Принято заявок
1391

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Нинди матур парлар!

1.Тәүге көннән матур булган,

Яшәгән һәр көннәре.

“Нинди матур парлар”, -диеп

Сөенгән дус ишләре.

 

2.Тормышларын ямьгә күмеп,

Балалар туа торган.

Матур итеп исемнәрен,

Делюс белән Диләрә куйган.

 

3.Көн артыннан, көннәр үткән,

Гомерләр уза торган.

Ул балалар күптән инде,

Үз тормышларын корган.

 

4.Хезмәт сөеп ,бай тормышта,

Матур гомер итәләр.

Күчтәнәчләр төяп атна саен,

Хәл белергә кайтып җитәләр.

 

5.Туган өйнең газиз икәнлеген,

Сеңдергәннәр күңелләренә.

Шатлыклары йөзенә чыга,

Капка төбенә кайтып җитүгә.

 

6.Ата-ана рухын саклап,

Туган өй, туган нигез.

Әминә әбием амәнәт тапшыра,

“Онытмагыз, кайтып йөрегез!”

 

Гатиятова Дина Делюсовна
Страна: Россия
Город: Рыбная Слобода