Ул – минем өчен җиһан
Яз башлары иде. Тышта сибәләп кенә җылы яңгыр яуган, түбәдән бертуктамый боз тамчылары тамып утырган чак. тып – тып… тып – тып, бу тавышка баштарак артык игътибар бирмәсәң дә, соңыннан аны ничек тә яшәү мәгънәсе итеп күрергә мәҗбүр буласың. Күп тә үтмәде, болытлар арасыннан акрын гына якты кояш пәйдә булды, ул үзенең шаян нурлары белән күңелләрне иркәләп, барлык игътибарны үзенә тартып тора иде. Яшәүнең тагын бер мәгънәсе өстәлде.
Караңгы төш
“Сильвия!!!” Ах, бу нинди тавыш? Өске каттан килә иде бугай, ни булды икән тагын? “ Сильвия, күпме әйтергә була тәрәзә ишекләрен ачык калдырма дип, Хуҗабикәнең Грециядан кайткан кыйммәтле вазасы чәлперәмә килеп ватылган, бер җүнле эшең юк, бар тиз бул, чочкычыңны ал да себереп ал, мадам Сириан әле икенче атнага гына кайтачак, бу эшеңне ничек аклавыңны уйлый тор!” Әлеге үтә дә ачулы һәм борчылганрак тавыш Жаннаныкы иде. Ваза, ваза, тәрәзә, җил, ватылган, ватылган. Ни булганын да абайламыйча мин тиз-тиз генә өске катка атылдым. Менгәч үк алдымда ярсулы, нишләргә белмәгән асрауның идәндәге яткан ваза кисәкләрен бергә тоташтырырга тырышуы гәҗәеп картина булып чагылды. Жанна исә мине күрүгә кашларын җыерды да, кулымнан өстерәп диярлек, каршы як бүлмәгә алып чыгып китте.
— Сильвия, башыңа күпме тукып торырга була инде, син минем кебек үк, бу йортта бары тик тәгаен үз вазифасын үтәргә тиешле асрау, бәлки яңа булганга, аңлап та бетермисеңдер, тик ләкин, сиңа да күнегергә вакыт, хуҗабикә бик төгәл ханым, төрле җирдән кимчелекләрне табып кына тора, шуңа сак бул, артыңны алдыңны карап йөр, икенче атнадан сиңа үз эшеңне тагын да яхшырак башкарырга туры киләчәк, Лондоннан мадам Сириранның кызы кайтачак, туган көнен монда билгеләп үтәчәк, шуңа әзер булып тор.
— Яхшы, Жанна, кайгыртуың, алдан кисәтеп куюың өчен рәхмәт, ә менә вазага килгәндә аны нишләтергә? Хуҗабикә белсә…
— Анысы өчен кайгырма, безнең күрше яктагы сәкедә, минем бик яхшы танышым яши, профессиональ скульптор булмаса да, эшен бик югары дәрәҗәдә башкара, бер шигем юк, ул безне сынатмас. Ярый, мин аскы катка төшәм, яңгыр сибәләүдән туктады бугай, кафега инде бәлки керүчеләр дә булгандыр.
— Тукта-тукта, акча мәсьәләсенә килгәндәә, минем ни, аның ка…
— Без аның белән бик яхшы мөнәсәбәттә – диеп бүлдерде Жанна – сораса да, барыбер ат бәясе булмас, үзең генә өстери алмасаң, мин булышырмын.
Мин рәхмәт йөзеннән генә башымны идем дә, тумбачка кырыенда торган тимер савытны алып ваза кисәкләрен җыярга тотындым. Ярый әле Жанна бар, ул булмаса, миңа монда яшәве бик начарга туры килер иде. Миңа, монда. Кайда?
Кайвакыт уйлыйм — уйлыйм да шундый фикергә киләм, тормыш ул – билгесезлек. Үзен белә башлаганнан бирле популяр җырчы булачакмын, сәяхәт итәчәкмен, дөнья тирәли гастрольләр белән йөриячәкмен диеп янып йөргән нәни кызчыкның хәзер инде Франциянең ниндидер бай кешесе тота торган, “De Flor” кафесында гади җыештыручы булып эшләве дә шуңа җавап булып тора.Юк, бу бит мин теләгән язмыш түгел. Ничек шулай барып чыга алды соң? Ах, нидер чәнчеп алды, кан, каный бугай. Баш бармагым тиресенә пыяла кисәге кадалган. Кая соң, берәр тукыма кисәге, астагы караңгы бүлмәдә кирәкмәгән, ташларга диеп куеп калдырылган җирдә булуы ихтимал.
Аның күзләре мине бәхетле итте
— Жанна, берәр кирәкмәгән тукыма кисәге булмас микән? Караңгы бүлмәдә бер күргән идем, алып кына бирче зинһар, кулым яраланды, үземнең көчем җитмәс.
— Таптыңмы?
— Әйе, ашыктырма. Үзең дә инде сак булырга кирәк икәнлеген белер дәрәҗәдә, сабый бала түгел, пыяланың хәтәр икәнен беләсең.Бәйләгәнче иң башта, спирт белән яраңны эшкәртәсе була. Әлегә, каның туктасын өчен, тукыманы кысып тот, мин хәзер, икенче бүлмәгә генә, кайдадыр спиртлы савыт булырга тиеш иде.
Күзем тагын урам ягы тәрәзәсенә төште. Яңгыр инде чыннан да сибәләүдән туктаган, җылы кояш нурлары да һаман күңелләрне иркәли бирә. Үзәра бер – берсен сәламләп җилфердәүче яфраклардан күренгәнчә бераз җил генә чыккан бугай. Каршы яктагы кыйммәтле аяк киемнәре сатыла торган кибеттә бер мадам бик озаклап кына нидер сайлана, алар инде мин өске катка менгәнче үк биредә иделәр, хәер моны мисьеның арылган йөзеннән дә аңлап була.
— Bonjour, Мадам Сириан, сез биредәме? Монда кемдер бармы?
Әлеге мисье, акрын гына адымнары белән De Flor кафесына кергән кебек үк, минем тормышыма да шулай шакып торырга да кыймыйча, көтмәгәндә килеп керде. Беренче карашы, үзенең сихри коңгырт күзләре белән ул мине үзенә әсир итте.
— Мадам Сириан, сез мондамы?
Баштарак мин аңа артык игътибар бирмәдем дә, тик ләкин соңыннан ул минем җанымның яртысына әйләнде, мин тормышымны ансыз күз алдына да китерә алмас дәрәҗәгә җиткәнемне аңладым. Ул – минем өчен җиһан!
— Bonjour, мисье, мадам Сириан әле үзе монда түгел, ул бу атнада кайтмаячак.
— Ул бик ерактамы? Кайчан кайтыр икән?
— Италиягә киткән иде, икенче атнага кайтырга тиеш. Берәр нәрсә бар идеме, очрашуыгыз шуның кадәр кичектергесезме?
— Юк, зыян юк. Икенче вакыт булыр инде алайсам, яхшы au revoir.
— au revoir, мисье. Жанна, алып киләсеңме? Алсу тукыма кызыл төскә кереп бетте.
— Киләм – киләм, күрше як сәкегә барырга туры килде, мондагысын таба алмадым, бер тотканда үз урынына куярсың дип, Мелисага биреп калдырган идем.Шуннан барып чыккан да инде, кая куйганын үзе дә хәтерләми.Я, ярый вазаны да шунда гына, ремонтларга биреп килдем. Ни булды инде, Сильвия, боргаланмыйча гына утырып тор әле, авыртса да түз.
— Тик шулай да, ә аның күзләре, аларда җиһан.
— Кемнең күзләре? Нинди җиһан турында сөйлисең син?
— Аның, аның күзләре Жанна. Мин өске катка, бераз ятып торам.
Тыныч, салкын, караңгы төндә дә алар биредә. Йолдызлар. Һәм ай. Күктә, җирдән 150 млн километр ераклыкта яшәп тә алар һәрчак синең яныңда, җирдәгеләр бирә алмаган җылы белән тәэмин итеп торалар, күңелеңә сагынырга, күңелсезләнергә ирек бирмиләр.
Күңел ярасы
Иртә. Хәерлеме? Хәерсезме? Хәер анысын инде яшәп торгач белербез. “ Сильвия, бүген Бернуа гаиләсе өчен бик мөһим көн, минем теге атнада әйткән сүзләремне исеңә төшер дә, тиз генә эшкә тотын” Жаннаның тавышы иде бугай.
— Bonjour, Жанна. Эләсе кер бармы? Мин инде, юынып алдым, булса элә торырмын. Бүген көн бигрәк тә кызу.Парижның хәтта иң популяр Риволи урамында да кеше күренми, бәлки әле иртәрәк булганга шулайдыр. Безнең Хуҗабикә дә кичә төнлә генә Италиядән кайтып төште, әле йоклый, Англиядәге кызы бүген кайтырга тиеш.
I woke up in a castle,,in a blossoming garden, feeling so lonely mmm?
— Сильвия? Сильвияяя? Ишетмисеңме соң мине, кер әле тизрәк!
Ah could you tell mee, hmm. I fou
— Сильвия, нәрсә хисләнәсең анда? Күпме тапкыр чакырдым инде, ишетмисең, синең аркаңда, эшемне ташлап, 3 нче каттан бирле төшеп йөрисем булды.
— Гафу ит Жанна, бүтән кабатланмас.
— Ярый, ни диеп әйтәсе идем, хәзер өске катка менеп, генераль җыештыру оештырып алабыз, башкалар да эшләреннән арынгач безгә кушылырлар, хуҗабикә торганчы, бу вакыт эчендә сыешып бетәргә кирәк.
Көн хәерле белән хәерсезнең уртасында гына торды. Ә ул, ул тагын килде, ләкин бу юлы ул мадам Сирианга эш буенча түгел, ә аның кызы Элиананың туган көненә чакырылган кунак буларак килде. Бүген дә күзем аннан төшмәде, ул аны үзе сизгән микән? Хәер,бу кичтә дә аның миндә эше юк иде.
Очу полосасыннан бер мизгел
Мин хыялланмыйм, бары тик киләчәккә план корам, шул гына
Хыяллар,хыялый, хыяллану. Хыял — кешеләрнең төссез тормышларына сихри ямь өсти, аларны яшәү көчен югалтмыйча реаль дөньядан арындырып тирә – якка виртуаль күзлектән карарга өйрәтә. “ Чынга ашмаслык” хыял миндә дә бар. Сәхнә. Җыр. Тамашачы. Бу сүзләр белән мин иртән торам, бу сүзләр белән бергә хыял дәрьясына чумып йокларга ятам. Бәлки кемдер нәрсә инде ул халык алдына чыгып җырлау, моның бит бер читенлеге дә юк, сәләтең булса бар юллар сиңа ачык диеп уйларга мөмкин. 20 нче гасыр – акча заманы. Хәер, кесәң буш икән, бу юлларны ерып керергә сиңа бик авырга туры киләчәк. Дөньяда тоеп карап булмаган югары дәрәҗәдәге виртуаль хисләр сәхнәсе дә үзендә сантехниклар, поварлар, сатучылар, медицина хезмәткәрләрен сыйдыра алмас дәрәҗәгә җитеп аска тәгәрәп бара.
— Сильвия, кафега клиентлар килгәнче, тизрәк идәннәрне юып ал.
Раббыбыз безгә үзебез кичеп чыга алмаслык авырлыклар бирми. Бу хыялымны да киләчәк планга әйләндерер өчен мин кулымнан килгән барысын да эшлиячәкмен. Алай тиз генә бирешү минем перспектива кысаларыма керми.
— Бакчачы авырта икән, аның урынына чәчәк клумбаларына су сибәрсең.
— Яхшы,аңладым.
Кайдадыр талантлы җырчылар туплау өчен кастинг уздырыла диеп ишеткән идем. Белдерүендә якшәмбе көнне көндезге сәгать 11 дә Риволи урамының Тьюильри бакчасында үткәреләчәге турында әйтелгән иде. Якшәмбе ял көне булса, йортның барлык хезмәткәрләре дә бу көндә вазыйфаларыннан мәхрүм ителеп торалар. Монда кеше калмый да диярлек, хуҗабикә һәрвакыттагыча эше буенча тагын каядыр китә, кафе De Flor билгеле ял көне булгач клиентларны кабул итмәячәк, эшче-хезмәткәрләрнең күбесе бер атна буе күрешмичә торган гаиләләре янына кайталар, сакчылар да тагын кайбер кичектергесез эшләре булганнар гына бу ялда үз вазыйфаларын үтәргә кала. Теге сихри карашлы мисьега килгәндә, дөресен әйткәндә аның инде күптән күренгәне юк. Икмәк сәкесенә барганда гына юлымда очраткан идем, ялгышмасам ул ниндидер бер мадам белән каршыдагы кафега бара иде.
Хәмерле мәхәббәт
“Сильвия мин килдем, гафу ит инде, бераз соңардым” бу тавыш, бу тавыш аныкы. Меңнәр арасыннан да аерып таный алыр идем, бер эндәшүе белән генә күңелемне эретә алучы әлеге тавыш мисьеныкы иде. “Хәлең яхшырдымы Сильвия. Аңа ял кирәк булыр, температурасы инде бераз төште, берәр нәрсә булса, миңа хәбәр салырсыз ” Тукта исемем, без аның белән якыннан танышмадык та, каян белгән икән ул аны?
— Сильвия аңыңа килдемңме? Башың авыртмыймы, температурың инде төшкән шулай да, табиб бераз ятып торырга кушты.
— Жанна, нәрсә булды? Мисье кая? Ах, башым авырта. Мин кайсы бүлмәдә?
— Тукта-тукта Сильвия, алай кисәк торып утырма, башың авыртадыр анысы, көн дәвамында авыртуы басылырга тиеш, табиб язган даруларны вакытында эчәсе булачак, кичә син икмәк сәкесеннән кайтканда аңыңны югалткан булгансың, юл аркылы чыкканда каршыңа килүче машинага бәрелә язгансың. Күрше яктагы сәкедә эшләүче яхшы танышым, сине бирегә илтеп җиткергән иде. Әлегә ятып тор, барысы да яхшы булыр.
— Кичә, кайтканда, мин берни дә хәтерләмим. Ах, башым, Жанна тәрәзә ишеген генә ачып җибәрче бераз, миңа һава җитми.
— Яхшы, үзеңне генә калдырам берәр ни булса, чакырырсың мин аскы катта булам.
Кичә кайтканда. Фаралар, ут баганасы, тратуар. Искә төште, урамда инде караңгы иде, каршыга килүче автомобиль ничәдер тапкыр фаралары белән уйнап алганын хәтерлим. Кызык, искә алырга да кыен хәтта, кичәге аянычлы хәлдә минем гомер тарихым башланырга өлгермичә дә тәмамлана алыр иде. Дөрес эшлимме мин бу ашыгыч нәтиҗәләрем белән тик, автомобиль йөртүчесен дә гаепләмим, аны аңлап була, хәзер дә уйлап куям, әлеге кешенең кем булуын, нинди җенесле, ничә яшьтә, ниләр яратканын, ни белән шөгыльләнгәнен белмәсә дә,( анысы мөһим дә түгел ) безнең икебезнең дә бер охшаш ягыбыз, бер үк уртак кайгыбыз бар. Ул кичтә әлеге мисье хәмердән исерек булган күк, мин дә мәхәббәттән исерек идем. Ә теге минем сихри карашлы мисье, өн идеме бу, яисә төшме, тик аның тавышы, мин аның тавышын беркемнеке белән дә бутый алмыйм. Табиб, табибка килгәндә, Жанна да берсүз дә әйтмәде, табибның тавышы мин белгән мисьеныкы белән бик тә охшаш иде.
Хыял баскычы
Атна буе көтеп йөри торгач бу көн дә килеп җитте. Урамда җылы, кояш та мида ниндидер өмет баглый, барысы да яхшы булыр, юкка кайгырма, күтәренке кәефтә бул диеп эндәшә иде сыман. Әлеге көннең үзем өчен бик мөһим булуын аңлыйм, шуңа да бары тик алга гына атлыячакмын. Vous le ferez, Сильвия!
— Bonjour барлык Париж халкына! Хәзер, берничә минуттан, Тьюильри бакчасында талантлы яшь җырчыларбыз безгә үзләренең чыгышларын күрсәтәчәкләр, әйдәгез әле аларны көчле алкышлар белән каршы алыйк! Беренче булып сәхнәгә Хлоя Боржуаны чакырабыз. Ален Мишель…Николь Андре…Бюжо…
Мизгел. Сәхнәгә Сильвия Бернардны чакырабыз. Әйе, мин һичшиксез булдырачакмын, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк!Әлегесе вакытта миңа барысын да онытырга, сәхнә белән бер элемтәдә булып, барлык көчемне куеп,үз талантымны күрсәтергә кирәк.
— Котлыйбыз, Сильвия! Сезнең музыкаль талантыгыз бер генә жюри әгъзасын да битараф калдырмады, Сишәмбе көнне сезне тагын үзбездә көтеп калабыз.
Булды нихаять беренче баскычның яртысы инде үтелде.Сиңа, бары укучы гына буларак, кызык та тоеладыр, ничек шулай тиз генә үз дигәнеңә ирешеп була? Бу бит әкият. 10 ел ул әз вакыт аралагы түгел, әгәр дә син бөтен җаныңны тәнеңне биреп үз киләчәгең өчен янып көеп йөрисең икән, бер шиксез, үз дигәнеңә ирешәчәксең!
Күңел кояшы
— Сильвия, аскы катка төш әле, монда почтага илтәсе хатлар бар иде. Хат ташучы йөреп торганын беләм, тик ул әле 9 нчы яртыда гына килә, безгә 8гә кадәр бу кичектергесез хатларны инде тапшырасы, шул вакытка өлгерегә кирәк, бар, кызурык атла! Бу гадәти иртәләре дә шулай тыгыз башланып китте.
Шушы җир булырга тиеш. Хатларны тапшырып чыктым, ә хат ташучы әле дә күренми. Ярый, монысына да өлгердем.
— Мадам, Сильвия? Бу сезме?
Әйе, әлеге тавыш аныкы, тик өнме бу яки төшме?Башыгыз авыртмыймы инде? Савыгып беттегезме?
— Әйе, мин, хәлем ярый, мисье, башым да авыртмый, барысы да яхшы.
Әйе, теге кичтәге доктор, минем мисьем булган. Ул мине барысын да ачык хәтерли диеп уйлый микән. Аның кем булуын да шәхсән үзем Жанна аша гына беләм, ә исемен, исемен аннан сорарга кыймадым.
— Бу урамда ни эшләр белән йөрисез?
— Рәсми эшләнәсе эшләрем юк, болай гына, ничә ел Парижда торып, Риволидан кала бер кая чыкмадым да диярлек. Шуңа мөмкинлекләрдән файдаланып калам. Әле тагын кайчан очрашырбыз, билгесез…
— Нигә алай дисез, мадам?
— Юк, алда ниләр буласын белеп булмый бит, шуңа алдан барысына да әзер торырга кирәк.
— Сез бик уйчан, төгәл кеше икәнсез, мадам.
— Бәлкем. Бу бит начар түгел.
— Юк, мадам, сез нәрсә.
— Яхшы, мисье, очрашканга кадәр, хушыгыз, Au revoir.
— Ярый, мадам Au revoir. Ә кояш…
— Нәрсә кояш?
— Аның нурлары бүген аеруча да якты… Килешәсезме?
— Әллә тагын, көн аяз бит мисье.
— Аяз, аяз. Яхшы.
Бәхет өчен көрәш!
— Шулай итеп китәм дисең инде, Сильвия. Нигә шулай, кискен уйларга булдың әле, әллә сиңа Парижда ошамыймы?
— Әйе, Жанна китәм. Париж. Париж ул искиткеч шәһәр. Монда минем туган ягым, туган йортым.Танышларым, дус – ишләрем алай күп тә түгел диярлек, ләкин иң мөһиме алар бар. Синнән аерылышуы да миңа бик авыр. Жанна син минем газиз әнкәмә әйләнеп беттең дисәң дә була.Рәхмәт, барысы өчен дә, син минем тормышымдагы бик мөһим һәм бик тә якын кешем. Кирәк вакытларда кырыс та булып ала идең, тик минем турында кайгыруың, миңа һәрчак ярдәм итеп булышып торуың күңелләремне эретә, син иң яхшысы, Жанна.
— Сильвия! Җылы сүзләрең өчен рәхмәт, мин дә сине сагыначакмын.
— Хуҗабикә беләме? Кая китәргә уйлыйсың? Озаккамы?
— Әлбәттә, аңа инде иң беренчеләрдән әйтеп рәхмәт хаты яздым. Лондонга, аның турында мин кечкенәдән бирле үк хыяллана идем. Шунда калырга исәп.
— Нигә хәзер китәргә ашкынасың, торыр идең бит әле әзрәк,син әле яшь тә.
— Юк. Хәзер китәргә кирәк. Йөрәк шулай куша. Мин биредә бары ялгышлык буенча, алай булырга тиеш түгел иде.
Бәхет дәрьясы шул микән
“Сильвия, монда сиңа берәү хат китергән!” Нинди кискен хәбәр, сез дә шулай диеп таптыгызмы? Әлеге дә баягы тавыш Жаннаныкы иде. Хатлар җибәрерлек кешем дә юк бер уйласаң. Ә аңладым, бу хатны инде 5 көн элек үк җибәргәннәр иде, шуның турында әйтә торгандыр, мөгаен.
— Син тордыңмы инде? Керсәм буламы бүлмәңгә?
— Әйе, инде тордым.
— Bonjour, Сильвия. Әле генә аскы каттагы кафеда булганда, шкаф тартмасыннан табып алдым, ничек анда кадәр барып җиткән икән әле ул? Хатында ак белән карага Сильвия Бернардка диеп язылган.
— Бу хатның миңа кирәге юк, ташласаң да берсүз әйтмим.
— Тукта әле, Сильвия, укыдыңмы соң син аны, бәлки берәр үтә дә мөһим нәрсә язылгандыр, юкка гына язып ятмаслар.
— Юк, кирәкмәс.
Бүгеннән мин яңа тормыш белән яши башлаячакмын! Барысын да онытып, бәхетле киләчәгемне генә күзаллап, туры алга атлаячакмын! Париж, искелек, бәхетсезлек, болар бөтенесе дә караңгы төш булып тарих битләреннән мәңге җыртылып ташланачак. Дөрес эшлимме мин юкмы? Анысы инде миңа мөһим дә түгел. Нәкъ тә бүгенге көннең әлегесе минутында мин аягымда нык торачакмын, үземнең бәхетем өчен чын-чынлап көрәшәчәкмен!
Бәхет сакчысы
Менә тагын, мин аэропортка килеп җитүгә үк коеп яңгыр ява башлады. Нинди әкәмәт хәл.
— Бәлкем Париж үзенең кешесен озатканга шулай түзә алмыйча елыйдыр. Сез нинди фикердә?
— Мадам? Сез миңамы? Минем кем икәнлегемне каян беләсез? Без моңарчы беркайда да очрашмаган идек бугай. Сезне беренче күрүем.
— Әйе нәкъ тә сезгә. Минем кем булуым мөһим түгел. Англия, Лондон бу мы синең хыялың?
— Әйе, бу минем киләчәккә планым, максатым!
— Алдалама юкка үз – үзеңне, синең эчеңдә бит бөтенләй башка хыяллар йөзеп йөри. Кечкенә генә Парижанканың уенда Англиягә урын юк бит. Чын – чынлап тагын бер генә кат булса да үз – үзеңнән киләчәккә куелган максатың турында сорап кара әле. Бәлки, сез башка бөтенләй җавап табырсың. Сумкагыздан ниндидер хат төшеп калды, туктагыз, ашыкмагыз!
— Нинди хат? Ә бу, аңладым. Жанна тәки тыгып калдырган, яхшы.
Ә ул хат, бәлкем…
Кадерле Сильвия!
Бәлкем миннән хат алу, синең өчен бик сәер дә күренгәндер, үзем дә күп тапкырлар, җибәрим микән? Ничек язсам ул мине дөрес аңлар икән, бу җирендә шулай итсәм, ул минем турында әллә ниләр уйламасмы соң диеп баш ваттым һәм менә җибәрергә дә кыюлыгым җитте! Сильвия, сине беренче тапкыр Кафе De Florда күрүдә үк мин гашыйк булдым, чып – чынлап гашыйк булдым! Синең сөйкемле елмаюың мине әсир итте. Белмим, әлеге елмаю чын шатлыктан булгандырмы? Яки хөрмәт йөзеннән генә, кирәк өчен диеп кенәме? Ә бәлкем ул елмаю, гыйшык елмаюыдыр? Әгәрдә шулай була калса мин дөньядагы иң бәхетле кеше булыр идем! Хәер, мин бик күпне өмет итәм. Чынын әйткәндә башта бу хисләр, бик ачык күренмәделәр дә шикелле, соңыннан мине мәхәббәт дәрьясына кереп чумганымны аңладым. Син минем өчен бер җиһанга әйләндең диеп әйтсәм дә ялгышмам.Без тәүге тапкыр очрашканда син минем белән бик сәер тонда сөйләшкән идең.Теге мадам турында, әйтсәң,( үзең аңлагансыңдыр ) Ул минем бертуган апам иде, зинһар минем турыда алай берни дә уйлый күрмә! Бу алай түгел! Сине очраткан көнемнән башлап мин башкалар белән сөйләшә түгел аларга карый да алмадым, ышан миңа кадерлем! Мин яратам сине! Әгәр дә синдә дә бу ярату хисе бар икән, кире какма мине, зинһар җаным! Укырсыңмы бу хатны, юкмы, анысын төгәл белмим, тик зинһар минем сөю дигәнемә кире какма! Мин моны кичерә алмам, аңлыйсыңмы, кадерлем?Яратам сине, җаным!
@Синең мисьең!
Ул — җиһан
Юк! Мин аны яратам! Мин болай булдыра алмыйм, аның хисләрен дә, үземнең җылы хисләремне дә гомерлеккә куркып качырып тоту, яралау миңа нигә?! Бәхетле булачакмын диеп сүз бирдем мин үземә, бәхетем шул мисьем түгелме инде?! Җитмәсә әле аның исемен дә сорап өлгермәдем. Тормышымны ансыз күз алдыма да китерә алмыйм! Минем гомер тарихым мисьесыз тулы түгел! Ул миңа кирәк!
— Мадам, мин барысын да аңладым! Тик шулай да, сез кем?
— Бәхетең сакчысы! (елмая)
Менә шул инде ул тормыш дигәннәре! Гомерең буе үз – үзеңне генә алдалап, бер мизгелдә генә бөтен тормышыңны өстен аска әйләндереп, максатларыңны үзгәртү, аяк астыңда йөргән бәхеттән баш тартып, әллә кай күкләрдән эзләп йөрүләре дә югыйсә минем турыда. Иң мөһиме моны вакытында аңлап калырга, йөрәгеңне тыңлый белергә кирәк! Бары шул гына! Ә хыялларга килгәндә, җырлау, аннан баш тартырмын мени? Юк, билгеле. Бу хыялны онытырга туры килсә дә, зыяны юк. Ул инде минем киләчәк планымның беренче юлында ук акка кызыл белән язылып куелган. Хыяллануның зарары юк, хыялланмасаң гына зарарлы ул. Шуны онытмаска кирәк!
Хәзер каян да булса мисьемны эзләп табарга кирәк. Соңгы тапкыр очрашканда ул Вожирар урамында иде. Шунда барырга кирәк, һичюгы ул анда булырга тиеш! Әз генә калды инде килеп җитмәсәм. Әле җитмәгәненә кәһар суккан яңгыры да үзәк өздереп ява бирә. Әйе, күрәм, мин аны күрәм! Әнә бит ул!
— Мисье, соңламадыммы гафу итегез! Сезне бәлкем бүлдерәмдер дә тик, бер соруга гына җавап бирегез әле!
— Мадам, сез килдегез мин сезне көттем!
Бу инде өн иде, төш микән диеп шикләнүләр монда булырга да тиеш түгел, билгеле. Бәхет.
— Кояшның нурлары бүген аеруча да якты, әйеме?
— Мадам нинди…
— Дәшмәгез, артык сүзләрсез генә ярыймы, мисье?
— Якты, мадам, кояшның нурлары аеруча да якты. Мин бик шат! Нәкъ сезнең кебек үк күңел кояшы да, хәтта шушындый ямьсез көндә дә мине җылыта ала!
Гомер тарихым да шуның белән шул. Юк, ул төгәлләнмәде, бары тик тормышыма яңа яшәү мәгънәсе генә өстәлде! Ә мисьеның исеме? Нинди сихри исем астында йөри икән ул? Анысын да сорадым. Тик әйтмим. Бу сер булып калачак!