(Әкият)
Борын-борын заманда урман эчендәге бик матур чишмә буенда ике дус яшәгән. Берсе — Сандугач, аның моңлы сайравы бөтен урманга яңгырап торган. Икенчесе — Чыпчык, ул һәрвакыт шаян, хәрәкәтчән һәм бик зирәк булган. Сандугач, чут-чут итеп, дәртле тавышы белән бөтен әйләнә-тирәне сокландырган. Чыпчык исә, чырык-чырык итеп, берсеннән-берсе кызыклы хәлләр турында сөйләп торган. Сандугач җырлары белән дөньяны матурлаган, ә Чыпчык үзенең зирәклеге белән тормышларын ямьләндергән.
Көннәрдән бер көнне Сандугач бик еракка, чит илләргә очарга җыенган. Ул бик борчылган, чөнки үзенең газиз дустын ташлап китү аңа кыен булган. Чыпчык та бик кайгырган, Сандугач тирәсендә бөтерелеп:
— Син минем иң-иң якын дустым, мин сине беркайчан да онытмам! — дип чыркылдаган.
— Мин дә сине бик-бик яратам, син минем иң кадерле дустым! — дип сайраган Сандугач һәм, дусты белән саубуллашып, ерак юлга чыккан.
Дусты киткәч, Чыпчык моңсуланып калган. Ул һәр көнне, менә Сандугачым кайтыр, дигән өмет белән үткәргән.
Сандугачның юлы шактый озын булган. Ул күп җирләрне күргән, төрле көйләр ишеткән, ләкин аның йөрәгендә һәрвакыт дусты Чыпчыкның шат чыркылдавы яшәгән.
Көннәрдән бер көнне Сандугач чит илдә бер җыр ишеткән. Бу җыр аңа Чыпчыкның җырын хәтерләткән, ләкин Сандугачка ул моңсу булып тоелган. Аның дусты Чыпчыкның җыры күңелле, шат иде бит! Менә шунда Сандугач дустын юксына башлаган. Үзләре яшәгән урманны исенә төшергән, челтерәп аккан чишмәне күрәсе килгән. Туган якка кайту һәм дустын күрү теләге шулкадәр ныгыган, Сандугач үзенең бар көчен җыеп юлга чыккан. Юл буе ул үзенең иң матур җырларын башкарган, туган урманын, кадерле дустын исеннән чыгармаган.
Көннәр, айлар үткән, язлар җиткән, ә сандугач озын-озак юлда булган. Нинди генә кайгы-хәсрәтләр, давыллар күрмәсен, туган оясына, җан дусты янына кайту теләге аңа көч биргән, канатларын ныгыткан.
Алтын кояш баткан. Көмеш ай калыккан. Үзенең йомшак нурлары белән җир йөзен яктырткан. Сандугачка әле Кара диңгез аркылы үтәсе бар икән. Менә кинәт кенә болытлар куерган, давыл купкан, коеп яңгыр ява башлаган. Сандугачның йөрәгенә курку кергән, әле кайтасы юл озын булган. Караңгы болытлар эченнән яшен атылып чыккан һәм мескен кошның канатын яралаган. Сандугач Көмеш айга үтенә башлаган:
Әй, якты Көмеш аем,
Ярдәм итче, дускаем.
Яраланды канатым,
Ә үзем бик арыдым.
Сукты яшен канатка,
Давыл уйный һәр якта.
Күңелем түгел тыныч.
Кисәдер кебек кылыч.
Туган як мине көтә,
Сагыналар дусларым.
Исән-сау кайталмасам,
Кемгә калыр җырларым?
Көмеш ай Сандугачның өзгәләнеп үтенүләрен ишеткән һәм ярдәмгә килгән. Ул хәлсезләнгән кошчыкны ипләп кенә учларына алган да ярга таба очкан. Сандугачны җиргә куйгач, яңадан күк йөзенә күтәрелгән. Хәлсез Сандугач таңга хәтле йоклаган. Уянгач та, Көмеш айга рәхмәт җырын башкарган. Кичәге төн инде аңа куркыныч төш кебек кенә тоелган. Яр буенда бик тыныч, беркем дә юк икән. Ялгыз Сандугач ярдәм эзләп киткән, аның канаты бик авырткан. Ерак түгел ул кечкенә генә өйләр күреп алган. Ул иң беренче өйгә барып кергән.
— Исәнмесез, бу өйдә кемнәр яши? — дип сораган ул.
— Без тутый кошлар гаиләсе, рәхим ит, нәни кошчык, — дигәннәр хуҗалар.
Тутый кошлар бик дус һәм күңелле кошлар булганнар. Сандугач аларга үзенең хәсрәте турында сөйләп биргән. Кошлар аңа булышырга теләк белдергәннәр.
— Безнең утрауда бик акыллы һәм зирәк табиб Тутый бар. Ул синең канатыңны бик тиз дәвалар, — дигәннәр. Бергәләшеп, Сандугачны табиб Тутыйга алып киткәннәр.
Бу кош, чыннан да, бик оста табиб булып чыккан, Сандугачның ярасын тиз арада дәвалаган. Сандугач бик шатланган, ләкин, канаты ныгыганчы, бу утрауда бер атна яшәргә тиеш булып чыккан.
Бер көн узган, ике көн узган, Сандугач үзенә дус-ишләр дә тапкан, канаты да ныгый башлаган. Беркөнне ул утрауда бик матур ямь-яшел агач күргән. Аның, шушы агачка кунып, туган як җырын сайрыйсы килгән.
— Дускай, ул агач бик матур, ләкин анда яман елан яши, куна күрмә! – дигәннәр тутый кошлар.
Тик Сандугач җырсыз яши аламы соң?! Көмеш ай батып, Алтын кояш калыккан вакытта ул агач ботагына кунган да яраткан җырын җырлый башлаган. Күңеле шатланган, җаны тынычланган. Менә шул вакытта ботаклар арасыннан яман елан шуышып чыккан. Ярый әле, Сандугач еланны күреп өлгергән, ул тиз генә аска таба атылган. Елан да аның артыннан аска таба шуышкан. Ләкин сандугач хәйләкәррәк булып чыккан. Елан, шуышып, сазлыкка барып төшкән, ә Сандугач, канатларын кага-кага, югарыга таба очып киткән.
— Сау булыгыз, кадерле дусларым — тутый кошла-а-а-а-р! Ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә, мин сезне мәңге онытма-а-а-а-м!- дип кычкырган ул үзенең яңгыравык тавышы белән һәм юлын дәвам иткән.
Менә инде туган урманына да ерак калмаган. Бер заман Сандугачка урман шавы, челтер-челтер аккан чишмә тавышы ишетелгән. Шул чишмәгә кушылып, дусты Чыпчыкның чырык-чырык килеп чыркылдавы да килеп ирешкән. Бөтен көчен җыеп, Сандугач алга таба очкан. Шатлыгыннан:
-Бу минем туган җире-е-е-е-м! — дип, кычкырып җибәргән.
Караса, таныш чишмә янында аның Чыпчыгы утыра икән. Әзрәк олыгаеп та киткән, ләкин элекке кебек шаян һәм зирәк икән. Сандугачны күргәч, Чыпчык бик шатланган, шатлыгы эченә сыймаган. Дуслар, кочаклашып, сайрашып, чыркылдашып күрешкәннәр, күптәнге сагынуларын белдергәннәр.
— Дустым, Сандугачым, син кайттың! Мин сине шундый сагындым! — дигән Чыпчык. Аның күзләренә яшьләр тыгылган.
— Мин дә сагындым сине, дустым! Синсез дөньям күңелсез иде! — дигән Сандугач, моңланып. Бик тә, бик тә шатлыклы күрешү булган бу!
Шуннан соң инде алар гел бергә яшәгәннәр. Чыпчык дустына урман эчендә булган вакыйгаларны, яңа хәбәрләрне җиткергән. Сандугач исә башка илләрдә күргән матурлыклар, ишеткән моңнар турында сөйләгән. Туган җирнең иң матуры, иң кадерлесе булуы турында җырлаган.
Бу ике кошның дуслыгы, төрле сынауларны үтеп, тагын да ныгыган. Һәм Сандугач белән Чыпчык шуны аңлаганнар: чын дуслыкны ераклык та, вакыт та, авырлыклар да җиңә алмый, чын дуслык ул беркайчан да бетми, һәрвакыт яшәү көче биреп тора икән.