Умарта корты вә Чебеннәр. Габдулла Тукай.
Ике Чебен, чит мәмләкәтләргә китәргә хәзерләнеп, үзләре илә бергә китәргә Умарта кортын да чакыра башладылар.
Бу Чебеннәр чит җирләрнең бик яхшы икәнлеген Байгышлардан ишеткәннәр иде.
Чебеннәр ник китмәсеннәр? Туган җирләрендә боларны рәнҗетәләр һәм, чакырылмаган кунак шикелле, бичараларны ашъяулык тирәсеннән куалар, татлы ашларны да ашатмыйлар.
Һәммә ашамлык нәрсәләр өстенә пыяла калфаклар каплап, мыскыл иткән шикелле, тик Чебеннәрнең күзләрен генә кызыктыралар.
Почмак тарафларына бөтенләй барыр хәл дә юк: анда усал Үрмәкүчләр ау корганнар.
Онытылмасын әле, Умарта корты боларга ни җавапбирде? Ул: «Миңа туган-үскән җирем кадерле. Мин үземнең кәрәзле балым илә алпавытларны, байларны, хәтта авыл кешеләрен үземә гашыйк иттем. Мин монда да сөекле. Әмма сезгә сүзем юк; сез теләсәгез кая барыгыз. Ләкин белегез ки, сезнең һәр җирдә дә бәхетеңез бер булыр; әгәр сез һаман әзер ашны ашау гадәтегезне ташламасаңыз, кая барсаңыз да, сезне хөрмәт итмәсләр», — диде.
Кем ки туган-үскән җирендә файдалы кешеләрдән саналмаса, аның күңелендә һәр вакыт чит җирләр сөекле булыр.
Пчела и Мухи. Габдулла Тукай.
Две мухи собрались уехать в чужие страны, с собой стали звать Пчелу.
Эти Мухи слышали о тех местах от бедных и нищих людей.
Почему же не уехать? Их здесь не любят, как незваных гостей, везде гоняют. К столу, там, где всякие сладости, не подпускают. Закрывают еду стеклянными крышками. Ходи тут и смотри…
В углы вообще нельзя залетать, там злые Пауки сплели свою западню.
Как бы не забыть: как же ответила им Пчела? Мне родные места дороги. За мой мёд в сотках меня полюбили даже высокие господа, бояре, даже простые сельские жители. Я здесь любима. А вам я ничего не могу сказать: куда хотите, туда и улетайте. Но помните: ваше счастье везде будет одинаково. Если вы не бросите привычку есть чужое, куда бы вы не уехали, вас нигде уважать не будут.
Если кто-то на своей родине не будет нужным человеком, в его мыслях будет казаться, что чужие места милее