Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Әниемә бүләк

Әниемә бүләккә, дип

Чәчәк җыям болында.

Чәчәкләрнең иң матуры

Булсын әни кулында.

Бәйләмдәге һәр чәчәк тә

Сиңа карап эндәшер.

Минем хисләремне дә ул

Түкми-чәчми өләшер.

Син тудырган чисталыкка

Ак чәчәкләр баш ия.

Хозурлык яратуымны

Зәңгәр чәчәкләр белә.

Һәр эштә дә янып йөрим,

Син кабыздың ялкынын.

Кызыл чәчәк шуны аңлап,

Горур күтәргән башын.

Тормышка гашыйк булуым

Сер түгел беркемгә дә.

Чәчәкләрем шуны тоеп,

Рәхмәт әйтә әнигә.

Мусина Карина Рафисовна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 19.12.2007
Место учебы: МАОУ "Гимназия №141"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Казань
Город: Казань