Зәңгәр күккә күзем төште:
Болыт белән уйный җил.
Чакыралар гүя мине:
» Дустым,әйдә,бире кил!».
Чумдым хыял дөньясына
Күктә кебек хис итәм.
Бастым болыт арбасына,
Сәяхәткә мин китәм!
Каршы алды бабай — болыт
Ак сакалын сыпырып.
Өй түрендә әби- болыт
Тора иде утырып.
Тату гаилә булып яши
Зәңгәр күктә болытлар .
Уйнап -көлеп күңел ача
Безнең кебек оныклар.
Гаилә дусты Кояш икән,
Җил һәм якты йолдызлар,
Яшен белән алар инде
Бик күптәнге танышлар.
Җир өстендә рәхәт тормыш
Алар хезмәте икән.
Җир йөзендә тыныч тормыш
Безнең зур бурыч икән.
Яңгыр тамчылары белән
Болыт калды озатып .
Җылы нурын бүләк итте
Кояш миңа төз атып.
Үрнәк гаилә күреп төштем
Бүген мин күк йөзендә.
Ак болытлар кебек тату
Яшәргә кирәк җирдә.