Бабайлар нинди була?
Алар бик усал була!
Бабайлар нинди була?
Бабайлар бик карт була!
Бабайлар нинди була?
Алар бик саран була!
Бабайлар нинди була?
Алар бик кырыс була!
-Юк шул, юк, алай булмый,
Юк, андый бабай булмый!
Мисал өчен бабамның
Усаллыгы юк аның,
Минем бабам карт түгел,
Ул бер дә саран түгел.
Минем Арча бабамның
Кырыслыгы юк аның!
Менә сезгә сөйлимче
Бабайлар нинди була:
Оныкларын һәр кичне
Кочып, яратып тора!
Саран түгел, һәрвакыт
Кәнфит өләшеп тора!
Ачуланасы булганда
Әниләр шелтә ала!
Бабайлар оста була,
Куллары уйнап тора.
Безнең белән иренмичә
Уен да уйнап ала!
Вакыты күп бабайның
Түгәрәккә йөртергә.
Без чыкканны сабыр гына
Коридорда көтергә!
Бабайлар нинди була?
Бабайлар бик бай була
Матур уенчык алырга
Сәбәбен табып тора.
Бабайлар нинди була?
Бала күңелле була
Аның белән бергәләшеп
Туңдырма ашап була.
Нәтиҗә ясыйк дусларым
Бабайлар нинди була?
Ак бабайлар оныкларга
Бик тә кадерле була!