Тәмле сүзләр
Нинди сүзләр тәмле була?
Сорап карыйм, белмиләр!
Тешем сызламасын дипме,
Миңа аны бирмиләр!
Төрле-төрле китаплардан,
Табып куйдым мин җавап.
Күп нәрсәне аңладым мин,
Рәсемнәрендә карап.
Озак эзлисе булмады,
Җавап шундук беленә.
Сүзләр тәмлелеәнә икән,
Әйтсәң туган телеңдә!
Әти, әни, яратамын!
Сүзләрнең иң баллысы!
Сәлам бирү, рәхмәт әйтү,
Бүләкнең иң татлысы!
Куркырга да кирәкми бит,
Алар сызлатмый тешне.
Тәмле сүзләр балландырыр,
Эшләгән һәрбер эшне!
Сугыш уты әби күзләрендә
Сугыш бара. Дустым мине,
Мин дустымны тәпәлибез!
Кызгану юк, усал сүзләр,
Зәһәр сүзләр әйткәлибез.
Уйламыйча, ялгыш кына,
Фашист диеп әйтеп аттым.
Әбекәйнең күзен күреп,
Шул урында үрә каттым
Ачуланды әби мине,
Бабаңнарны кызган диде,
Кан, яшь түгеп безнең җирдән,
Фашистларны куган диде.
Бөтен җирдә ут һәм ялкын,
Үлем ачлык булган икән,
Бабайлар батырлыгыннан,
Тыныч көннәр туган икән.
Сугыш елларының утын
Күрәм әби күзләрендә.
Сугышмасын беркем җирдә.
Матур булыр сүзләрем дә.
Беренче кар тәме
Уянгач ,атладым тәрәзгә таба,
Нинди икән бүген урамда һава?
Күзләрем каршына килде шундый хәл,
Урам ябына өстенә ап-ак шәл.
Ак чебендәй оча беренче кар,
Алар уенында матур мәгънә бар.
Әйләнә-әйләнә җиргә төшәләр
Шатлык-бәхет безгә алып киләләр.
Шәл әйләнер тиздән калын юрганга,
Шатланыр бар дөнья аклык туганга.
Агачлар өскә чапан киярләр,
Чыпчыклар моны матур диярләр.
Бик күп балалар урамга чыкканнар,
Авызны ачып бөртекләр тотканнар.
Мин дә тиз генә чыктым урамга,
Кар бөртегенең тәмен карарга.