Принято заявок
2115

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Рәхмәтле эт

Беркөнне урам буйлап мәктәптән кайтып барганда, Рамазан каршына бик матур эт баласы йөгереп чыкты. Ул шундый матур, уйнаклап сикергәләп кенә тора. Рамазан аннан аерыла алмыйча, бер сәгать уйнаганын сизми дә калган. Кемнең көчеге икәнен дә аңлады. Күрше урамда яшәүче карт кына бер бабайның эте иде ул. Рамазан эт баласын ишегалдына кертеп җибәрде дә, өенә кайтып китте. Икенче көнне алар тагын куышып уйнадылар, өченче көнне дә ул эт баласын уйнатты, сыйлады. Ә беркөнне Рамазан көчекне бабайның ишегалдына кертмәкче булган иде, ишектән чыккан бер кыз:

— Монда кертмә инде аны, бабабызны башка шәһәргә алып китәбез, безнең белән яшәячәк, диде.

Рамазан нишләргә дә белмәде. Көчекне кызганып үзләренә алып кайтты. Үзләре фатирда яшиләр иде. Әнисе көчекне калдырырга каршы булды:

— Юк, улым, әтиеңнең эт, песи йонына аллергия, берничек тә аны калдыра алмыйбыз, — диде.

Рамазан эт баласын күтәреп урам буйлап атлады. Шунда аның күзе бер йортның тәрәзәсенә төште. Тәрәзә төбендә өч песи бер-берсе белән уйнап утыра иде. Песиләрне яраткач, минем көчекне дә урамда калдырмас әле, дип, бу өйнең ишеген шакыды.

Әйе, ялгышмаган, Әминә апа үзе генә яши, эт-песи ярата. Хуҗасының башка шәһәргә күченеп киткәнен белгәч, жәлләп, көчекне үзенә алып калды.

Рамазан икенче көнне мәктәпкә барырга чыкты. Ни күрсен, теге көчек, койрыгын болгап, аңа таба килә. Рамазан аны сыйпап, яратып, юлын дәвам итте. Кайтканда тагын очраштылар. Шул көннән соң эт баласы көн саен Рамазанны мәктәпкә озатып кала башлады. Ул аны күргән саен рәхмәтле күзләре белән карый, сөенеп койрыгын болгый. Бу этнең Рамазанга рәхмәт әйтүе инде.

Галиев Амирхан Ильнарович
Страна: Россия
Город: Мензелинск