XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Очарга өйрәнгән көнем

Бер көнне уйлап тордым ничек булыр иде икән, әгәр мин дә кошлар кебек оча белсәм иде. Шул хыялларга чумып йокыга киткәнмен. Иртен уянып киткәндә эчемдә шаккаткыч бер хис бар иде, ул да булса миңа оча белү мөмкинлеге бирелгәнен сиздем.

Кечкенәдән бирле мин кошларның күчүвен күзәтә идем кошлар көз кәне ерак илләргә очып яз кәне нишләп тагын меңнәрчә чакрымнар узып туган якка кайталар икән диеп уйлй идем.

Мин бик шатланып миңа бирелгән мемкинлекне файдаланып, кошлар шикелле дәнья буе сәяхәткә барырга булдым. Юлымны томаннар шәхәре хыялымдагы Лондоннан башларга булдым.

Зур тарихлы Букингем Сарае узенең чиксез зурлыгы матурлыгы хем пехтәлеге белән шак каттырды. Темс елгасы аша алып барган матур куперләрне карадым. Биг-Бен манарасына утырдым. Дөнья буе танылган сегатын якыннан карадым хем үзенчелекле тавышын тыңнадым.

Бирелгән мөмкинлекне файдаланып Ике катлы кызыл Лондон автобусының тубәсендә Лондон шәхәрен карау узе бер кызык иде.

Лондонны карагач Парижга юл тоттым. Париж ул заманча моданың өй шәхәре. Эйфель манарасына менеп бөтен Парижны кузәтә алдым. Серле елмаювы белән меңнәрчә кешене үзенә жәлеп иткән Мона Лиза рәсемен Лувр музейендә карадым. Дисней Ленд куңел ачу бакчасында куңелле вакыт уткәрдем.

Аннары Париж Дакар раллисына катнаштым. Сахара бик кайнар хәм тузанлы иде. Камаз Мастер командасына булыштым. Алдан очып аларга туры юлны күрсәттем. Әлбәттә безнең командабыз беренчелекне отты. Камаз Мастерның оту уңаеннан тәртипләнгән бәйрәмендә катнашу үзе бер бәхет иде.

2

Кинәт минем эчемә бер хис килде, сиздем миңа өйгә кайтырга кирәк. Бу гаҗәп оча белү хисе миңа туган якка табан, өйемә юнәлеш бирде. Уңайлы жиллер белән өиге килеп життем. Өйде мине гайләм көтә иде. Әнием мин яраткан ризыкларны пешергән иде.

Әле мин аңладым ни өчень кошлар яз саен меңнәрчә чакрымнар узып туган якларына әйләнеп кайталар. Кошлар сыман очу күңелле булсада, өйгә кайту узе бер бәхет икән.

Абдрахим Энвэр