Бик озак үтенде ул әнисеннән песи баласы алып кайтуын. Көннәр буе шул турыда уйлап йөри-йөри, төшендә дә шуның белән хыялланып, төшләнеп, саташып уяна иде ул. Әти-әнисенең алган кыйммәтле бүләкләре дә, кәрәзле телефон да песи баласын алуга булган теләкне җиңә алмады.
Көннәр, атналар, айлар үтте. Гөлсем дә тагын бер яшькә үсте. Аңа 10 яшь тулып, балачакның тагын бер баскычына сикереп менде ул.
Бу туган көне дә әллә ни кызык үтмәде аның өчен. Чөнки иң зур теләге-песи баласы бүләк итмәделәр бит аңа.
Өметләре зурдан иде Гөлсемнең. Я әтисе, я әнисе, я әбисе бер песи бүләк итмичә калмас әле, дип уйлый иде ул. Күрәләр бит аның ничек күңелсез йөргәнен! Тик, юк! Юк, беркем аңа андый бүләк бирмәде. Сорый башласа, чырайларын сытып, җирәнгеч бер төс чыгарып кына, дәшми борылып китәләр иде.
Бер көнне Гөлсем дус кызы Айзирә белән урамга чыкты. Бу аның беренче мәртәбә әти-әнисеннән башка гына урамда йөрүе иде.Чыгып киткәндә әнисе дә аның артыннан:» Ерак китмә, таганда сак бул, урам мәчеләрен күтәрмә, этләрдән ерак тор…..»,- дип такмаклап калды. Ярар, дип, әнисе сүзен җөпләп куйса да, кыз урамга чыгуга әнисе әйткән сүзләрне онытып та бетерде. Таганда да тирбәлде, дус кызы белән туңдырма да барып ашады. Ә менә өйгә кереп барганда, бик мескен, еламсырак тавыш ишетеп туктап калды ул. Әлбәттә, я песи, я эт тавышы булырга тиеш иде бу. Гөлсем йөгереп барып агач артларын да, эскәмия асларын да карады. Дәшкән дә булды. Елак тавыш аңа каршы җавап та бирде кебек. Кыз, тавыш килгән якка колагын куеп, әкрен генә алга атлады. Сай гына чокырда, туфракка батып нәни генә ак йомгак-песи баласы елап утыра иде. Зәңгәр күзләре белән өскә төбәлеп, үзенә ярдәм көтә иде кебек ул. Гөлсемне күргәч тә, елаган тавышын үзгәртеп, нидер әйткәндәй мырылдап алды песи баласы. Бәлки, ал мине үзең белән, мин монда куркам,диюе булгандыр.Бер караганда, Гөлсемгә әнисенең кисәтүле сүзләре комачауласа, икенчедән, песинең елап утыруы бик нык тәэсир итте кызга. Ул чокырга якынрак килде дә, песинең йомшак йонына кулын куйды. Песи баласы бик җылы, ябык иде. Ә үзе деррр-деррр килеп калтырый иде.
Гөлсем песинең йонындагы туфракны коеп төшерде дә, кочагына алып күкрәгенә кысты. Ул шундый җылы бер йомгак иде. Ә хәзер нишләргә? Кая илтәргә? Кемгә бирергә? Кем икән аның хуҗасы? Бәлки аны эзлиләрдер.Кыз песине кочаклап өй каршындагы эскәмиягә килеп утырды да, үткән-сүткәннәрнең игътибарын үзенә юнәлтеп, песине югарырак күтәреп уйнагандай булды. Ләкин берсе дә Гөлсемгә артык карап тормады, сорау бирмәде.Менә, юлда әнисе күренде. Ул кибеткә дип чыккандыр инде. Кулында ашамлыклар тутырган сумка иде. Гөлсем тиз генә песи баласын эскәмия астына урнаштырды да, аягы белән томалагандай итте. Ләкин, тере җан иясе җылы кочактан чыкканын яратмыйча, Гөлсемнең аягына сырпаланып күтәрергә сорады.Әнисе якынайган саен, кызның йөрәге ешрак типте, куркуы көчәя төште.Ул сикереп торды да, әнисенә каршы йөгереп, кочаклап алды. Ә артыннан нәни йомгак тәгәрәп ,кызның аягына чорналды. «Нәрсә бу, кызым? Урам песие… Кулыңа ала күрмә! Кит, кит, бар, өеңә кайт»,- дип көйләде әнисе. «Аның өе юк, ул адашкан, чокырга төшкән иде», -дип акланды Гөлсем. Ләкин әнисе бу сүзләрне ишетми иде инде. Тимер ишек янында ачкычларын чылтыратып ишек ачарга әзерләнә иде. Гөлсем дә әнисе янына килеп басты, песи баласы да, күптәнге танышлардай, алар артыннан иярде. Әнисенең уйлары башка нәрсәдә иде, бугай, исе китми генә ишекне ачты да, песи баласын үткәреп җибәрде. Менә алар өчәү лифт көтәләр. Лифт ачылуга, песи баласы, мине калдырмасыннар тагын, дигәндәй, йөгереп кереп тә китте. Алтынчы катка килеп җиткәч, песи баласы тагын беренчеләрдән булып йөгереп чыкты да, нәкъ Гөлсемнәр яши торган ишек төбенә барып та утырды.
Ишеккә ачкыч тыгарга җыенганда гына, әнисе песи баласын күреп алды. Ул аны әкрен генә аягы белән төртеп, күрше ишеге төбенә урнаштырды. Гөлсем бер сүз дәшми генә күзәтеп торды. Ишек ачылуга, песи йөгереп килде дә, хуҗаларны калдырып, эчкә узды.Гөлсемнең әнисе, сумкасын да куеп тормыйча, песи баласын куарга маташты. Гөлсем эченнән генә песинең диван астына кереп посуын көтте. Песи шуны аңлагандай, каядыр юкка да чыкты. Әнисенең песи куып йөрергә бер генә дә вакыты юк иде бу вакытта. Ул пакетларын күтәреп, аш бүлмәсенә кереп китте. Гөлсем бөкерәеп песине чакырырга, аны кая булса да яшерергә тели иде. Ләкин, песи ач булганга, өйгә кергәч, тәмле ризык исләре борынын кытыклагач, әкрен генә еламсырап алды. Шул чакта аш бүлмәсендә әнисенең тавышы ишетелде: «Кызым, ул ачыккандыр, мә, сөт бир үзенә», — димәсенме! Гөлсем , баштан йөгереп барып әнисен кочаклады, аннары песи баласы качкан диван кырыена сөт салган савытны китереп куйды. Моннан да зур шатлык бар идеме икән айлар буе хыялланып йөргән кыз бала өчен! Юктыр. Әтисе дә артык ачуланмады кызны. Кич белән Гөлсем ишек төбенә урын җәеп куйды да, татлы уйлар белән йоклап китте.
Нәкъ төн уртасында песи елаган тавышка барысы да уяндылар. Әтисе дә ачуланып, нидер мыгырдап алды. Әнисе үзен сүкте, Гөлсем дәшми генә песи янына килеп, аның нигә шулай өзгәләнгәнен белергә теләде.Бу минутта барысының да йокысы качкан иде инде. Ут та кабынды. Әнисе килеп, песи баласын кулына алды да, ишекне ачып тышка чыгарып җибәрергә теләде. Шул вакытта, кызның аңын югалтып егылганын күреп, песине идәнгә төшерде дә, кызы янына йөгерде, бүлмәдән стенага тотына-тотына ире дә килеп чыкты. Гөлсемнең әнисе тиз генә ашыгыч ярдәм номерын җыйды да, хәле бетеп идәнгә килеп утырды. Песи баласы гына елап, хуҗалар янында әйләнеп йөрде. Хуҗа хатын, нидер сизенеп аш бүлмәсенә үрмәләде. Яртылаш аңында хәлендә ул өйдә газ исе барлыгын чамалады. Тәрәзәләрне, ишекне ачарга өлгерде һәм аңын югалтып идәнгә ауды.
Гөлсем күзен ачканда, каршысында песи баласын, әнисен һәм әтисен күрде дә, аптырап аларга сораулар яудыра башлады.
Менә бит, песи баласы тикмәгә генә урамнан ияреп кайтмаган икән аларга.
Төнлә белән газ плитәсеннән газ чыгып торган. Песинең сизгерлеге аркасында өй хуҗалары, Гөлсем исән калганнар. Кыз нәни куллары белән песи баласының йомшак йоны буйлап үтте дә, кочагына алып: «Рәхмәт, дустым, мин моны беркайчан да онытмам», -диде.