Әнкәм йөрәге
Әнкәм йөрәгенең тирәнлеген ,
Юктыр зурлык җирдә үлчәргә.
Бала өчен җанын фида кыла
Кирәк икән менә күкләргә.
Төн йокысы йокы булмый аның,
Газизенә килсә авырлык.
Күз яшьләрен яшерен генә түгә,
Каян ала икән сабырлык.
Эштән бушап тормас кулларының
Җылылыгы җитә һәркемгә.
Мин шатланып,шөкер итеп яшим,
Әнием белән узган һәр көнгә.
Әнкәм йөрәгенә авыр йөкләр
Салмый гына килә яшисе!
Кырыс ,салкын җилдән ышыклыйсы,
Бурычларны килә түлисе!