Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Шәл бәйләдем…

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем

Шәлем җыйдым бер учка

Җыймадым шәлем бер учка

Сөйләр сүзем гел истә…

Хәтер йомгaгы.

Яңа. Бар да яна. Яңа уку елына яңа өметләр баглана, яңа үзгәреш, яңа мин. Тик хатирәләр генә дөрләп яна.

Шырпы сызыла, бер аяусыз миңа атыла. Мин дә шушы утлы сугыш катнашучысы булдым. «Күпләр жиңеп чыга бит, без жиңәрбезме?» – шундый уйлар туа һәр карашым аңа төшкәндә.

Беренче елны ук мин сине үземнеке итәргә карар кылган идем, өмет тудырдым күзләреңдә, ә син, нахакка рәнҗеттең, «ул сине бары куллана» дигәннәрне бер оятсыз тыңлап утырдың. Без гашыйк идек бит! Тик… Мин киттем. Син салкын урталыкта ялгызың басып калдың. «Каян эзләргә соң сине?» дип инәлеп кычкыруыңа, мин, ишетеп: «Үрел югарыга, сабыр ит, могҗиза көтүең дәвам ит!» диярмен. Безнең юллар аерылышты. Мин яңа бусагадан дәвам итәм юлымны…

Бәхет җебенең башы.

«Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,

Шәлнең башын калдырдым…»

Радиодан агылган бу җыр бүлмә эчендәге эңгер-меңгергә кушылып, үткәннәрнең капкасын ачкандай булды. Әбекәй, тәрәзә катындагы кәнәфиендә тын гына утырган җиреннән, тирән итеп сулап куйды. Аның карашы каядыр еракка – гомернең инде күз күреме җитмәслек еракта калган яшьлек ярына юнәлгән иде.

– И-и, балам… Бу җырның һәр сүзендә минем яшьлегем агып бара, – дип пышылдады ул.

– Беренче мәхәббәт, беренче сагыш… Барысы да шушы җырдагы кебек «калдырылган шәл башы» сыман төенләнеп калды. Ләкин иң мөһиме – шул калдырылган төеннән яңа тормыш үрергә өйрәнү…

Ул, калтыранган куллары белән янындагы иске сандыгын ачып, каяндыр төптән, ап-ак кәгазьгә төрелгән бер төенчекне тартып чыгарды. Аны сак кына ачкач, бүлмәгә кипкән мәтрүшкә һәм искелек исе таралды. Бу – заманында ап-ак булып, хәзер инде сары сагыш төсе алган нәфис мамык шәл иде. Шәлнең бизәкләре шулкадәр катлаулы, алар энә белән түгел, ә уйлар белән үрелгән диярсең.

– Кара, балам, – диде ул, шәлнең бизәкләрен сыйпап. – Менә бу урындагы һәр бизәккә мин аның исемен пышылдап салдым. Ул вакытта дөньяның бөтен гүзәллеге шушы элмәкләргә сыяр кебек иде. Безнең тарихыбыз менә шушы җепләргә бәйләнгән. Аның белән буранлы кичтә, әнә шушындый шәлгә төренеп, гомерлеккә вәгъдәләр бирешкән идек… Ләкин язмыш җебе без уйлаганча үрелмәде. Ул китте, ә шәл калды. Шәл генә түгел, аның һәр бизәгенә сеңгән хатирәләр калды. Тормышымның иң авыр, иң буранлы мизгелләрендә бу шәл мине җылытып кына калмады, ул миңа көч бирде. Иңнәремә салсам – җанымдагы бөтен авырлык таралган кебек була иде. Бу гади кием түгел, кызым, бу хатын-кызның үз бармаклары белән үргән калканы. Ул үз эчендә барлык ачуларны, сагышыңны һәм сине саклый…

Әбекәй шәлне минем иңнәремә салды. Аның җылысы җаныма үтеп кергәндәй булды. Ул миңа туры карап, үзенең төп нәсихәтен әйтте:

– Син, кызым, ташлама бу шөгылеңне. Исемдә, кечкенә чагыңда энәләрне ничек оста уйната идең… Нигәдер ташладың, оныттың. Ә бит шәл бәйләү – ул туку гына түгел. Ул – җанны дәвалау. Дөньяң буталып, уйларың таркалганда, кулыңа энә ал. Һәрбер элмәк белән син үз фикерләреңне тәртипкә саласың. Шәл бәйләгән хатын-кызның җанында буран булмый, чөнки ул үзенең сабырлыгын, назын һәм догасын шул җепкә үрә. Төеннәрне чишәргә, ялгышларны сүтеп яңадан башларга өйрәтә ул…

Мин дәшмәдем. Өстәл читендә яткан көмеш энәләргә карадым. Алар мине таныган кебек, лампа яктысында ялтырап куйгандай булдылар. Әйе, мин бәйли беләм. Бармакларым әле дә шул “бер аша, бер тышка” дигән ритмны онытмаган. Тик кайчандыр калдырган шул “шәл башын” яңадан ялгарга гына куркам. Куркам сыман…

***

Быелгы җәй аеруча рәхәт: ел буе укудан башы чыкмаган, конкурс арты конкурсларда катнашып, йолдызлык, олимпиадасын кичеп, соңыннан җәй эссесендә имтихан тапшырып, тырыша-тырмаша аттестат алган тугызынчы сыйныфлар гына белә кебек бу рәхәтлекнен кадерен. Саф йотым. Йөрәк кадаусыз сулыш алу. Алар бу ялга лаек. Мин дә лаек! Кызыл аттестат, өстәвенә! Кайвакыт тик утырган вакытларда үземне гаепле итеп тоя башлыйм. Әле берәр сәгать ятып торсам, әти: “Бу эш иясе өч бөртек эш эшли дә, шулай ята да ята” дип, мине үрти. Үземнең ике сәгать буе туктаусыз эшләвем искә төшкә дә, “Әйе, менә, ятмасам тагын!” дип үртәләм дә, икенче ягыма борылып ятам. Үзем дә бер генә көн дә шөгыльсез тора алмыйм, көне буе эшләсәм генә, “хакимият” кичке уенга чыгарга ризалык бирә. “Хакимият” дигәне әти була. Алар мине берәү белән генә чыгарырга риза һәм мин шуңа канәгать. Ел дәверендә тырышуның нәтиҗәсе – бүгенге рәхәт кич.

Җәй үз көе белән көзгә таба авыша…

Май ае мизгелләренә кайтсак, сыйныфташларым арасында 10-11 сыйныфны дәвам итүче мин генә. Алар, урта мәктәпне тәмамлап, кайсы техникум-училищега, кайсы билгесез шәһәрләргә юл тотты. Мин исә, мөстәкыйльлекне үз кулыма алып, соңгы кыңгырау чыңлаганның икенче көнендә үк, район мәктәбендә 10 сыйныфка кабул итү имтиханнарын эшләп укырганым кабат күз алдымда. Бу мәктәптә берничә ел элек мин бер елга якын укыган идем инде… Бер суга ике тапкыр кермиләр, диләр. Керәләр икән, керәләр генә түгел, колачлап йөзәләр дә.

Язмышның яңа бизәге.

Беренче кыңгырау нәниләр өчен беренче булса да, кемдер өчен ул үткәннәр кайтавазы булып яңгырый. Тапталган эзләргә басам, алар ниндидер җылылык белән тулалар…

Авыл кызы булганга күрә, мин интернатта яшим. Дүрт стена, катгый режим һәм киләсе елга көтелгән имтиханнар… Җиңел түгел, әлбәттә. Тормышымның бердәнбер яктылыгы – параллель сыйныфта укучы, бар җан тынычлыгымны урлап китүче егет иде.

Төгәл 3 ел элек минем сүнеп бетеп барган күңел учагына берәү җиһан кадәр бер кочак утын якты, төгәл 3 ел элек ярылган яралар яңадан яралды. Берәү ачкычсыз йозакны эретеп ачты, төннәрен ялгызлык тәрәзәсен шакып, көндезен җимереп кереп, мине бәхет белән янучы йортына алып керде. Ул берәү –Шиһаповлар гаиләсеннән Әнвәр иде.

Җәй көннәрендәге кич чыгуларны интернат тормышы башлангач булган күрешүләр белән чагыштырып булмый: алар дәрес арасындагы кыска тәнәфесләр һәм мәктәптән соң капка янында күзгә-күз карап үткәргән биш-ун минут белән чикләнгән.

Ләкин безнең бәхет юлында торган бер зур киртә бар. Ул – Әнвәрнең әтисе, мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча завучы Лимар абый. Кемдер өчен сөйгәненең әтисе үзенең әтисе кебек, һәрвакыт җылы карашлы, якын элемтәдә торучы. Тик минем очракта тугел. Ул мине күрә алмый. Безнең арада салкын сугышлар. Аның өчен мин – улының алтын вакытын алучы, имтихан алдыннан башын әйләндерүче «интернат кызы».

– Шиһаповларның дәрәҗәсен төшерәсең, – дип пышылдый иде ул минем янымнан үткәндә, салкын күз карашы белән телеп.

– Укытучы улына син тиң түгел. Ул зур кеше булырга тиеш, ә син аны аска тартасың, түбәнгә сөйрисең, юк-бар сүзләр белән башын әйләндерәсең…

– Үз дәрәҗәңне бел! Юлыма аркылы төшмә! Чынга ашмас хыяллар белән яшәмә! Юкса мин сине..! Тиң түгел син, аңлыйсыңмы, тиң түгел!

Тиң түгел! Тиң түгел… Лимар абыйның күзләренә туры карап, сер бирмәскә тырышып, җиңелчә елмаям:

– Укытучы улына иң яхшысы гына лаек дидегез бит… Менә мин аның янында. Димәк, логикагыз эшли, Шиһапов абзый! Комплиментларыгыз өчен рәхмәт инде!

Лимар абый ачуыннан ни эшләргә белмичә, чарасызлыктан китеп бара.

Бер көнне хәлләр бөтенләй катлауланды. Көн кичкә авышкан иде. Болай да иренчәк кышкы кояш таба төбендәге майлы эз кебек офыкка таба шуыша. Ә мәктәп-интернатта тормыш көн-төнне белми, монда туктаусыз укыту-тәрбия эше кайнап тора. Математика кабинеты шушы урынның иң кызган урыныдыр, мөгаен. Имтиханга әзерләнеп утырганда, Әнвәр минем янга керде. Математика миңа авыр бирелгәнгә күрә, ул миңа катлаулы теманы аңлатырга кереште. Әнвәрнең сөйләме мине акылымнан яздыра иде: һәр әйткән авазы шундый тәмле итеп яңгырый, үзем бүлмә җылысыннан эрим, аның тавышы бишек җырыдай көйләнә, мин исә аның җилкәсенә башымны сала төшәм. Әнвәр математикадан аерылып, мине башымнан сыйпый. Шушы мизгелдә ишек ачылып китте. Бусагада Лимар абый басып тора: йөзе кайный, күзләрендә нәфрәт чаткылары уйный.

– Менә сиңа «уку»! – дип кычкырып җибәрде ул. – Дәрестән соң буш кабинетта нинди оятсызлык бу! Иртәгә үк директорга гариза язачакмын, сезнең болай «йөрүегез» мәктәпнең абруен какшата!

Әнвәр нидер әйтергә теләде, ләкин әтисе аны тыңларга да теләмәде. Бу вакыйгадан соң Лимар абый мине күрмәскә тырыша башлады, ә Әнвәрнең «тәкъдирен» үз кулына алырга карар кылды. Аның уенча, Әнвәргә минем сыйныфташым Зифа – башын күтәрмичә көнен-төнен дәреслекләр артында уздыручы, үрнәк укучы – туры килә икән.

10 нчы сыйныфка кадәр Әнвәр белән Зифа бер сыйныфта укыганнар. Зифа өчен нинди уңайлы вакыт килеп чыга, ул барысын да кулланып калырга тырыша: математиканы аңламыймы – «Әнвәр, аңлат әле миңа», бүлмәдә салкынча булса – «Әнвәр, мин туңам».

Бервакыт коридорда Лимар абыйның Зифа белән бик назлы гына сөйләшеп торуын күрдем. Сак кына терәлеп тыңлап тордым:

– Зифакаем, син киләчәктә Әнвәр белән бер югары уку йортына керергә тырыш инде. Сез бит булачак Шиһаповлар гаиләсе!

– Лимар абый, сез миндә шикләнмәгез! – дигән булды Зифасы.

Боларны ишеттем дә җаным кайнап чыкты. Тыела алмыйча, бүлмәгә кереп киттем дә үземә-үзем ант иттем:

– «Нәфисә булганчы, Зифа булса иде!» дип утыра күрмәгез тагын, иптәш Шиһапов! Хыялларыгыз зурдан икән! Килен булып төшеп куярмын әле! Күрмәгәнен күреп, яңача яши башлар!

Интернатка кайткач, гадәттә, минем җаным басыла. Әнвәрне озаттым, тәмләп чәйләр эчтем, моннан да яхшырак нәрсә була ала? Була ала! Интернат ишеген ачу белән дөньядагы иң гүзәл, иң елмаючан йөзне күрдем: Лимар абый, әйтерсең, могҗиза көткәндәй утыра, тик мине күрүе белән могҗизаларына ишек ябылды, йөзе сүрелде. Бүген Лимар абыйның интернатта кизү тору чираты икән.

– Көннәр хәерле булсын, Лимар абый! – дип, ачуын китерәсе килеп, мин елмая-елмая кереп киттем.

– Сине күргәч, хәерле түгел инде ул – дип, ул ата мәче сыман мырланып калды.

Билгеле, Әнвәрнең әтисенең сүзләре миңа бернәрсә дә бирми. Минем канымны кыздырган бердәнбер нәрсә – Зифаның Әнвәр янында уралуы һәм Лимар абыйның Зифага бик артыгы белән якты өметләр бирүе.

Әбекәйнең «Кызым, шәл бәйләү — җанны дәвалау» дигәнен исемә төшереп, тынычлануым чарасына тагын бер өмет бирергә булдым.

Энәләр чылтыр-чылтыр килә… Һәр яңа рәт белән шәл зурая бара, ә аның бизәкләре арасына ниндидер серле код – укый белмәгән кешегә аңлаешсыз, ә җаны белән тоючыга ачык булган гомер тарихы языла. Шәм яктысында ап-ак бизәкләр җанлангандай була, һәм алар арасында кемнеңдер күз карашы, кемнеңдер җылы сулышы яшеренгән кебек тоела…

…Җомга көнне безнең мәктәптә ярминкә игълан ителде. Бөтен атна буе йокымнан калып, бармакларым талганчы шәл бәйләдем. Ул түземлек үрнәге иде. Җомга иртәсендә ап-ак кар бөртегедәй нәфис, мамыктай йомшак шәлне кулыма алгач, үзем дә сокланып куйдым.

Мәктәптә ярминкә гөр килә. Мин шәлемне өстәлгә җәеп салгач, дусларым, укытучыларым яныма җыелды.

– Нинди гүзәллек! Нәфисә, чын оста икәнсең! – дигән мактау сүзләрен ишетү күңелемне күтәрде.

Шулвакыт өстәл янына Лимар абый килеп туктады. Ул, белгеч кыяфәтендә шәлне кулына алып, чөйгә эләктергән кебек һавага күтәрде дә, йөзен чытып:

– Бумы? Бу нинди эш булсын инде? Төеннәре күп, бизәкләре дә тигез түгел… Нәфисә, мондый шәлне ярминкәгә алып чыгып, кеше көлдермәсәң яхшырак булыр иде, – дип, шәлемне кимсетеп, өстәлгә ташлады…

– Рәхмәт, Лимар абый, сезнең бәя бирүегез миңа тик файда гына, – дип жавап кайтардым.

Нәкъ шушы вакытта яныма кем килде дип уйлыйсыз? Зифа! Күзләрем минем шәлемнән ала алмыйча:

– Нәфисә, бик үпкәләмә инде, – дип елмайды ул. – Лимар абыйның бүген кәефе юктыр. Әйдә, сат миңа бу шәлне, үземә алырмын.

Зифа үзен бик акыллы дип санаса да, минем идеям бар иде.

Бер сәгатьтән соң мәктәп коридорында кешеләр төркемен күреп алдым. Уртада – Лимар абый. Ул кулына шәл тоткан да, соклануыннан нишләргә белмичә:

– Менә бу эш ичмасам! Кем бәйләгән моны? Зифа, синме? Карагыз, нинди нәфислек, нинди төгәллек! Бу чын останың эше! – дип мактау сүзләрен тезә.

Барып карасам, Зифа минем шәлемне үзенеке дип Лимар абыйга күрсәтә. Зифа исә, берни булмагандай: «Әйе, төннәр буе йокламый бәйләдем», – дип ялганлап тора.

Минем эчемдә ут кабынды. Халык арасыннан үтеп, Лимар абый янына килдем.

– Лимар абый, сезгә бу шәл чынлап та ошыймы? – дип сорадым.

– Ошый гынамы соң! Бу – шедевр! Онытыла барган шедевр! – диде ул, күзен дә йоммыйча.

– Кызык… Әле генә бу шәлне «төенле», «оят» дигән идегез. Бу бит – мин бәйләгән шәл. Зифа аны миннән яңа гына сатып алды.

Тирә-юньдәгеләр тынып калды. Лимар абый да каушап калды, йөзе кызарды, әмма үз хатасын танырга теләмәде. Ул Зифаны яклап:

– Нәфисә, көнләшмә! Зифаның кулында бу шәл бөтенләй башкача күренә, ул аны ничек тәкъдим итә белә! – дип, мине кире какты.

Мин ачы итеп елмайдым. Үзеннекен тукыйсы билгеле иде. Тиздән бер таныш булмаган кеше тавыш тузганын ишетеп, безнең таба юнәлде:

– Ни булды? Ни өчен җыелыштыгыз? Нигә тавыш чыгарасыз?

– Юк, юк, Зифаның нәфис шәлләренә сокланып торабыз, – дип, Лимар абый тавыш иясенә җавап бирде.

– Зифаның? Бүген Зифа да үз шәлен тәкъдим иттемени? Мин Зифаның Нәфисәдән шәл сатып алганын күреп тордым. Ялгышасыз сез, иптәш Шиһапов! – диде миңа таныш тоела башлаган тавыш.

Ул җөмләсен тәмамлады да, күз явыннан югалды. Бар кеше гаҗәпләнеп калды. Бу кешенең тавышы кайчандыр күңелемә бик якын иде. Кем син, таныш тавыш..?

Иңнәргә сарылган дога.

Вакыт җил кебек очты. Лимар абыйның барлык каршылыкларына карамастан, Әнвәр үз сүзендә торды. Без укырга кердек, ә аннары…

Кунаклар мине Шиһапова дип атыйлар, һәм бу исем сезнең икебезгә дә килешә. Ул музыкада, көлүдә, бәйрәм сүзләрендә, телләрдә яңгырый.

Бүген минем туй көнем. Кышкы салкынча һавада ак күлмәгемнән гөл кебек ачылып, бәхеттән балкып торырга тиешле көн. Ләкин күңелемнең бер почмагында кара болытсыман авырлык ята: мин шәлемне онытканмын!

Төннәрен күз нурымны түгеп, туй көнемдә иңнәремне җылытып, кәләш образымны тәмамлап торыр дип ниятләгән шәлемне… онытканмын.

Машинада барганда, кулым белән янәшәмдәге бушлыкны сыйпадым да, йөрәгем “жу” итеп китте. Оныттым! Ничек инде?! Иң кирәк вакытта! Күңелемдәге шатлыкны үкенеч басты: шулкадәр тырышлыгым заяга калдымыни? Бу көнне мин нәкъ менә шул шәлем белән булырга тиеш идем бит…

Кинәт зал ишеге ачылды. Кунаклар арасыннан кара костюмлы, озын буйлы кеше күренде. Аның кулында – ак шәл. Ул салмак басып безгә таба килә башлады. Залда тынлык урнашты. Әнвәр аптырап миңа карады, ул бернәрсә дә аңламый иде. Ир-ат безнең янга килеп туктады. Ул битлеген салмады, тик шәлне сак кына минем иңнәремә салды. Шул мизгелдә мине таныш җылылык биләп алды. Ул кеше битлектә иде, битлеген салмаган бу кешегә карата минем күңелемдә сораулар гына калды. Бу – мин бәйләгән шәл иде.

Ул колагыма гына пышылдады:

– Сабыр ит, булыр сиңа могҗиза! Хәтереңдәме, “Үрел югарыга!” дип син миңа киткән чагыңда әйтеп калдырган идең? Нәфисә, сабырлыгың мине таң калдыра. Менә хәзер син югарыда басып торасың. Мин вәгъдәмдә тордым. Мин сине эзләп таптым.

Ул борылды да, залдан чыгып китте. Аның киткән юлында ниндидер яктылык, җылы нур калгандай булды. Ул үзенең соңгы бурычын үтәде – минем иҗатымны, минем җанымны үземә кайтарды.

– Нәфисә, кем иде ул? – дип сорады Әнвәр, шәлне тотып карап.

Мин тәрәзәгә карадым. Анда кар ява иде, шәлемнең ак төсе белән буталып, күзләрне камаштыра.

– Бу – минем үткәннәремнең җылысы, Әнвәр, – дип елмайдым мин. Ул үзенең вәгъдәсен тәмамлады.

Мин аның кем икәнен инде белдем. Тик үткәннәргә хатлар җибәрергә ярамый.

Мин ап-ак күлмәктән, ә иңнәремдә – үзем бәйләгән нәзек кенә ап-ак шәл. Лимар абый туй буе авызын ачып, сүзсез калды. Ул үзенең «тәрбияле» улының шундый кыю адым ясавына ышана алмады. Мин аның күзләренә туры карап елмайдым.

Хәзер без бергә матур тормыш кордык. Шиһаповлар гаиләсендә минем дә кагыйдәләр урнашты. Мин – бу яуда жиңүче. Лимар абый һаман да үзенчә тәртип урнаштырырга тырыша, безнең арада еш кына «салкын сугышлар» булып ала. Мин аңа чәй ясап бирәм, ә ул минем шәлгә уралып, нидер сөйләгән була. Без тату яшибез, ләкин бу татулык – үткен пычак йөзендәге кебек кискен. Мин – Нәфисә Шиһапова, һәм мин үз шәлемне Әнвәр Лимар улының язмышына мәңгелеккә бәйләдем. Лимар абый исә, ниһаять, «интернат кызының» катырак икәнен аңлады.

Тәрбия завучының өендә хәзер яңача тормыш башлана… Мин вәгъдә иткәнчә…

Зарина Газетдинова Айдаровна
Страна: Россия
Город: Актаныш