Күңелемнең бер кителгән мәле,
Эзгәләнә, әрни , сыкрана.
Йөрәк елый үксеп сабый төсле,
Илдә котычкыч сугыш – җеназа.
Бер догасыз үтми тәүге көне,
Ялгыз ана көндә сызлана.
Ике улы чыгып китте яу кырына,
Ни булганын белә бер Алла.
Бергәләнә күңеле, йөрәк чак –чак тибә,
Күзләрендә өмет чаткысы.
«Догада бул, балам! Сакла бер үк, Аллам!
Балаларым минем — йөрәк тоткасы”.
Көндэ хәбәр көтә ана,
Кайтып керер төсле уллары.
Җыерчыклы битен күз яшеннән сөртэ -сөртә,
Бар хозурын төби улларыннан килгән соңгы хатка.
Кинәт кояш байды,
Ай да кереп качты, дөм караңгы булды җиһан да.
Кайтты йортка ике кара табут,
Соңгы сулыш салды ана да.
Юк, булмасын канкоюлы сугыш!
Жир йөзендә тынычлыкка ни житә.
Эх, ятим ана, егет – уллар!
Сезгә тиеш иде бик күп язлар.