XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Онытылмый Тукай агабыз!

Онытылмый Тукай агабыз!

Кулларымда Тукай шигырьләре,

Укыймын да уйга каламын:

Кайдан шундый яшәү көче алган?

Шигырьләрдән җавап табамын.

 

Ятимлекнең ачы җимешләрен

Татыган ул балачагында.

Башларыннан сыйпап юатучы

Булмаган шул, аның янында.

 

Күп авырлык күреп үссә дә ул,

Сыгылмаган, бер дә сынмаган.

Халкы өчен ул бик күп тырышкан,

Ак кәгазьдә шигырь сырлаган.

 

Шигырьләре яңгырый һәр тарафта,

Онытылмый Тукай агабыз!

Исеме белән бәйле урыннарны да,

Онытмасын иде халкыбыз!

Гатауллина Алсу Рузалевна
Страна: Россия