XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Песи белән куян

Борын-борын заманда, ерак түгел бер авылда, бәләкәй генә бер өйдә, яшәгәннәр ди әби белән бабай. Өйдәге, бакчадагы эшләрен эшләп, тыныч кына гомер итәләр. Алар белән бергә бер матур гына песи дә яши. Әби белән бабай үз песиләрен бик яраталар, аны иркәләп кенә торалар, тәмле-тәмле ризыклар ашаталар. Берзаман бик матур кояшлы җәй көнне, песи ачык тәрәзәгә килеп, җыр җырлап җибәрә.

— Миңа кушылып җырлагыз җәнлекләр! Мин бик матур, миңа тәмле ризыклар гына ашаталар!

Бу җырны ишетеп, өй алдындагы эт йөгереп килеп, песи алдына утыра.

— Сәлам! Песи, синең җырың бик матур янгырый,- дип эйтте эт.

Ә ул вакытта, бакчада, кишер урлап маташкан куян, бу җырны ишетеп, бер хәйләкәр уй уйлап куя.

“- Бу песи, мина узенең ризыкларын бирер микән?” –узеннән уйлап куя. Һәм шул вакытта, песи янына сикереп килә.

— Песи,песи синен җырынны ишеттем, бик матур җырлыйсын. Сине хәрвакыт шулай тәмләп ашаталар мени?- ди куян, колакларын селкетеп.

— Эйе, сыйлап кына торалар! — дип жавап бирде песи.

— Синдә ашарга куп булгач минем белән дә бүлешмәссен микән?-диде куян.

— Бүлешәм, әйдә кер, болай да куп ята – җавап бирә песи.

Шуннан сон, әби белән бабай өйдә булмаганда, куян песи янына килеп, ашамлыкларын ашап киткәли иде. Шул вакыттан бирле песи белән куян бик каты дуслар булып китәләр. Көннәр утте. Бик көчле яңгырлар белән көз дә җитте. Эт узенең оясында берүзе узенең туган көнен уткәреп утыра иде. Үзе хаман песи дустын килмәс микән дип көтә.

“- Ник песи килми микән? Берәр нэрсэ булмадымы соң? Карап килим эле аны – дип уйлап куя эт. Өй янына килсә, ни курсен! Куян ашыга-ашыга коробкага төялгән ризыкларны тартып, өйдән чыгып килә.

— Әй, куян! Кая шуның хәтле ризык белән китәсең әле син? – сорады эт, куяннан.

— Мин дустым киттем сездән, ошамый башлады әле – сикереп, эт янына.

— Бөтен ризыкларны алып китәсеңме? Песигә кышка да калмый бит – янына әкренләп килә эт. Куян каушаудан коробкага терәлә.

— Эй! Эт! Куркытма куянны,сиңа әйтәм! – эт янына карап кычкырды песи. Эт песинен кычкыруыннан куркып артка китә.

— Песи, ул синен ризыкларыңны урлый, күрмисеңме әллә? – дип эт песигэ эйтте. Песи ачулы итеп куянга карап куйды.

— Димәк, песи хәзер бу минем ризыклар һәм мин монда бүтән яшәмим. Эйтеп бетергәч, эйберлэрен калдырып, тиз итеп бакчага таба сикереп китте. Песи эт ягына карап, елмаеп.

— Син беләсең нәрсә эшләргә.

Эт борылды да куян артыннан чапты. Өрә-өрә ярты бакчаны үтеп артыннан куды. Тик куян еракка китә алмады. Ул койма уртасыннан чыгам дип шунда кысылып калды.

— Шулай кирәк сина хәйләкәр куян – дип эйтте песи — менә ашамыйча торып кара шуннан соң үзең дә чыга алырсың.

— Ә син эт гафу ит мине, син минем дустым һәм мин сине ташламаска тиеш идем.

— Гафу итәм песи, алайса бу хәл бетте дип чутлыйк , киттек, бәйрәм уткәрергә.

Хәм алар сөйләшә-сөйләшә өйгә таба киттеләр.

Баимбетов Раслан
Страна: Россия