Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әниемә

Бүген төнлә төштә күрдем сине,

Болын буйлап атлап киләсең.

Карашларың моңсу, әллә инде

Сагынуымны минем сизгәнсең.

 

Беләсеңме, Әнием, синсез тормыш

Әллә ничек нурсыз, караңгы.

Син тудырган нурлы өйнең яме,

Әллә кая китеп югалды.

 

Оныта алмыйм чыгып киткән чакта,

“Сау бул, кызым,- диеп калуың,-

Очрашырбыз әле, кайтырсың бит,

Бәлки үтәр әле авыруым”.

 

Әйе, кайттым, тик нигә соң, Әнием,

Син кызыңны каршы алмадың?

Куркыныч төш кебек истә калган

Кәфенлеккә төренеп ятканың.

 

Ниләргә дип мине ташлап киттең?

Бер үземне явыз язмышка…

Кемнәр тыңлар, кемнәр юатыр соң,

Йөрәккәем сагынып авыртса…

 

Әллә минем килми өйгә кайткач,

Кочагыма сине аласым?

“Әнием”,-дип чәчләреңнән сыйпап

Кулларыңнан  тотып назласым.

 

Ятимлекнең җиле ачы икән…

Салкыннары җанны өшетә.

Кем уйлаган, саубуллашып киткәч,

Кайтырмын дип бары җирләргә.

 

Үкенечле булды бу үлемең,

Рәхәт тормышларны күрмәдең.

Исән чакта эш тә эш дидең син,

Ял итүне бер дә белмәдең.

 

Өстәл тулы камыр ризыкларың,

Җылы сүзең булды һәрвакыт.

Син елмайсаң, кояш оялудан

Кача иде хәтта, кайвакыт.

 

Син кайгырсаң, көннәр томанланып

Сагыш тула иде дөньяга.

Син шатлансаң, күгем алсуланып

Гөлләр үсә иде юлларга.

 

Әйе, өйдә синең җылың яши…

Синең төсең һәрбер ноктада.

Синең төсең иркен бакчаларда,

Капка төбендәге талларда.

 

Әни!Әни! Әнкәччәем минем!

Нигә киттең, шулай бик иртә.

Юатасың төшләремә килеп,

Кочагыңа алып һәр төндә.

 

Эх, Әнием… Сине төштә күрдем…

Ак чәчәкләр иде кулыңда.

Сабырлыгың җибәр миңа, Әнкәй,

Абынмаска тормыш юлымда.

Мусина Резеда Рушановна
Возраст: 19 лет
Дата рождения: 01.01.2005