Принято заявок
2686

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Шәфкатьле бул, балам!

    

Минем әбием гомер буе укытучы булып эшләгән, балалар тәрбияләгән. Шуңа күрәдер, әбием миңа һәрвакыт үзенең кинәшләрен бирергә ярата. Менә шулай бер көнне, мин мәктәптән кайткач, әби белән сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утырганда, без кешенең холкы турында сөйләшә башладык.  Шунда әби миңа балачак вакытыннан күңелендә калган бер вакыйганы сөйләп бирде. Ә бу вакыйганы тыңлаганнан соң, мин дә киләчәгем турында уйлана башладым һәм  миндә төрле  сораулар туды. Кешенең язмышына холкы йогынты ясамыймы икән? Нинди холыклы кешеләр тормышта бәхетле булалар, уңышка ирешәләр соң?

         Булган ди, безнең авылда башкалардан бик аерылып торган бик бай бер гаилә. Байлыклары аларны шулкадәр тәкәббер иткән ки, алар үзләреннән башка беркемне дә яратмаганнар, хөрмәт итмәгәннәр. Кыскасы, алар  үзләрен генә дөнья тоткасы дип санаганнар. Өйләре дә, йортлары да хан сарае кебек бик зур һәм  матур булган. Өй эчендә ниләр генә булмаган! Бу гаиләдә ике бала тәрбияләнеп үскәннәр. Олысы 13 яшьлек малай, икенчесе  6  яшендәге кыз бала булган. Әти-әниләре балаларга Әймәт һәм Зөһрә дип эндәшкәннәр. Уллары  Әймәт тә әти -әнисе кебек бик явыз, тәүфыйксыз бала булып үсеп килгән. Ә кызлары Зөһрә исә, киресенчә, начар уйларны кире кага торган булган. Ул шундый ягымлы һәм сөйкемле кыз бала булган икән. Бу балалар да башкалар белән мәктәптә укып йөргәннәр. Ләкин уллары Әймәтнең авыл балалары белән укыйсы килмәгән.

-Әти, нигә син мине болай мыскыл итәсең?- дип, Әймәт беркөнне әтисенә ачуланып әйтеп куйган.

— Ни булды инде тагын? Нәрсә ошамый инде сиңа? Ни кирәк? – ди икән әтисе.

— Ә син, белмисеңмени миңа ни кирәген?! Мин сиңа күптәннән шул турыда әйтәм бит инде!

— Син тагын авыл балалары белән укырга теләмисеңмени?

— Бала дөресен әйтә бит! Бай була торып, балабызны әйбәтрәк уку йортында  укыта алмыйбызмы инде без?- дип әниләре дә кушылган.

— Эштән кайтып ял итәргә бирмисез сез! Әйттем бит инде әлегә бу сорау ябык! Башка уку елы тотынгач, берәр җитәкче белән сөйләшеп карармын, бәлки алырлар! Ләкин әлегә мина комачауламагыз!- дип баласын да, әнисен дә тынычландырган әтиләре.

         Әймәт инде куптәннән  бай балалары укый торган зур уку йортына укырга барасы килгән. Бу хакта әтисе белән әнисенә күптәннән зарланып килгән.

         Байлар мул  гына  тормышта үзләрен бик бәхетле тоеп яшәгәндә, авыл читендәге бер кечкенә генә иске йортта  бер ярлы гаилә яшәгән. Бу гаиләдә 3 бала тәрбияләнгән. Шуларның берсе Гали исемле булган. Аңа да 13 — 14 яшьләр тирәсе булган. Бик ярлы булса да, ул эчке  дөньясы бик бай булуы белән нык аерылып торган.  Бик тәрбияле, бик уңган һәм акыллы булган. Чөнки ул кечкенәдән хезмәтне яраткан, әти-әнисенә бик булышкан.  Авылда олылар аны  “Абдулла улы” дип йөрткәннәр. Чөнки Гали  йөзе белән дә, холкы белән дә үзенең үлгән әтисенә охшаган булган.

            Әймәт белән Гали бер сыйныфта укый торган булганнар. Әймәт, җае чыккан саен, рәхәтләнеп,  Галидән көлә икән. Ул аны ничек тә булса кимсетергә торган.  Әтисез үсүенә, бик ярлы булганга, укырга мөмкинлеге  булмавына үчекләп, башкалар янында һәрвакыт  Галине хурлаган һәм кыерсыткан. Гали  эченнән  бик  нык гарьләнсә дә,  аңа берни дә әйтмичә,  һәрвакыт дәшмичә кала алган.

             Ә беркөнне Әймәт үзенең дуслары белән елгага балык тотарга барган. Шулчак уйный-уйный, Әймәт йөзә белмәгән башы белән  елга уртасына кереп киткән. Шулчак ниндидер сәбәптән: әллә тирән җиргә чыккан, әллә су аска тарткан,  Әймәт бата башлаган. Моның  белән балык тотарга барган дуслары әллә куркуга салышып , әллә  юри чабыша – чабыша китеп барганнар. Әймәтне шунда калдырып киткәннәр.  Әлеге  мизгелдә  Гали көтү көтәргә барган булган. Елганың икенче як яр буенда уйланып утыра икән. Шулчак аның күзләре  ярдан ерак түгел генә кеше батканын күргән, һәм ул берни дә уйлап тормыйча,   тиз генә йөгереп суга сикергән һәм Әймәтне бәладан коткарган. Яр буена алып чыккач, чак-чак сулыш алган   Әймәткә Гали әйтә икән:

-Нәрсә хәл алдыңмы? Йөзә белмәгән башың белән нигә син елгага йөзәргә кердең? Әгәр дә мин якында булмаган булсам, батып үлә идең ич!

-Әйе. Минем бит үземнең батырлыгымны гына күрсәтәсем килгән иде.

-Хм…Батырлык… Син алайса,  башка кешене кимсетеп, рәнҗетеп, аны башкалар янында авыр хәлгә калдыруны да батырлык дип саныйсыңдыр! Шулай түгелме?

-Син, Гали, гафу ит мине….

— Мин сине гафу итәрмен, ләкин син гомерлеккә шундый кеше булып калырсың. Сина бу холкың һәрвакыт комачаулар. Көч белән тапкан барлык малны да, башкалар гөрләп яшәгәндә, син тормышның ямен дә бик тиз югалтырсың!- дип әйтте дә китеп тә барды.

       Бу сүзләр Әймәтне уйландырды, ләкин ул аңа игътибар итмәскә тырышып, өенә таба юл тотты. Күпме генә уйламаска тырышса да, Әймәтнең башында Галинең сүзләре бер яра булып ятты. Ул көнен дә, төнен дә шул турыда еш  кына уйланды, ләкин начар холкы аркасында  һәм дөрес тәрбия ала алмаганга, ул үзгәрә алмады.

      Бу хәлдән  соң  Әймәт Галигә кагылмады. Яна уку елы башлангач,  Әймәт зур уку йортына укырга китте. Гали белән шуннан бирле бер мәртәбә дә күрешмәгән.

       Еллар үткән. Галинең уз тормышы. Аның өч баласы, бик акыллы һәм бик чибәр хатыны бар. Үзе бик авыр  һәм җаваплы эштә эшли. Гомумән, аның тормышында бар да яхшы. Ә менә Әймәтнең тормышы башкача үрелде. Гали әйткәнчә, аның  тәкәбберлеге, начар холкы гомер буе  аңа комачаулады. Һәм шулай булып чыкты да. Ул эшеннән инде күптәннән куылган, гаиләсеннән аерылган, балаларын бер күреп  кочарга мохтаҗ.

           Бу вакыйгаларны сөйләп бетергәч, әби өстәп җибәрде:

-Кызым, күрәсеңме, баланың холкы кечкенәдән үк билгеле була башлый. Шуңа күрә, дөрес тәрбияне балачактан ук алырга кирәк. Әти һәм әнине  тыңларга, аларга ярдәм итәргә кирәк. Шулай ук беркайчан да кешене рәнҗетергә,  аның турында начар сүзләр уйлап чыгарырга ярамый. Кешеләргә карата мәрхәмәтле, рәхимле, шәфкатьле бул, балам!  Бай һәм дәрәҗәле булсаң да, тәкәбберлек һәм масаю сыйфатларын кире кагарга тырыш! Чөнки дөнья түгәрәк, бик тиз арада  син дә шундый авыр хәлдә калырга мөмкинсең ,  хәтта  ике тапкыр авыррак хәлләр кичерергә туры килер!

            Бу сүзләр мәңгегә минем йөрәккә кереп калды. Үзем белән бик сөенечле вакыйгалар булса да,  яки башкалардан кәефемне төшерә торган сүзләр ишетсәм дә, шул сүзләр хәтеремдә яңара.  Әбиемнең бу сүзләре мине гомер буе озатып барыр. Мин ышанам, алар киләчәктә миңа бик ярдәм итәчәк!

 

Низамова Гузель Альфредовна
Страна: Россия
Город: село Старое Дрожжаное