XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Әнием кулы нигә йомшак икән?»

Әниемнең кулы нигә йомшак икән?

Безне назлап үстергәнгәме?

Безгә тәмле-тәмле пәрәмәчләр,

Өчпочмаклар пешергәнгәме?!

Без чирләсәк төннәр буе

Күз йоммыйча чыккангамы?

Бәйрәмнәрдә кияргә, дип,

Матур күлмәк теккәнгәме?!

Өй тагын да нурлы булсын диеп,

Матур гөлләр үстергәнгәдер,

Иртән торып чәчләремнән сыйпап

Толым-толым итеп үргәнгәдер.

Әниемнең кулы нигә йомшак?

Җавап бармы шушы сорауга?

Әниемнең кулы йомшак икән,

Минем газиз әнием булганга!

 

 

 

Мавлявиева Гузель Ришатовна
Страна: Россия
Город: Набережные Челны