Ник каргалар кара төстә?
Борын-борын заманда
Яшәгән ди каргалар.
Бу дөньяда иң-иң матур
Кошлар булган ди алар.
— Кар – кар –карр….!!!!
— Без шундый матурлар!
— Бездән дә күркәм кошлар юктыр ул беркайда!
— Без бит иң-иңнәре барча дөньяда!
Әйе, әйе, чынлап та
Алар бииик матур булган.
Барча кошлар арасында
Беренче урында торган.
Затлы-затлы киемнәрен
Көн дә алыштырганнар.
Ерак — ерак җирләрдән
Сый-нигъмәт кайтартканнар!
Бик күңелле яшәгәннәр,
Сокланып бер-берсенә.
Матур җырлар җырлаганнар
Яңа көн туды исә.
Әмма менә бервакыт
Бер кош кигән кунакка.
“Исәнмесез, дусларым,
Мин Тавис булам”, — дигән.
Шаккатканнар каргалар:
“Нинди матур бу “Мадам!”,
“Киемнәре бигрәк купшы,
Безнең эшләр бик яман!…”
Ачудан безнең кошлар
Нишләргә дә белмәгән…
Көнләшүгә чыдый алмый
Каралганнар ди алар.
Шул вакыттан бирле
Каргалар кара икән.
Көнчелек бик яман нәрсә,
Хәтта каралта икән!
Бер-берегездән беркайчан
Көнләшмәгез, дусларым.
Һәрвакытта чиста һәм саф,
Матур булсын уйларың!