XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Рәхмәт әйтәм!

Рәхмәт  әйтәм әниемә 

Мине тудырган өчен

Рәхмәтлемен әтиемә

Минеке булган өчен

Рәхмәт  әйтәм дәү әнигә

Үгет-нәсыйхәт өчен

Рәхмәтлемен сеңелемә

“Апам син”- дигән өчен

Рәхмәт  әйтәм абыема

“Син уңган “-дигән өчен

Апама рәхмәт әйтәм

Мине аңлаган өчен

Рәхмәтлемен барысына

Мине яраткан өчен

Балачагым бакчасында

Рәхәт яшәгән өчен.

Строкова Римма