XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Саран Фәрит»

  

Саран Фәрит.

      Юктан саран дигән кушамат тагылып калды Фәриткә. Кушаматы белән исеме янәшә йөри аның.

       …Гаиләдә өч буын бергә  яши . Әбисе Фәритне, беренче онык булгангамы, аерым ярата. Көне- төне алар  бергә. Фәритнең  теле  дә «әттә», «әннә» дип түгел, чип-чиста  «әби» дип ачылды.  Күкнең җиденче катында  яшәде Фәритнең  Әминә  әбисе. Тәмле- тәмле сүзләр әйтеп сөйде оныгын. Әминә әбинең сөйләшүендә  бер үзенчәлек бар иде. Ул халык авыз иҗатын әллә бик яхшы белде, әллә өлкән буын вәкиле булгангамы, сөйләмендә ул  мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар күп куллана иде. “Бусагага утырма-кечкенә каласың”, “Авызыңны тотып иснә, шайтан кермәсен” һәм башкалар. Фәрит тә әбисен бик  ярата, шуңа да аны гел  тыңлый, аның сүзләренә  дә ышана иде.  Әбисе әйткән сүзләр белән Фәрит  хәтта әнисенә дә “кисәтүләр” ясый иде.

     Фәрит тә көннән-көн үсте.  Урамда иптәшләре белән дә уйнап йөри башлады. Урамнан уйнап кайткач, әбисе аны кочып-кочып сөя иде. Ә бер көнне ул Фәритне сөйгәндә: “Абау, улым, җилкә чогырың бигрәк тирән, ялганчы  булырсың, ахрысы!?”-дип куйды.  Фәртикә шул сүз җитә калды, аның бер дә ялганчы  буласы килми иде. Алдашу, ялганчылар турында әбисе аңа күп әкиятләр дә сөйләгәне бар. Шул көннән башлап, Фәрит, иптәшләрненең  җилкә чогырларына игътибар итә  башлады. Берсенең дә  чогыры тирән күренмәде аңа! Куллары белән мең тапкыр  капшап карый иде Фәрит җилкәсен һәм нинди тирәнлетә икән ул аның- бик тә, бик тә күрәсе килде. Көн туса,  җилкә чогырымны  күрсәт, дип.  әбисен аптыратып бетерә иде,

Бу эшнең мөмкин түгеллеген дә, әбисе әйткән  сүзләрнең бөтенесе юш килмәгәнлеген дә, Фәрит, үсә-үсә генә аңлады.

Акыллы малай булып үсте ул. Алдашуның, ялганлауның ни икәнен дә белмәде. Дөреслеге өчен кайвакытларда алдашудан да артык “эләккәнен”  искә ала Фәрит. “Экскаватор алып килеп җилкә чогырыгызны казытам”, — дип иптәшләренә әйткәнен дә,(көнләшеп түгел, алар кебек буласы килеп! ) “Бульдузер   чакыртып  җилкә чогырымны күмдерәм”, дип борчылып йөргән чакларын  да  көлеп искә  ала хәзер Әминә әбинең яраткан оныгы.

Шушы “проблема” белән шау-шу килеп йөргән арада, Фәрит үзенә “ялганчы” кушаматы алды да куйды.  Исбатлап-исбатлап йөрсә дә, төшмәде ул кушамат аннан, әбисе генә : “ Алма агачыннан ерак төшми,улым, нәселебездә дә ялганчылар юк, борчылма”,-дип оныгына  алтын киңәшен  бирде.

Кайбыч районы Морза Бәрлебашы авылы,

Мусина Фирүзә, 12 яшь

Мусина Фируза Тавзаровна