Нәрсә ул бәхет? Бу сорауга һәр кеше үзенчә җавап бирәчәк. Кайбер кешеләр үз бәхетен таба алмыйлар, аларга гел әйбер җитми: акча,ризык һәм иң мөхиме мәхәббәт. Ә кайберләре үз тормышлары белән сокланып, рәхәтләнеп яшиләр. Ризык җитмәсә дә, кием булмаса да, өйгә кайтыр җирләре булмаса да, алар барыбер җирне, күкне, яшәүне, һәр көнне яратып яшиләр!
Менә шундый бәхетле кешеләр авыл кырыенадагы зур урманда яшиләр. Бер чишмә янында, агачлар арасында Гөлчәчәк белән Галим бер берсен яратып, алар бәләкәй генә өйдә, җирне эшкәртеп, тормыш итәләр. Ләкин авыл кешеләре аларны өйләреннән урманга куып җибәрделәр. Галим –талантлы рәссам, Гөлчәчәк- җырчы. Нәрсә охшамаган авыл кешеләренә? Бәлки җавабын белә алырсыздыр. Ул- Бәхет. Гөлчәчәк белән Галим гел шатланып, көлешеп йөрделәр. Бакчаларына чыгып Гөлчәчәк һәр вакыт ниндидер моңлы көйне, сандугач сыман, җырлап җибәрә иде,һәттә авыл кешеләре дә Гөлчәчәк җырлавын тыңларга яраттылар. Гөлчәчәк җырлаганда Галим рәсем ясады, матур хатынының портретлары белән бөтен өй тулган иде. Аның эшләренә карап та халык шулай ук сокланып йөрде, ләкин кешеләрдә көнчелек туа башлады. Алар Гөлчәчәк белән Галимне аңламадылар һәм авылдан куып чыгарырга ризалаштылар. Шуннан бирле аларга урманда яшәргә туры килде. Аларның кечкенә генә өйләре булса да, ул йортта яшәү рәхәт һәм күңелле иде. Аның эчендә ниндидер ямь бөркөлеп тора иде.
Салкын кыш үтте, яз килде. Гөлчәчәк белән Галим җыйган җиләк-җимешләрне,яшелчәләрне ашап бу кышны үзләренең бәләкәй йортларында уздырдылар. Аларның кечкенә генә өйләре булса да, ул йортта яшәү рәхәт һәм күңелле иде. Аның эчендә ниндидер ямь бөркөлеп тора иде. Хәзерге язгы көннәрендә, алар якын дустының җылы яклардан кайтуын көтеп тордылар. Менә күктә кошлар төркеме күренде. Бер бәләкәй генә сандугач, төркеменнән китеп, аска төшә башлады. Гөлчәчәк аны таныды,кулларын өскә күтәрде дә, сандугачны өйгә чакырды.
-Исәнмесез, дусларым- сандугачның нечкә генә тавышы ишетелде.
— Исәнме, җан кисәгем! Кайларда булдың? Ничек кышны үткәрдең?-Гөлчәчәк сорарга тотынды.
-Мин булдым еракларда, җылы якларда. Карны анда күрмәдем, рәхәтләнеп яшәдем! Сез ничек кышладыгыз? Ураманда курыкмадыгыз мы?
— Юк, сандугач курымадык, без дә әйбәт кышладык. Ләкин Гөлчәчәк чирли, гел йөткрә дә, җырламый.- дип, Галим әйтте борчылып.
— Тукта, Галим, куркытма яңа килгән дустымны! Әйдә, киттек, ашатырмын мин сине!- дип, әйтте Гөлчәчәк.
Һии, ашады сандугач, бик яратты ботканы. Ашый-ашый, кайда булганын, нәрсә күргәнен сөйләде сандугач. Гөлчәчәк аны тыңлап шак катты.
— Нинди матур җирләр турында сөлисең син, Сандугач! Минем дә анда барасым килә!
— Әйдә, киттек, барырбыз! Оча алмасаң без хәзрүк чыгабыз да, кышка җылы якларга килеп җитәрбез.-дип Гөлчәчәкне котыртып утырды дусты.
-Юк, сандугач,мин аврыйм Һәм ул чирдән терелеп булмый. Сине генә тыңлап ул җирләрне күрә алырмын. Гафу ит. Мин бәлки яраткан көзне дә курмәм.- дип, әйтте Гөлчәчәк.
Дусты борчылды:” Нәрсә эшлим? Нәрсә эшли алам соң мин!?” –дип, уйга батты Сандугач.
Икенче көнне Галим Гөлчәчәк белән саубуллашып, урман уртасына рәсем ясарга дип китте. Кичәге Сандугач белән Гөлчәчәкнең сөйләшүен ул да ишетеп калган, һәм яраткан хатынына көзге урман рәсемен ясамакчы булды. Барганда ул Сандугач- иптәшенең моңсу җырлавын ишетеп калды.
-Исәнме, дустым сандугач! Яндырма минем йорәкне моңсу көйләрең белән, болайда беләм кайгыны.Җаным урын таба алмый, белмим нишләргә дә?
— Кайгыны?! Ничек белдең? Әллә безне тыңлап тордың? – куркып китте Сандугач.
— Әе,ишеттем.. Хәзер инде нишләргә? Ничек Гөлчәчәкне сөендрергә? Менә рәсем булса да “Көзге урман” күрсәтергә уйлыйм.- әйтте Галим башын иеп.
— Әйбәт фикергә килгәнсең, Галим. Әйдә барыйк бергәләп.
Барып чыктылар алар бер зур аланга. Галим әйберләрен чыгарып,рәсем ясарга кереште.
-Язны көз итеп күрү, авыр икән ул-диде борчылып Галим.
-Әе, дустым, шуңа күрә тырыш, ә мин сиңа җырлармын.
Сандугач җырлый башлады.Чыйный торган, икенче кошлар ишетелмәде. Аның моңлы көе урманның һәр почмагында ишетелеп җанны телгәләде.Урмандагы агачлар да аны ишетеп моңсу гына башын иеп тыңладылар. Табигать тә аның кайгысын аңлый иде сыман. Күктә ялтрый торган кояш, әкрен генә болытлар арасына кереп китте. Безнең Галим дә рәсем ясап бетерде, ләкин баребер үзенең эшен охшатмады.
— Ярар, кайгырма, китек, кояш батканчы өйгә кайтыйк.- диде Сандугач.
-Хәзер нишләргә инде?! Яратканыма көз дә күрсәтә алмыйм, ә ул бит үләчәк! Беләм үләчәген!- кычкырып җылый башлады Галим. Күпме аны Сандугач тынычландырмаса да ул баребер туктый алмады. Аның йөрәге озгәләнде. “Нәрсә эшләргә инде хәзер?” бер үк сорау турында уйлады Галим. Сандугач аның кайгылы йөзен күреп, нәрсә дияргә дә белмәде. Кинәт урмандагы Карт имән турындагы риваять Сандугачның исенә төште. Ул шундук, Галимне калдырып, Карт имәнне эзләргә дип очып китте…
Һәр көнне Сандугач урман буенча очып, зур карт имән агачын эзләде. “Бәлки ул белер ничек көзне тизрәк безнең урманга чакрырга” дип уйлап йөрде Сандугач. Менә көннәрдән бер көнне ул Карт Имәнне тапты. Аның каршысында бик зур кәүсәле, куе яфраклы, дәү имән тора иде.
-Карт Имән, исәнме, бу мин-Сандугач.-дип, ул исәнләште- Син бу җирдә күп нәрсә күрдең, гасырлар яшәдең. Булыш әле миңа, зирәк имән, кайгымда.
— Исәнме, сандугач-дустым. Әлбәттә булышырга шат мин, сөйлә тизрәк кайгыңны.- йомшак тавыш белән җавап бирде зирәк агач.
— Яши монда бер кыз, ул бигрәк матур җырлый иде,ишеткәнсеңдер? Ләкин ул чирләгән, бәлки якын арада бу доньядан да китәр. Безнең Гөлчәчәк көзне бик ярата. Белмисең ме син,ничек аңа көзне күрсәтеп була?
— Гафу ит, ләкин дустыңны терелтә алмыйм мин.
-Юк,юк… аны бер нәрсә дә терелтә алмый. Мин сиңа икенче сорау белән килдем. Ничек көзне безнең урманга чакрырга?
-Көзне? Белмим, ләкин син урманны көзге итеп күрсәтә аласың.
-Ничек? Әйт миңа, имән.-үтенеп сорады сандугач.
-Урманда алан бар. Шул алан уртасына канатларыңны җәеп ят та теләгең турында уйлап җырла. Синең йөрәгеңнән агач усентесе чыгар.Каныңнан чыккан агач кып- кызыл төстә булыр,Һәм бөтен урманны кызыл,кызгылт,сары төсләргә буяр.- дип, карт имән әйтте.
-Рәхмәт сиңа , Карт Имән. Сау бул. Мин бүтән килмәмдер. ..- башын иеп әйтте дә Сандугач, китте зур аланны эзләп.
Эзли торгач, ул, куе агачлар белән әйләндереп алынган, ямь яшел аланга килеп чыкты. Зур, якты алан тыныч кына узенең тормышын алып барды. Сандугачны күргәч, чәчәкләр таҗларын ачып, аның белән исәнләштеләр. Бәләкәй генә җәнлекләр шулай ук, Сандугач янына килеп, хәл белештеләр.
Сандугач аланнын уртасын күреп, әкрен генә шунда таба китте.
Ятты бәләкәй генә кош салкын җиргә, күкә карап, җәеп җибәрде канатларын һәм җырлый башлады. Аның моңсу көен һәркем ишеткәндер.Җылый-җылый җырлады сандугач, җир белән, күк һәм кояш белән саубыллашып. Аның бәләкәй генә йөрәгенең соңгы тибешләре ишетелде. Кинәт, йөрәге тукталды, ә түшеннән кып -кызыл агач үсентесе күренде. Канлы агач кояш нурларында йолык-йолык килеп, бөтен урманны да кызылайтты… Көз килде…Урман аңламыйча кызылйган яфракларын коя башлады. Бер вакыт, җир дә кызгылт юрган белән капланды. Көзге җил дә кайтып, әкрен генә улап җибәрде.
Галим Гөлчәчәк кырыенда елап утырды. Гөлчәчәк тә бүтән суламады. Кинәт, ул тәрәзәдән көзнең килүен күреп, кычкырып еларга тотынды.
— Синең көзне шулай күрәсе килгән иде, нишләп син азрак көтеп тормадың!? Нишләп!?- бер үк сорау башыннан чыкмады. Ләкин Гөлчәчәк баребер күзен ачмады.
Айлар үтте, яңадан яз җитте. Агачлар инде яшелләнделәр,ләкин Сандугач каныннан усеп чыккан агач беркайчанда төсен үзгәртмәде , ул һәрвакыт кып кызыл булып, мәңгеллеккә үзенең бәләкәй һәм көчле йөрәге турында белдертеп, яшәүнең кадерен аңлатып, урман уртасында һаман да горур тора.