Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Үсү -үзгәрү.

    Үсү –үзгәрү.                                            

          1.Хатирәләр.    

          Сәфинә кояшлы көннәрне яратмый. Ә диварга, идәнгә, бакчадагы алмагач ботакларына киселеп, кояш нурлары төшә. Күзне сукырайтучы нурлар – аңны сукырайтучы уйлар кебек.

Бүлмәдә артык әйбер юк: диван, сары идәннәр, чип-чиста өстәл һәм шома экран караңгылыгында изрәп ятучы кәрәзле телефон. Фатирдагы тынлык хатирәләр өчен яратылган, диярсең. Сәфинә дә, үз-үзен кочып, уйларына ирек бирә. Ә алар… Алар күптән үткән, ләкин мәңге онытылмас еллар турында хикәялиләр…

Сәфинәнең гадәти дөньясы чәлпәрәмә килгәндә, аңа җиде-сигез яшь чамасы булгандыр. Әллә инде баш мие күзәнәкләре хыянәт итте, әллә инде күзләре алдый башлады кызның: кешеләр үз тышкы кыяфәтләрен югалттылар.

Күзенә чынлыкта булмаган әйберләр күренү сәбәпле, хәтта урамдагы халыктан да читкә тайпыла башлады кечкенә Сәфинә. Каршыга килгән хатынның ул матур күлмәге белән җирән чәчен генә түгел, ә мәсәлән, муенын буып алган еланны да, кул сөякләренә ябешкән тәнкә акчаны да, аякларына уралган авыр ятьмәләрне дә күрә иде. Иң тетерәндергән  күренеш шул булды: каршыга килгән бер ир-атның күкрәгендә кансыз, тик кара төтен белән тулган яра. Бу яра тирә -юньдәге бөтен яктылыкны үзенә суырып алган, йоткан, яшергән.

Үз табибын да Сәфинә ак халат кигән хатын итеп түгел, ә карап туймаслык кояш нурына баткан бер фәрештә итеп күрә иде. Кайбер кешеләргә карау рәхәт, ә кайберәүләрнең күңел кыяфәте кызны куркуга калдыра башлады. Кешеләр яхшыларга һәм начарларга бүленделәр дә куйдылар.

Шул ук елның язында Сәфинәнең әбисе үлеп китте. Кызның берничә айга телсез калуы бөтен гаиләне тетрәндерде, елатты, табиблар эзләп йөгерергә мәҗбүр итте. Сәфинә исә кайбер табибларның куллары беләгенә кадәр канда икәнен дә күрә иде. Кыз алдында бөтен кешеләр дә битлекләрен салдылар. Сәфинә туп-туры аларның күңеленә карады, ә менә үзенекенә күз салырга һаман курыкты.

2. Мәктәп.

Сәер, газиз баласын Фаягөл апа мәктәпкә җибәрергә курыкты. Өйдә генә укытмакчы иде, ләкин табиблар кызга  яшьтәшләре белән аралашырга куштылар. Һәм ялгыштылар.

 Сәфинә көненә йөзләгән кешене күрә башлагач, гел башы әйләнеп, арып беткән иде. Укытучыларның калак сөяге каләмнән икән, канатлары китаптан икән, дип сөйләде ул әнисенә.

Бәлки, классташларына да мондый серләрне сөйләмәсә, Сәфинәгә тиешле мөнсәбәт булмас иде. Ләкин ул бик тиз “башсыз” исемен алды. Дусларыннан аерылды, шулай, унбиш яшькә кадәр үсте.

Беркөнне партадашының җилкәсенә кара сәләмә курчак кунуын күрде ул. Курчак әрсезләнде, егетнең муенын кочты, колагына нидер  пышылдады… Соңыннан гына Сәфинә ул егетнең аракыга сабышканын белеп алды.

Өенә кайту белән, күзләрен чытырдатып йомып, тасма белән бәйләп куйды кыз. Арыды ул. Кирәкмәгәнне күреп бик нык арыды…  Бөтен балачагы “яңа” күзләргә ияләшеп үтте аның. Фаягөл апа исә, моны күреп, төннәрен йокламады, үзен гаепләп, битәрләп туя алмады.

Кызның табибы, Сәрия Хәйдәровна, баланы “социальләштерү” кирәк дия иде. Инде савыга алмагач, авыруын яшерергә өйрәнсен, диде. Ләкин Сәфинә тагын булдыра алмады.

Тарих дәресе алдыннан, кыз Лилия исемле классташының кулларына, күкрәгенә, җилкәсенә карамый булдыра алмады. Аны кулыннан тотып коридорга алып чыкты. Сәфинә Лилиянең кулыныдагы канлы яраларны һәм иң мөһиме – күкрәгендәге кап- кара яраны күрми калмады.

–Ни булды, Лилия? – дип дәшкән иде, классташы башта сәер кыздан көлде, аннан, шул көлүеннән туктый алмыйча,елап җибәрде. Үги атасы кыйнаганмы шунда…

Лилия бик озак елады. Сәфинә аның күкрәгендәге яраның читләре киңәюен күреп куркуга калды. Юатты, башка чакта миңа дәш, дип киңәш бирде… Эх! Күргән яраларны дәвалап та булса иде!

         3. Әби.

Күкләр безнең тормышны күзәтәләрдер, мөгаен. Киресенчә булса, Сәфинәгә ярдәм күктән төшмәс иде. Иң  туры мәгънәсендә. Әллә инде Сәфинәнең күзләре тагын алдады, әллә инде чыннан да әбисенең өрәге күренгәли башлады.

Сәфинәнең  аңа  инде исе китми. Менә беренче очрашу, әйе, кызык килеп чыкты… Кыз салкын тидереп, урыныннан да тора алмыйча авырып китте. Көннәр буе өйдә берүзе утырып, берни кыла алмагач,тышка чыкмакчы булды.

         Муенын яулык белән урады да, ишеккә таба килгәч: “Чирле килеш кая киттең?” – дигән сүз ишетте. Кыз сискәнеп китте, баш авыртуын авырта да, ләкин  буш өйдә тавышлар ишетерлек булгач инде…  Ул тизрәк ишеккә таба юнәлде. Һава кирәк.

         –Кая киттең, дим!? – Сәфинәнең тезләре калтырап китте, йөрәге чәнчеп алды.

–К-кем? – дип дәште ул. Бәлки, күрше- фәлән кергәндер…

–Әбиең, — дигән гади генә җавап ишетелде.

Әбисе инде күптәннән юк иде Сәфинәнең, ул аны хәтерләми дә ич…

–Кем?! – Сәфинәнең башы әйләнеп китте, ул ишек тоткасына гына тотынып калды.

–Мин синең белән булырмын, — диде йомшак тавыш. Сәфинә ышанды…

Нигә ышанмаска? Аның томышында гади әйбер юк ич!..

Җәйге кичләрнең берсендә Сәфинә әбисенә шулай дип дәште:

–Синең кимчелегең беләсеңме нәрсәдә?

–Соң? – ап-ак киемле карчыкның шәүләсе кызга төбәлеп карап тора башлады.

–Син уйлап чыгарылган. Син юк, —  диде Сәфинә, буш урындыкка карап. Ләкин анда, һичшиксез, кемдер утыра иде, чөнки куе эңгер – меңгер эченнән тавыш ишетелә.

–Ярар соң, берүзең утыр! Мин киттем. Әнә, кояш чыккан, түбәләрне әйләнеп килим, — дип сөйләнде кемдер, һәм ашыкмыйча гына ишеккә таба юнәлде.

–Юк! Тукта! Мин нишлим берүзем? Син миңа кирәк! – дип дәште Сәфинә.

Ишеккә таба юнәлгән шәүлә туктады, елмайды да кебек. Ул калачак. Һичшиксез,  калачак.

Әллә кайдан килеп чыккан әбисе яшүсмер Сәфинәгә дус булды. Кыз инде үзен, бәлки, авырудыр, дип тә, күземә дә күренә дип уйлады. Ләкин соңгы чиктә килеште. Әбисе шәүлә сыман килеп чыга да, аның янында утыра, сәйләшә иде.

Сәфинә өй эшен эшләргә кереште. Бүген тагын классташы белән талашты ул. Ахыр чиктә, Сәфинәгә шундый сүзләр ишетергә туры килде: “Мондый кыз берсенә дә кирәк түгел, Сәфинә!”

–Ни өчен? Нишләдем мин!? Ә мин күрдем! Ул малайның җилкәсендә сәләмә чүпрәктән тегелгән курчак утыра! Аны миннән башка беркем күрми!  Сәфинәнең күзләреннән яшьләр тамды.

         Әнисә карчыкның йөрәге әрнеп китте. Ул оныгын килеп кочты. Сәфинәгә исә салкын җил искән кебек кенә булып китте.

–Кызым, алай димә. Әйтмә син беркемгә дә ни күргәнеңне!

–Сиңа әйтүе җиңел ул! Үзең минем урынымда булсаң!.. – дия-дия өзгәләнде Сәфинә…

Кыз әнисенең ишек ачып кергәнен сизми калды. Фаягөл  кызының тавышын ишетеп бүлмәсенә керсә, исәнләшергә дип ачкан авызын яба алмады. Сәфинә  үксеп –үксеп кемгәдер нидер сөйли иде. Аннары йөгереп барып һаваны кочып алды. Әнисе селкенә алмыйча кызын күзәтте. Тезләре калтырап, диварга тотынып, хатын акрын гына идәнгә шуып төште.

–Җиңеләйгән!.. – дигән уй үтте ана башында.

Икенче көнне бөтен бүлмәне яктыртып кояш чыкты. Сәфинә уянып тәрәз янына килгәндә, әбисе тәрәзә пыяласына маңгаен терәп басып тора иде. Өрәк кояшта җылынып маташа. Диварларда пәрәвездәй шәүләләр йөгерешә, ә идәннең кояш төшкән җире җылынган инде.

–Әби, син гел минем белән булырсың бит? – дип дәште Сәфинә, зәңгәр күкне төрле- төскә буяучы кошка карап.

–Әлегә сине якларга кирәк. Сине кайгыртып торучы җан дустың табылганчы – мин синең белән.

Сәфинә дәшмәде. Сөлгесен алып, юынырга чыгып китте. Әбисенең  ябык гәүдәсе кояш нурында югала кебек тоелды аңа. Кыз йөгереп барып өрәкне кочып алды…

4.Уйлар.

Уйлар бер кеше аңында гына яшәмиләр. Аларның үз тормышы, кешеләргә килсәләр дә – кунакка кына.  Ә уйлар меңләгән!..

Сәфинә аларның яңадан-яңа төрләрен күрә. Кайчак, күз карашы  һавадагы үтә-күренмәле җепләргә текәлә. Алар, бер кешедән икенчесенә сузылып, бөтен Адәм балаларын бергә бәйлиләр.

Бигрәк авыр эш бу –уйлау. Фикерләр күп, әйтерсең лә, алар кан тамырлары буйлап ага, күкрәкне тыгыз итеп бәйли.

Нәрсә турында уйлый соң кыз? Ә дөнья турында. Үткән сугышлар, туган балалар, халык күтәрелешләре, сәясәт, гап-гади хисләр, шәһәрләр төзелү һәм башка бик күп мөһим әйберләр…

Ул күзләрен күккә күтәреп карый да, юл уртасында басып торганын онытып, тагын уйларга бирелә. Әллә соң ул кечкенә һәм тәҗрибәсез бала булгангамы,  яңадан -яңа фикерләр, ирек бирмичә, башка бернигә урын калдырмыйча, кызның аңын биләп торалармы? Башка кешеләр шул уйлар белән ничектер яши ич?..

Бәлки, күп кешеләр мөһим әйберләргә күз йомадыр? Кеше кайгысыннан башлап, экология проблемасына кадәр – күрмидер? Андый кешеләр караңгы күк йөзендәге йолдызларга карап иксез-чиксез җиһан турында түгел, ә иртәгә кибеттән нәрсә сатып аласын уйлыйлар. Ялгыш кына көндәлек тормыш белән томаланган күзләрдә ай нуры чагылса да, ул кешеләр шунда ук карашларын яшерәләр. Аларга ярамый. Аларга бер минутка да мәңгелекнең күзенә карарга ярамый. Чөнки карасалар – бөтен битарафлык, күңел тынычлыгы югалачак. Алар, Сәфинә кебек, югалачаклар, җаваплар эзләп тилмерәчәкләр.

Ничек кенә булмасын, Сәфинә алардан көнләшә. Алар “юньле кеше”.  Алар гаилә кора, алар акча эшли. Алар яңа машина белән мактана. Алар тормышка йөгереп керәләр, ә читтән генә: “Нәрсә икән бу? Нигә икән бу?..” – дип анализлап тормыйлар. Ә син?.. Син бит җиһан хатле күңелеңне чыгарып салып: “Карагыз әле!” –дия алмыйсың. Ул күңел тапталаначак кына. Шул күңелне яшерер өчен битекләр кирәк.

Сәфинә ялгыз. Аңарга кемдер кирәк. Юатырлык кешеме? Сагынырлык кешеме?

Ләкин ул кешене табуы авыр. Ә менә уйлап чыгаруы – бик  тә җиңел. Таһир беркайчан да булмады, ул әйткән сүләр яңгырамады. “Таһир” исемле егетнең йөрәге беркайчан да типмәде, ләкин Сәфинә өчен ул кеше – гел янда инде.

5. Хыял: Таһир.

Сәфинә тугыз катлы  йортның түбәсенә менеп, шәһәрне күзәтеп утыра. Юк, ул бер дә кырмыска хатле кешеләргә карамый, ул түбәләргә, офыкка карый. Шундый зур, якты кояш аның күзләрен нурлар белән сыйпый, дәвалый сыман.

 Тузан оча, кояш йорт түбәләрен эретә, сизелер- сизелмәс җил антенна чыбыкларына бәйләнә. Шәһәр кызу май кояшы астында эри. Ләкин Сәфинәгә яктылык кирәк, кояш кирәк, биеклек кирәк, канатлар кирәк!

Кинәт кенә түбәгә чыга торган люк шапылдап ябылды. Бетон плитәләр өстеннән тагын бер кеше атлады. Кеше Сәфинәне күрмәде дә. Куенында нидер качырып, ул түбәнең капма- каршы ягына китте. Бер читкә утырды. Сәфинә тыныч кына люкка таба атлаган иде, ләкин кеше кинәт борылып, аны күреп калды. Кыз үзенә төбәлгән зәңгәр күзләргә бик озак карап торды.

–Менә… Күгәрчен очырам, — диде егет, көлемсерәп.

Таһир иде ул. Ул кичне кыз белән егет ак күгәрченне күккә очырдылар. Таһир аның каерылган канатын дәвалап маташкан икән. Шул көннән ул Сәфинәне дәваларга кереште. Ак күлмәктәге кызны Таһир үзенең күгәрчененә ошатты. Ләкин бу кошны инде ул җибәрмәс!..

Таһир янында кыз үзен куркынычсызлыкта сизде. Таһир аның гомеренә, нурларында җылынырдай кояшына әйләнде. Таһирның җилкәсенә еш кына кошлар куна, күзләре исә кояштай яна – шуны күрә Сәфинә.

6. Хыял: Ул – минем профессия.

Сәфинә өчен, әнисеннән соң иң якын кеше –психолог. Сәрия Хәйдәровна. Ул нинди генә йомшак, назлы табиб булмасын, ләкин аның да Сәфинәне үзенә якын китерәсе килмидер…  Һәм кызның фантазиясе тагын эшли, тагын бер параллель дөнья кора. Ләкин анда да тормыш ал да гөл түгел…

Ә алай булгач, менә мондый хәл дә чынлыкта була ала…

Кояш! Кыз бу тормышны кояшта күрә. Ул җылыта, ул зур, ул – яктылык!

–Улым, Сәфинәң белән кайчан таныштырасың? – дип дәште Айрат абый, улының хат язып утырганын күреп. Ата йөрәге үзенең яшьлеген исенә төшерде.

             Таһир көлемсерәп кенә куйды. Аның әле бу серне үзе ачмаган килеш, чит кешегә күрсәтәсе килми. Сәфинә ул – сер, чәчәк, кояш.

             Беркөнне әнисе, аш пешереп йөргән җирдән, улына ымлап:

–Сәфинәңне ташла, улым,- дип сүз башлады. Таһирнең карашы әнисенә төбәлде, йөрәге ике тибешне төшереп калдырды, тыны кысылды. 

–Нәрсә?

–Мин ул кызны бик яхшы беләм. Ул – минем профессия,-  диде Сәрия Хәйдәровна, — Син аның күзенә тузга язмаган әйбер күренгәнен беләсеңме, улым? Миңа авыру онык кирәк түгел!

            Әнисе табиб Таһирның. Педиатр. Психолог.

           Егетнең башына пүлән белән китереп суктылармыни, аның карашы томанланып китте. Әнисе Сәфинәнең серен бик кире яктан, ышанырга теләмәгән яктан ачты. Аның нурлы йөзен кимчелеккә буяп куйды.

–Юк. Юк! Нинди “авыру онык”! Нинди “авыру Сәфинә”? Ул сәер булса да, мин аны… аны…

–Гомерең буена интегеп яшисеңме аның белән?! Күзенә әллә ниләр күренә аның! Кояшка текәлеп утыра ул!

–Мин дә күрәм аның кояшын, — диде егет тыныч кына.

Ананың кулындагы кашык идәнгә килеп төште. Таһир инде ишекне ябып чыгып киткән иде.

Әйтергә кирәк Сәфинәгә! Бик кирәкле, бик мөһим сүзләр әйтергә кирәк! Аның күңелен кояш яктысыннан аерырга ярамый!

 

7. Хыял: Хуш!

Дүшәмбе көнне алар Таһир белән тагын түбәгә менделәр. Егет, кызга әйтәсе сүзләрен үз эченнән генә күп тапкыр кабатлады. Бетон плитәләр кичкә таба һаман җылы. Кояш түбә читенә кунгандай, бер ноктада эленеп тора.

–Сәфинә, мин сине яратам, — дип дәште Таһир.

         Сәфинә моны белә. Үзе дә өзелеп сөя. Ләкин егет тагы нидер әйтергә тели. Мәхәббәт – иң мөһиме түгел.

–Мин гел синең белән булырмын! Мин сине ташламамын! Мин синең кояшыңны күрәм, Сәфинә! Мин сиңа ышанам!

Сәфинә елмайды. Кулын күтәреп, Таһирның җилкәсендәге күгәрченне сыйпады. Егет исә кызның һаваны капшаган кулын кына күрде.

–Сәфинә! – кыз кинәт борылды. Күкрәгендә әллә ни болганды, чәлпәрәмә килде.

Әбисе! Ул бит хәзер китәчәк!

–Нигә әйттең миңа!? Нигә!? Ул китә! – дип кычкырып җибәрде кыз, Таһирның кулларнын этеп җибәреп. Егет берни аңламады.

Чөнки Таһир табылды! Хәзер аны кайгыртучы бар! Ә әбисе китә!!!

Ефәк җил исеп куйды, тавыш ишетелде:

–Ул гаепле түгел! Ул – синең кояшың, терәгең! Бәхетле бул, кызым! – диде Әнисә карчык, түбә читенә таба атлый -атлый.

Аның ябык гәүдәсе  кояш нурында ялтырап тора. Назлы йөзе әллә нигә елмая, ак яулыгының очларын җил тарткалый.

–Юк! Кал! Син миңа кирәк! – дип кычкырды кыз, өрәк артыннан йөгереп.

Сәфинәнең күзләрендәге яшьләр әбисенең күзендә дә пәйда булды.

–Хуш!

 Әнисә карчык борылып китте. Ул туп -туры түбә читенә кунаклаган кояшка таба атлады. Ераграк киткән саен аның гәүдәсе яктыра барды.Сәфинә, яктылыкка түзә алмыйча,  күзләрен куллары белән каплады.  Яктылык сүрелеп, инде ап-ак нур гына калганда, кыз түбә читенә, әбисе киткән якка таба йөгерде. Ул үзенең тугызынчы катта икәнен гел онытты…

Сәфинә өрәктән калган ак нурда адашты, як –ягына каранды, һавада калган энҗе бөртекләрен учларын җыйды. Түбә читенә йөгерде. Тизрәк! Куып тотарга! Калдырырга! Әби!

Таһир кызын түбә читендә тотып калды. Аныңча, кыз сикермәкче иде.

Сәфинә аңа яшьле күзләрен күтәреп карады. Кызның иреннәре калтырады, нидер пышылдады.

–СИН! Синең аркада китте ул! Таһир! – дип кычкырды Сәфинә, егетне этеп җибәреп.

Таһир берни дә аңламады. Кызның нигә елаганы  да, кем белән хушлашканы да аның өчен сер иде. Ул Сәфинәне, башыннан сыйпап, берсүзсез кочып алды.

–Син! – дип һаман кычкырды кыз, кайнар яшьләрен сөртеп, -Син!

–Тынычлан.

Кыз Таһирның кочагында озак елады. Үзе яратты ул аны бу минутта, үзе күрә алмады. Егет үзенең кояшын кочагында качырды. Бөтен кешедән, бөтен кайгыдан, бөтен сагышлардан качырды.

–Кояшым минем! – диде Таһир, Сәфинәнең күзләреннән яшьләрен сөртеп, — Кояшым!

8. Яңгыр.

 Ул көнне, кояшта җылынган бетон түбә читендә, Сәфинәдән башка беркем дә юк иде шул. Ул ялгыз. Ул, ике дөнья арасында югалып, уз-үзен кочаклап елый иде.

Сәфинә хәзер бу хәлләрне исенә төшерә дә, шундый уйга килә: ә бит ул бары тик тормышны аңларга тырышты. Кыз ул елларда инде бала да түгел, ләкин үскән шәхес күрсәткечләренә – какшамас рухка да, нигезле фикерләргә дә ия түгел иде әле.

Кыз, хатирәләргә батып утырып, кич җиткәнен дә сизмәгән. Тәрәз артында инде зәңгәр эңгер-меңгер. Бакчадагы алмагач та, ботакларын зур бер шәүләгә әйләндереп, йокларга ята… Үткән гомер –аккан су, әлбәттә. Ярар, күрәсең, бүген хатирәләр көне. Сәфинә,елмаеп, тагын бер бик мөһим вакыйганы исенә төшерде…

Берзаман, авыру Сәфинәнең кояшлы дөньясында яңгыр яуды.Бик вакытлы булды бу, чөнки кызның мәңге җылы кояшы инде радиоактив нурлар чәчеп, нерв күзәнәкләрен дә, күңел тынычлыгын да яндыра иде.

Яңгыр, кызышкан шәһәр урамнарына эре-эре тамчылар белән бәрде. Әйтерсең лә, меңләгән барабаннарга борчак коелды – күк күкрәде. Җиргә таба әллә ничә чакрымнар очкан тамчылар Сәфинәнең дә йөзенә кундылар. Бер тыңлаусызы, караңгырак эз калдырып, кызның күзеннән сөрмәне юып төшерде. Ә ул күзләр, беренче тапкыр күргәндәй, яңгырны күзәтте. Кызның йөзенә чыккан гаҗәпләнү үсте һәм бер мәлне шатлыкка әйләнде.

Хәзер инде кешеләргә дә карасаң була иде. Сәфинә белә–алар инде битлекләрен салган. Бу иксез-чиксез җиһанда кешеләр ак һәм карага, яхшыга һәм начарга бүленә аламы соң?!

Сәфинә дөньяга яңа күзләр белән карады. Шундый гади һәм шундый буталчык икән бу тормыш!  Әйтеп бетергесез!

“Минем туган көнем ич бүген,” –дигән адашкан уй үтте кызның башыннан. Ә бүген чыннан да икенче Сәфинә туган көн. Бөтен битлекләр, хыяллар, кояш –барысы да артта калсын!..

–Үз -үзеңә хыянәт итәсең түгелме соң? –дип сорады бер тавыш.

–Белмим,– яңа туган бала бер әйбер дә белми шул.

 Ләкин сизенә: бу әле арыну түгел. Бу әле дөньяны аңлау да түгел. Аны аңлар өчен…

– Яшәп карарга кирәк.

Хаерова Лейсан Ринатовна
Возраст: 26 лет
Дата рождения: 01.01.1998