XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Сүнмәс маяк» (Дәү әнием истәлегенә багышланган әсәр)

         

                                                                       Сүнмәс маяк.

           Кичтән ява башлаган күбәләк кар таң атканда да туктамаган иде. Илаһым, явып та куясың. Гүя кышның үз гайрәтен күрсәтергә теләп тырышуы. Иртәгә 8 нче март – бәйрәм көн. Дилбәр бүген мәктәптән бөтен төсле кәгазьләрен алып кайтты. Әнисенә бүләк ясаячак ул. Күр әле, энесе дә ничек тырышып түбә карларын көри. Әниләре шатланмый калмас. 

      “Айдар, мин кайттым”, — дип кычкырып эндәште Дилбәр. Тик эшкә бөтен җаны белән бирелгән энесе аны ишетмәде дә бугай, борылып та карамады. Кыз керә керешкә янына кечкенә Ләйлә йөгереп килде. Әле  яше туларга бер айлап вакыт булса да кечкенә Ләйлә бик тере, бер басасы җиргә ун баса. Дилбәр апаен күтәреп алды да әбисе янына түр якка керде, тик шул арада тагын кире килеп чыкты, сәгатькә күз салып “Намаз вакыты икән”, — дип, намазлыкта утырган әбисенә комачауламас өчен бүлмә ишеген  ябып ук куйды. Дилбәр сумкасыннан төсле кәгазьләрен алганда Ләйлә дә булышты. Гомумән, сумка бушату һәм тутыру бәләкәчнең яраткан шөгыле.

     “Кызым, чәй кайнаган ул, җылы чакта эчеп ал”,- диде карт әнисе чыга чыгышка. “Картинәй, син яса әле, син тәмле ясыйсың,- дип әбисенә сырпаланды Дилбәр. Чәйгә Айдар да кушылдылды. 

      Кичке җиделәрдә эштән өйдәге өч баланың әти –әнисе, өй җылысын саклаучы Гайниямал әбинең улы белән килене кайтып керделәр. Абзар — кура арасындагы эшләрне бетергәч, барысы бергә кичке аш ашадылар. Гаилә бергә җыелганда ничек күңелле һәм ничек рәхәт! Дилбәр өйдәгеләрне күздән кичерде дә  эченнән генә сөенеп алды. “ Бәхет шушы икән”, — дигән уй әле алтынчы сыйныфта гына укыган кызчыкның күңеленә кереп утырды. Әнә бит әбисе җон эрли, әнисе авыр хезмәттән соң вакытлы матбугат белән таныша, ял итә. Әтисе каяндыр теш щеткасы алып кечкенә Ләйләнең чәчен тарый, массажлый. Дилбәрнең  никтер күңеле тулды, күз яшьләре бер – бер артлы төсле кәгазьләре өстенә тамдылар. И, сабый, күңелең нәрсә сизенде икән?

     Бәйрәм көн үзенең мәшәкатьләре белән узып  китеп кичке эңгер – меңгер төште. Мал – туар карарга дип чыгып киткән Римма апа (Дилбәрнең әнисе) тынына кабып килеп керде. “Әнкәй!!! Әнкәй… “ — диде ул ачыргаланып…-

“Риф үлгән бит…”.  Өйдә бер мәлгә тынлык урнашты. Белмим, аптыраумы, югалып калумы? Белмим… Нәрсә булды соң? Ни өчен көчле, егәрле ирнең кинәт йөрәге яшәүдән туктый… Ни өчеееен?..

   Урам тулы такта – токта, бурала башлаган бура. Шуларга карый да Римманың күзләренә кайнар яшь тула. Көннәр киптерүгә өй башларга тиеш иде алар Рифе белән. Гомер иткән ирен җир куенына төшергәнгә дә инде бер ай. Тик вакыт үтү белән яшь хатынның йөрәк яралары һаман яңара гына бара кебек. Яшәүдән туйган иде мени ул?… Юк! Туймаган иде-е-е. Туймаган иде… Римманың күз яшьләре ирексездән бәреп чыгып бөтен битен юып бетерде. Күз алдына кечкенә кызын күтәргән Рифе килеп баса.  Юка чәчләрен теш щеткасы белән тарар иде дә, өйне яңгыратып көлеп җибәрер иде. Аңа каршы әнисе (Гайниямал апа): Эй, улым, йөрәгемне алдың бит, ай-яй кычкырып та көләсең соң”, -дип орышып та алыр иде. “Әнкәй! Орышма инде, шул сабыйлар, сез дип яшим лә бит мин, ләбаса”, — дип җавап бирер иде улы. Йөрәк әрнүләренә түзеп буламы соң? Юк! Булмый… Өй буенча да колхоз  рәисе белән сөйләшәсе булыр, ялгызы өйне күтәрә алмас. Ярап торыр инде искесе дә, нишлисең бит. Уйларның чиге юк. Әйтерсең лә ялгыз хатын уйлар диңгезендә берүзе. Көчле дулкыннар аны әле бер яктан, әле икенче яктан китереп суга. Менә батам, менә бетәм дигәндә ерактан, бик ерактан “Әни-и-и” дигән өзек-өзек авазлар ишетелеп китә. Хатын кинәт тагын айнып киткәндәй була.

    Икенче көнне  Римма эшендә сыерларын савып бетерде дә туры колхоз рәисе Гадел Касыйм улы янына юл тотты. Колхоздан алган акчасын кире бирергә дә бурычка батмаска, ялгызы бу кадәр кредитны түли алмаячак ул.

 Римма кыяр –кыймас кына ишекне шакып эчкә үтте.Нидән башларга соң сүзне. Тагын күзләре яшьләнде. Рифе исән булса мондый уйлар башына да килмәс иде дә соң…

Нихәл, Римма сеңелем?  Әллә эшләр бармыймы?

Бармый шул, Гадел абый.

Нәрсә булды?

Гадел абзый, менә өй акчасын алып килдем әле. Бераз тотылды тотылуын. Бура бурата башлаган идек. Калган акчаны шул бураны сатып булса да бирермен микән?…

Ныгытып уйладыңмы, сеңелем? Карарың төплеме?

Төпле,- диде Римма ярым пышылдауга күчеп.

Римма, сеңелем, аңлыйм, бик авыр кайгы кичердең. Тик, син чигенергә тиешме соң? Ә өч балаң? Син алар турында уйладыңмы? Алар үсә бит. Җиргә сеңгән ул кечкенә өйдә биш җан ничек яшәрсез? Бу акчаларны алмыйм. Өеңне төзет. Кирәк икән колхоз ярдәм итәр. Ә акча… Акчасын түләрсең. Кирәк икән эш хакыңнан әз-әзләп тотып калырбыз. Анысы өчен борчылма. Риф башлаган эшне туктатырга синең хакың юк, балам.

   Рәис яныннан чыкканда Риммага ничектер җиңел булып киткән иде. Шундый акыллы һәм рәхимле кешеләр булганда яшәргә була әле бу дөньяда. Туктатмас. Һичшиксез, Рифе башлаган эшне туктатмас Римма. Колхозы ташламас. Колхозы ярдәм итәр. Капка төбендә Аны Гайниямал әби һәм кечкенә Ләйлә каршы алдылар. Карчык килененең йөзендә елмаю чаткылары күреп иркен сулап куйды. Акылдан шашмаса ярый инде дип әй борчылды да соң Гайниямал. Менә бит, Алланың рәхмәте, хәлләр бераз җиңеләя кебек.

 “Әнкәй, иртәгә безгә осталар килә. Өй башлыйбыз”, — дип әйтеп салды Римма, ниндидер бер эчке тәвәкәллек белән. “Инде акчаларны алып кире бирергә дип барган идем, рәис алмады. Алла боерса, процентсыз кредит белән эшләп чыгарбыз, әнкәй. Эш хакыннан тотып барырбыз диделәр”, — дип килен кеше өметле күзләрен биянасына текәде. Шуны гына көткәндәй, Гайниямал әбиең дә кеткелдәп көлеп алды да: “Бик дөрес, кызым. Син иң элек менә шушы сабыйлар турында уйла. Калганы барысы да эшләнер. Рәисне әйтәм, иллә дә акыллы кеше булды соң ул. “Миллионер колхоз”  бит без хәзер, кызым. Эшләре гөрләп бара. Нишләп әле ул безгә булышмасын… Инша Аллах, Аллакаем ярдәменнән ташламас”.

    Сүзендә торды рәис. Таң беленә башлагач ук Римманың ихатасында балта тавышы яңгырый башлады. Дилбәр белән Айдар да осталарга ярдәм иттеләр. Берсе алтыда, берсе биштә генә укысалар да, язмыш аларны бик тиз олыгайтып җибәрде. Дилбәр өйдә картинәсенә булышса, Айдар күбрәк абзар – кура тирәсендә кайнашты. Әтисенең матаен да бик тиз иярләде. Римма белән улы икесе болыннан маллар өчен яшел печәнен дә алып кайттылар, урманга барып кышка утын да әзерли башладылар. Мондый гамәл тыелса да, Гадел абзый үзе берничә тапкыр хатын белән улын мондый эштә эләктерсә дә, сүз әйтмәде. Кызгангандыр инде, күрәсең. Ул заманда утыны да кыйммәт иде шул.

   Үз мәшәкатьләре белән җәй дә үтеп китеп бара. Озакламый бөтен тереклек алтын көзгә аяк басар. Ни генә дисәң дә, һәр ел фасылы үзенчә матур һәм файдалы. Бакчаларда ишелеп җиләк – җимеш уңа, авыл халкы көзге эшләрне барлый: бәрәңгесен ала, тиресен чыгара. Римма да өч баласы һәм кайнанасы белән яңа йортка күчте. Иске йортны да сатып җибәрү бәхетенә иреште, аскы Актаныштан зур гына яшьтәге бер абзый килеп сөйрәтеп алып киттеләр. “Әз булса да акчасы булды әле”, — дип сөенде Римма. Дилбәр быел җидегә, Айдар алтыга бара. Ни генә дисәң дә, тормыш үз көенә ага, артка борылып карасаң, шаклар катарлык. Рифен салкын җир куенына керткәнгә дә дүрт ай вакыт үтеп бара. Вакыт барса да бер генә минутка да уйламый калганы юк газизен Римманың. Нинди эшкә тотынса да күңеле белән аның белән киңәшләште. Һәрвакыт янында тойды ул хәләлен. Бәрәңге алулар күбрәк Дилбәр белән Айдар җилкәсенә төште. Кич белән эштән соң Римма улын, кызын ияртеп урманга кышка утын әзерләргә китә. Эңгер – меңгерләрдә китеп, кичке унынчы яртыларга кадәр эшлиләр алар. Балаларының шулай ныклап кул арасына керүләренә сөенеп бетә алмый ялгыз хатын. Ул бит берүзе түгел, менә бит алар ничек тырышып эшлиләр, укуда да сынатмыйлар, гел дүрт һәм биш билгеләренә укыйлар. Өйдә кайнанасы барына да күз – колак булып тора. Ләйләсе дә ныгып килә. Эченнән һәрвакыт шөкер итеп, өйдәгеләренә сәламәтлек, иминлек, бәхет юрап йөри Римма. Аллаһы Тагәлә дә сораганга бирермен дигән бит.

       Көзге эшләр бетүгә беренче кар да төште. Кинәт кенә кенә суытып җибәрде. Кыш шулай көтмәгәндә ишек какты. Урманда балалары белән әзерләгән утын кайтмый калды. И күңеле әрнеде инде шуңа Римманың. Берүк кеше – фәлән генә күреп ала күрмәсен дә, алып китә күрмәсен. Шулай бер арада җитешеп, күрше абзыйдан ат алып ике баласы белән әлеге билгеләнгән җиргә барса, ни күрсен… утыннан җилләр искән. И-и-и үрсәләнде соң күңеле Римманың, үзе дә сизмәстән күз яшьләренә ирек бирде дә үксеп – үксеп елады. “Балаларымның хәләл көче кергән, күпмеләр әзерләгән утынкайларны кем алса да, рәхәт күрмәсен, якты дөньяларда яшәмәсе-е-ен”, — дип озак елады ул. Күңеле белән “Алда торган салкын кышны ничекләр чыгарбыз микән?”,- дип уйлады.

      Еллар үтә барды. Үзләре белән төрле авырлыклар алып килеп ялгыз хатынны сыный барды. Утыз алты яшендә тол калган Римма инде кырык ике яшен тутырды. Өйдә ныклы терәге булган кайнанасын көтмәгәндә параличланып урын өстенә ятты. Кызы Дилбәр мәктәпне дүртле –бишле билгеләренә генә тәмамлап Казанга бухгалтерлар әзерләү техникумына укырга керде. Улы Айдар Актанышта шоферлар әзерләү курсларында укып йөри. Улының да шәһәргә китүен бик теләгән иде дә, тик нишлисең… җавабы кыска булды: “Мин сине ташлап беркая да китмим”, — диде ул. Ләйлә башлангыч сыйныфларда укып йөри. Әнисен сөендереп гел бишлеләр генә ала кызкай.

      Язның бер иртәсендә Римманы ялгыз калдырып кайнанасы да ахирәткә күчте. Бәхиллекләрен биреп китте Гайниямал, килене аны җиде ел кадер – хөрмәттә тәрбияләп озатты. Шул язда улы Айдар да Армия сафларына алынды. Бөтенләй ялгыз калган күк сизде Ана үзен. Шулай да янында һәрвакыт үзенең барлыгын сиздереп, кул арасына кереп йөрүче төпчек кызы – Ләйләсе бар. Иртән кызын көтүгә уятып китә. Ярдәмчесе көтүләрне куып, сөтләрне биреп укырга китә. Менә шулай, балаларына иртә җитлегергә туры килде шул аның. Башка балалар тәмле йокыда чагында Ләйлә инде пыр туздырып дөнья көтә башлый. Кайчакта, иртән мәктәпкә киткәнче дип, бөтен идәннәрне юып чыгара. Дүртенче сыйныфта гына укыган кызына сокланып та кызганып та карый Ана. Атасыз шул балалары… Атасыз… Алай булса да, ятимлек ачысын сизмәсеннәр дип кулыннан килгәннең барын да эшләде ул.

      Дөньяны яшеллеккә күмеп хуш исле яз килә. Өй түбәләрендә чыпчыклар чыркылдаша. Озын юллар гизеп кайткан кара каргалар берсен – берсе уздыра – уздыра кычкыралар… “Карр”, Карр”, Карр”… Ара – тирә абзар – курада сыер мөгрәп куя. Тамчылар җыры һәркайда яңгырай. Нинди гүзәллек! Табигать яшәрә. Ак толыбын салып, юка яшел күлмәген кия, зәңгәр яулыгын бәйли. Тау битләрендә карлар әллә кайчан эреп бетте инде. Каен кызлары сары алкаларын такты да яшел чуклы шәлләренә төренделәр. Күр әле күр, табигать җырчылары – сыерчыклар кайтканнар. Илаһым, ни өчен яз көне күңел шулай еракларга ашкына икән?!  Кошлар белән күк киңлекләренә күтәреләсе килә, йомшак җилләр белән бергә әллә нинди кул җитмәс гүзәл урыннарга очасы килә… Уйлар диңгезендә йөзгән Римманы күршесе Кәнифә апаның сүзләре бүлде:

Римма, кая Мозаффар? (Мозаффар – Канифә апаның улы)

И, Канифә апакаем, авылга килгән Камаз эшчеләре белән утынга киткән иде ул. Әйтер кешем булмагач, Мозаффарга кергән идем, зинһар, ачуланма инде.

Синең эшең бетмәс инде, — дип төксе генә җавап бирде күршесе.

Кәнифә апа…

Җитте, эш эшләтергә йомышчы малай түгел ул сиңа, нигезең коргыры.

       Күңеле китек хатынга мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә шул. Ирсез хатынга нәрсә әйтсәң дә ярый кебек. Ә Римма үзе кешегә каты бәрелергә яратмый. Күңеле тулганда бер кеше дә күрмәгәндә тавышсыз – тынсыз гына елап ала да шуның белән җиңел булып китә. Ялгыз шул ул, ялгыз. Дөрес, балалары бар – барын. Тик аларның һәрберсенең үз юлы хәзер. Дилбәре күптән инде кияүдә. Кызлары Дилүзә үсеп килә. Улы Айдарның да үз тормышы, үз язмышы дигәндәй. Өйләнде, улы үсеп килә. Башка чыгып яши башладылар. Әле менә Себердә чагы. Шулай йөреп эшли торган эш сайлады. Төпчеге – Ләйләсе, Минзәләдә педагогия көллиятендә, беренче курста укып йөри. Балалары өчен бик шат Ана. Тик, кайчак бик –бик сагына аларны. Бүген менә Ләйләсе кайтачак. Тукта әле юк – бар өчен кәефен төшермәсен әле. Иске Әлемнән әнисе дә килгән иде. “Өйгә кереп камырлар куеп, аш пешерим әле”, — дип өйгә керде. “Инәкәй (бала чактан әнисенә шулай эндәшә Римма), Ләйлә кайтканчы бергәләп чәй эчик әле, утынчылар да кайтып җитәр”. Гөлбүләк апа аның белән килешкәндәй баш кына какты.

     “Ана өчен бала, илледә дә бала”, дигән татар халык мәкале бар. Менә бу күренеш нәкъ шуның аңлатмасы. Дилбәр Казанга китеп укырга кергәч тә Гөлбүләк апа Иске Әлем белән Яңа Әлем арасындагы биш километрны күп таптады. Римма аның өчен баш бала, иң борчылганы да шул Риммасы өчен иде. Яшьли тол калды, өч баланы күтәреп кеше итү дә җиңелләрдән булмады. Абзар тулы мал. Ишегалды тулы кош – корт. Менә әз булса да ярдәмем тияр, дип Риммасы янында яшәп китә торганга әйләнде Гөлбүләктәй. Тора – бара гел янында яшәп калды. Килене, улы янында торганчы, Риммасы да ялгыз булмас, ярдәме дә тияр. Ни дисәң дә, ике кеше ике кеше инде ул, —  дип уйлады ул. Эштән кайтуына чәен куеп, ашарга әзерләп тора. Кош –кортларга да күз – колак була. Римманың үзенә дә олы иптәш әнкәсе.
      Шулай еллар арты еллар гомер сукмагын сүтә барды. Утыз алты яшендә тол калган Римма инде лаеклы ялга чыкты. Менә шулай сөенеп яшисе генә дә бит, тик күпне күргән хатынга Аллаһы Тагәләнең сынаулары бетмәгән икән лә бит. Саулыгы сыната башлады аның. Бик тиз хәле бетә, ютәлләгәндә канлы какрык килә. Үзәккә барып больницада тикшерелеп тә кайтты югыйсә, бернәрсә дә тапмадылар. Олы кызы, Дилбәре, әнисен Казан больницасына алып барып күрсәтте. Табиблар бик куркыныч диагноз куеп кайтардылар. Риммада яман чир – үпкә рагы. Үз — үзен кая куярга да белмәде Дилбәр. Бу куркыныч яңалыкны, әлбәттә, әнесе Айдарга һәм сеңлесе Ләйләгә җиткерде. Тора – бара барча туганнар да белделәр, ике генә кеше белми калды: Римма үзе һәм Гөлбүләктәй.

     Казаннан кайтып атна – ун көн үтүгә Дилбәр тагын әнкәсен Казанга алып китте. “Әни, дәваланмый гына булмый икән, сиңа ятып дәваланырга кирәк, салкын бик нык тигән”, — дип аңлатты ул сораулы карашын төбәгән газизенә. Эчтән яна, көя, әлбәттә. Беренче барганда ук: “Өметсез, ике ай гомере калган бары”, — дип кайтардылар. Тик Дилбәр бирешми, врачларның ай – ваена карамыйча әнисен дәвалау курсларын үтәргә салып кайтты. Күпне күргән, күпне кичергән Анага химия терапия бирделәр. Аны алгач, ничектер хәле дә җиңеләйгән кебек була. Күңеле белән “Тереләм”, — дип янды Римма.

     Яңа елга үз өенә кайтты ул. Ниндидер моңсулык белән бәйрәмнәр үтеп китте. Ничектер, балалары да сәер тота үзләрен. Бер арада күзләре яшьләнгән була аларның, бер караганда юктан да сәбәп табып әниләренең күңелен күтәрергә тырышып йөриләр. Ләйләсе дә, әнә, килә дә әнисен кысып – кысып кочаклый да күзләрен яшереп китеп бара. Балаларына сиздермәсә дә эчке тоемлавы белән сизә Римма, аның гомере күп калмаган. “Салкын тигән”, -дип йөрүләре дә ялган. Ул аңлый, бу ялган аның хакына, аның сәламәтлеге хакына. Тик, дөреслекнең ачы һәм куркыныч икәнен ул чамалый иде.

      Беркөнне, таң беленгәч үк гаиләсе белән Дилбәр кайтып төште. “Әнием, сине “Шевченко ысулы” белән дәвалый башлыйбыз, бик күп кешеләр бу дәвалау курсын үткәч терелгәннәр”, — дип кечкенә генә өмет кабызды. Дәваланды. Мондый ысул белән дә дәваланды. Тик… Тик, файдасы гына булмады кебек. Римма көннән – көн сулды. Ә беркөнне таң атуган аның бөтен җире шеш белән капланган иде.

     Бүген Ләйләсе кайтты. Ул кайткач, бераз гына хәле җиңеләеп китә Ананың. Өйгә ямь керә. Ашарына әзерли, өйләрне җыештыра. Айдар да хәзер әнисе яныннан бер минутка да китми. Аяк өсте йөрсә дә Римма соңга таба бик хәлсезләнде. Уйлары аны кабат тормыш иткән ире, Рифе янына алып китте. Менә Риф колачларын җәйгән дә аңа таба килә. Менә якыная, менә якыная. Килеп җитте генә дигән берәү: “Әнием!”, дип эндәште. Ә-ә-ә, Ләйләсе икән. Утырып йокымсырап киткән әнкәсенең тезләренә башын куйган да тавыш –тынсыз гына нидер уйлый. Бу минутта кыз да, әнкәсе дә чын дөреслекне үз йөрәкләреннән үткәреп сулкылдап – сулкылдап елыйлар иде. Ана сизә, Ләйләсе берүзе, тома ятим калачак бит… Дилбәре дә, Айдары да үз гаиләләре белән юанырлар. Ләйләсе нишләр соң? “Инде болай да ятим үсте, әтисен бөтенләй дә хәтерләмәгән Ләйлә әнисез дә калырга тиеш мени соң? Аның да бит башка балалар кебек аталы һәм аналы булырга хакы бар. “Ни өчен, Аллакаем, ни өчен, син шулай теләдең”,- дип Ана кызын кочагына алды. Алар бик озак елаштылар, бер – берсеннән аерыла алмыйча кочаклаштылар да кочаклаштылар. Гүя аерылу менә якында, якында гына икәнлеген икесе дә сизделәр.

    Таң атты. Ләйләнең әнисен ташлап бер дә китәсе килмәсә дә китәргә кирәк. Бу арада ул болай да күп дәрес калдырды. Ана кызын соңгы тапкыр кочаклады. Әйе, соңгы тапкыр. Айдары аның янына килеп ашарга дәште, тик Ана:”Улым, күзем эленеп тора әле, әзрәк черем итеп алам”, — дип урынына ятты. Төш. Менә тагын Рифе колачларын җәеп аңа каршы килә. Өстендә ак күлмәк, кара чалбар. Чәчләрен талгын җил селкетеп – селкетеп ала. Үзе шундый шат. Римма да баскан җиреннән бер адым алга атлады. Тик бу адым аның өчен шундый авыр, шундый газаплы булды. Бөтен тәне калтырады, шыбыр су булды. Елмаясы килә, тик елмая алмый. Нәрсәдер аны тыя, нәсәдер аңа бик нык комачаулый. Ирексездән, артына борылып карый… ә анда… Анда аның өч баласы… Бик борчулы, бик кайгылы алар. Күзләрендә ялвару, тавышлары гына никтер ишетелми. Ул каерылып газизләренә таба йөгермәкче була, тик ниндидер көч аны бу якка да җибәрми. Нәрсә булды соң әле бу? Бер якта өч баласы, ә икенче якта бердән — бер мәхәббәте — Рифе.

   Ни эшләргә белмичә үрсәләнеп басып торган Римманы җылы куллар кочып алды. Риф! Бу бит Риф куллары. Әйе, газиз ире инде аның бик якында, янәшәсендә басып тора иде. “Риф! Балалар бит…”, дип әйтергә теләде, тик әйтә алмады. Аны ярты сүздән аңлаган Рифе: “Алар белән барсы да әйбәт булыр”, — диде дә кулларыннан җитәкләп әллә нинди бер сихри дөньяга алып килде. Кинәт, аңа шундый рәхәт, шундый тыныч булып китте. “Карале, әнкәй дә монда”,- диде Римма ап — актан киенгән кайнанасына сокланып.

   Черем итәргә яткан Ана шулай итеп уянмады. Бу аның газизләрен – балаларын калдырып ахирәткә Риф белән кайнанасы янына күчүе иде.

   Аперльнең 23 е. Урамда яз булса да, җылының әсәре дә юк. Урам – җир бозлы пычрак катыш су. Койма буйларында әле тез тиңентен көрт япмалары.

Салкын җил үтәли үткәндәй бөтен тәнне камап алып калтырата. Тән белән җан калтырый бүген. Бөтен авыл халкы һәм туган – тумача Римманы соңгы юлга озата. Балалары бик кайгырыша, елаша, тик иң кызганычы Ләйлә. Ул бер ноктага төбәлгән килеш утыра да утыра. Беркемгә дә игътибар бирми, беркемне күрми. Мәрхүмәнең янында ни үле ни тере кебек аның әнкәсе Гөлбүләк әбекәй утыра. “Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый” дигәннәрме әле, сиксәне тулган ана да шул сүзләрнең мәгънәсенә төшенгәндәй тавышсыз гына елый. Үзе бертуктаусыз: “Риммакаем, бәбкәччәем минем”, -дип җансыз яткан кызының башын сыйпый. Әнкәсен алып чыгып киткәндә Ләйлә дә айнып киткәндәй булды. Ул сикереп торды да җан авазы белән әнисенә ташланды: “Бирмим, беркемгә дә бирмим, алып китмәге-е-ез…” Баланың Ана белән аерылуы шулкадәр авыр булды ки, Ләйлә хуштан язып егылды.

    Риммасын җирләп бер атна вакыт үтүгә Гөлбүләк әбекәй дә бакыйлыкка күчте.

    Кеше тормышы аккан суларга тиң. Ничекләр генә артыннан чабып җитешмәк кирәк. Таң ата да кич була. Кеше гомерләре дә нәкъ шулай,  таң атып кич булу аралыгындагы бер мизгелгә тиң. Әле генә таң сызыла, ялтырап кояш чыга. Ә инде көннең икенче яртысы бигрәкләр дә тиз үтә. Шул мизгелне матур итеп, намуслы һәм беркайчан да кабатланмас кебек яшәү мисалына нәкъ менә Римма ханымны китерергә була. Эчкерсезлеге, ак күңелле булуын берәү дә кире какмас. Утыз алты яшендә ялгыз калып шундый матур, акыллы балалар үстерде ул. Хәзер инде аларның һәркайсының үз тормышы, үз дөньясы. Әле гаиләле дә булырга өлгермичә тома ятим калган Ләйлә дә, әнкәсен югалту ачыларын кичереп, тормышка кайтты. Иптәше белән ике кыз үстерә. Әлбәттә, Ләйләнең үз маягы – Әнисе бар. Ул аның йөрәк түрендә янган якты йолдызы, тормыш сукмакларыннан әйдәп баручы сүнмәс кояшы. Беркайчан да, беркайчан да онытылып тормый газиз кешесе – Әнкәсе.

                                                                            Багаветдинова Камиля, 11 яшь

Вакыйгалар дәү әниемнең тормышына, яшәешенә, истәлегенәт нигезләнеп язылды.

               

 

  

                                                                             

Багаветдинова Камиля Наиловна