дә әйтә алмый ул.

Ә беркөнне Шаян юк булды. Әминә бик кайгырды. Берничә көннән ул әтисе белән әнисенең сөйләшүен ишетте:

— Теге песине чүп савыты янында урамда калдырдым. Көн дә йон тазартып арыдым, — диде әнисе әтисенә.

— Кирәкмәс иде. Әминә белән бик дуслар иде бит…

Кинәт Әминә йөгереп чыкты:

— Әни, ул бит әле кечкенә. Аны кем ашатыр? Усал син! Алай ярамый! – диде.

Көннәр үтә торды. Шаян, үзенең хуҗабикәсе аны чүп савыты янында калдыргач, аны көтте. Урамда, башка көннәрдәге кебек йөрербез дә, керербез, дигәндер инде. Тик хуҗабикә генә килмәде. Шаянның ашыйсы да килде. Әминәне дә сагынды. Шулай итеп аның хәле дә бетте. Яңгырлар да еш ява башлады. Көз җитә иде. Шаян өшеде. Ул хәлсезләнде.

Әминәгә дә авыр иде. Ул Шаянны урмадагы әрҗәләр тирәсеннән эзләде, тик тапмады гына. Ә беркөнне Әминә авырып китте. Әнисе нишләргә дә белмәде. Аның температурасы да төшмәде, бөтенләй сөйләшми башлады. Төшләрендә Шаянны чакырды кыз.

— Әнисе, әйдә Шаянны эзләп карыйк. Бәлки табарбыз, -диде әтисе. – Бала үзенең дустын сагына бит. Терелеп китәр бәлки.

Шулай итеп Әминәнең әтисе белән әнисе Шаянны эзләп киттеләр.

Әнисе песине үзе калдырган урынны тиз тапты. Тик песи генә юк иде.

— Шаян, Шаян!…

Шаян бу таныш тавышны ишетте. Тик эндәшергә хәле генә юк иде.

— Әнисе дим. Кара әле. Син нишләттең бу җанны. Үлгән бугай ул! Шулай ярамый инде. Кеше бит син! Аның хуҗасы.

Әни кеше песине кулларына алды. Бу вакытта аның күзләреннән яшьләр тама иде.

Алар тиз арада ветеринария бүлегенә киттеләр. Ярый әле, табиб, терелер, диде.

Әминәнең әнисе песинең йоныннан арыган булса да, хәзер авыру песине дә, кызын да карады. Әкрен генә Әминәнең температурасы төшә башлады.

Ә бер көнне Шаян да тавыш бирде.

Тиз арада әни кеше песине кызы янына алып килде.

— Кызым, Шаянны таптык, — диде ул.

Үзе бу вакытта елый иде.

Садрутдинова Марьям Рамилевна
Страна: Россия
Город: п.г.т. Уруссу