Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Шатлык гөле

Ямьле җәй җиткән. Табигать яшәргән, алмагачта аллы-гөлле алмалалар үскән, кызыл чияләр, кара карлыганнар өлгергән.

Ике күрше бакчада эшләгәндә күрешкәннәр, ди. Сөйләшкәннәр, бер-берсенең хәлләрен белешкәннәр. Берсе икенчесенә:

– Мин кәнфит агачы утырттым әле, – дип мактанып алган. –  Кәнфитне җиргә күмдем дә су сибеп үстердем. Икенчесе, күршесе әйткән сүзгә ышанып, тагын да яхшырак эшләү теләге белән җиргә үзе ярата торган шоколад күмгән, ди. Көн саен су сибә икән. Беркөнне матур гына бер үсемлек тишелеп чыккан. Вакыт узган саен, үсемлек үскән, чәчәк аткан. Ә чәчәкләре, әйтерсең алмаз ташлары. Шундый матур көрән төстә икән. Малай аны, чынлап та, шоколад агачы үсә, диеп уйлаган.

Малай һәр көн, иртән торуга, йөгереп бакчага чыга икән. Җәй буе  тәрбияләгән ул үсемлекне. Әмма ул орлыктан гайре берни дә бирмәгән, чөнки бу бер гади бакча чәчәге икән. Тик аны шулай яхшы карап, тәрбияләп үстергәнгә, ул чәчәк, шундый матур булып, бакчаны бизәп торган.

Бакча яныннын үтеп йөрүчеләр: “Нинди матур чәчәк үстергән… Тирә-якны балкытып утыра… Нинди уңган малай!..” — дип соклануларын яшермиләр икән.  Малай да, шоколад үсмәгәнгә, күңелен төшермәгән, киресенчә, кешеләргә шатлык китерә торган гөл-чәчәк үстерә алуына  сөенгән генә. Шулай итеп, малай үз куллары белән матурлык тудырырга өйрәнгән, ди.

Кешеләрне сөендерү – нинди зур бәхет!

         

 

Хамидуллина Алия Рамилевна
Страна: Россия
Город: Буинск