Сабантуй
Җәйге матур көннәр безгә
Сабантуй алып килә.
Шушы бәйрәм авылларны
Бәхет-шатлыкка күмә.
Егет-кызлар җыелышып
Чыга бирнә җыярга.
Җыр-бию, гармун тавышы
Яңгырый бар авылга.
Бирнәләр җыелып беткәч
Халык чыга мәйданга
Җыр бию белән бергә
Сабантуе башлана!
Төрле җирдә, төрле уен
Бүләкләр дә бик зурдан.
Бөтен малайның хыялы
Әтәч алу колгадан.
Сабантуйның төп уены
Көрәш кыза мәйданда.
“Кем батыр калыр икән” – дип
Һәрбер кеше уйлана.
Батыр билгеле булгач,
Сабантуй тәмамлана.