Туган авылым
Тау астынна челтерәп ага
Авылымның чишмәсе.
Уч тутырып суын эчәм,
Җанга дәва шифасы.
Болын, кыр, басулары
Минем авыл тирәли.
Авылымның табигате
Төшемә еш кергәли.
Мәктәп, бакча гөрләп тора,
Мәдәният йорты балкый.
Һәр көн саенбиш мәртәбә
Манарадан азан яңгырый.
Чишмәләрең, тауларың
Күңелгә дә бик якын.
Җирдә нинди кеше генә
Сагынмый туган ягын?
Мин Тукайны юксынам
Мин Тукайлы язны яратам.
Мин Тукайны укып юанам.
Үткәннәр һич кайтмый яңадан,
Мин Тукайлы чорга юл алам.
Тукай, сине әгәр күрә алсам,
Әгәр җитәкләсәңкулымнан.
Карурманга алып керер идең
Шүрәлеләр йөргән юлыннан.
Мин Тукайны өзелеп юксынам,
Тукайны мин бик нык яратам.
Тукай яшәп киткән өчен генә
Һәр көн ата Җиргә шигъри таң.
Милли бәйрәм — Сабантуй
Милли бәйрәм, гореф-гадәт,
Гасырлардан күчкән йолалар.
Татарларның милләт җанлылыгын,
Тырышлыгын билгеләп торалар.
Милли бәйрәмнең иң күркәме —
Сабантуе гомер-гомергә.
Дус — туганны, күрше — күләнне
Җыя мәйданның иң түренә.
Чиккән сөлгеләр белән
Бизәлә озын колга.
Яшь киленнәрнең бүләге
Насыйп була батырга.
Сабантуйда бар батырны
Бүләклиләр, зурлыйлар.
Алдынгылар хөрмәтенә
Матур җырлар җырлыйлар.
Милли көрәш, ат чабышы —
Сабантуйның бизәге.
Мәйданда батыр булу
Һәркемнең дә теләге.
Сабантуйлар беркайчан да
Үткәрелми калмасын,
Дөньялар имин булсын да
Сугыш берүк булмасын.
Милли гореф-гадәтләр,
Йолалар һәм бәйрәмнәр.
Тыныч гүзәл илемдә
Гөрләп кенә үтсеннәр.
Язгы кояш, елмай күбрәк
Җир йөзенә ямьле яз килде,
Кояш, бар дөньяны җылыттың.
Якты нурларыңны кызганмыйча,
Кояшкай, ку яңгыр болытын.
Син елмайсаң, безнең йөрәкләр
Яз килүгә шатлана.
Кояш көлгәнен күреп,
Күңелләр канатлана.
( Ислам динен кабул итүгә 1100 ел)
Динле тормышым
Динле халык мәрхәмәтле була,
Горурланам ислам динем белән.
Һәр таңымны бисмиллаһтан башлыйм,
Уңыш елмаясын яхшы беләм.
Көн саен биш мәртәбә
Моңлы азан яңгырый манарадан.
Намазлы татар баласы мин.
Беркайчан тайпылмам бу юлдан.
Аллаһымны телдән төшермичә,
Һәр кич-иртә телимен теләк,
Тели белсәң бар да кабул була
Аллаһ безгә һәрвакыт терәк.
Бәрәкәтле язмыштан аерма,
Синнән генә сорыйм һәрдаим!
Динле тормышымны күпсенмә,
Мең рәхмәтлемен сиңа Ходаем!